Шәйбән яки ШибәнЧыңгызхан оныгы, Җучинең өченче улы, Бату хан энесе. Көнбатышка каршы һөҗүмдә сәргаскәрләрнең берсе. Идел буе Болгары дәүләтен яулап алуда катнашкан.

Шәйбән
Татар-маңгул гаскәр башлыгы
Вазыйфада
1236–1242
Туган XIII гасыр
Монгол империясе
Үлгән 1266
Ауразия
Әти Җучи

Тарих үзгәртү

1236-1237 елларда татар-маңгул гаскәре составында Шәйбән Идел буе Болгары дәүләтенә каршы сугыша, нәтиҗәдә Болгар иле басып алына. Кайбер чыганак буенча 1237 елның гыйнварында нәкъ Шәйбән гаскәре төньяктагы кече сәүдә кирмәне Казанны яулап алган, 1236 елның декабрендә Бату хан һәм Сүбәдәй гаскәрләре белән Бүләр һәм Болгар шәһәрләрен яулап алган.

1237-1238 елларда Руська каршы һөҗүмдә катнаша, нәтиҗәдә Россия басып алына. Козельск шәһәрен камап алуда катнаша.

1239 елда Шәйбән Бүчек гаскәре белән Кырымга яу белән килә, Судак шәһәрен басып ала.

1240 елда Шәйбән гаскәре Киев шәһәрен яулап алуда катнаша, Бату һәм Сөбедәй гаскәре белән 3 көн дәвамында Галич шәһәрен ала.

1241 елда Маҗарстанга каршы яуда катнаша, Шайо бәрелешендә маҗар гаскәре тар-мар ителә.

1241 елда Шәйбән гаскәре Словакия һәм Чехиягә каршы һөҗүм итә, Легниц янындагы бәрелештә җиңә.

Вена шәһәренә каршы яу белән барганда, Үгәдәй хан үлеме хакында хәбәр килә һәм Бату хан бөтен гаскәре көнчыгышка борып кайта. Идел буена килеп җиткәч, Бату хан анда калырга карар итә һәм Алтын Урда дигән яңа дәүләткә нигез сала, Алтын Урданың беренче башкаласы Болгар шәһәре була, һөҗүмнән соң шәһәр тиз генә торгызыла һәм зурая. Нәкъ Алтын Урданың беренче башкаласы Болгар шәһәрендә яңа гаять зур дәүләтнең тәртибе урнаштырыла, һәм җирле хакимнәргә (рус кенәзләренә, төрле әмирләргә) идарә итү өчен ярлык бирелә.

Соңрак Шәйбән нәселе кайбер татар дәүләтләрендә хакимлек итә, Себер ханлыгының идарә иткән династиясе Шәйбән нәселеннән чыккан.

Әдәбият үзгәртү

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.