ШәбезТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Шәбез
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Координатлар 55°46'тн, 53°45'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 146 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423752
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Шабызово

Почта индексы — 423752.

Тарих үзгәртү

Актаныштан 22 чакрым көнбатыштарак, көнбатыштагы Шәбез елгасы буенда урнашкан. Вакытында 18 чакрым ераклыктагы Дербешка пристанен, икмәк кабул итү пунктын, Камбарка станциясе арасын таптап яшиләр.1723 елдан мәгълүм. 1744 елда Кама аръягында да биләмәләре булуы рәсми кәгазьләрдә теркәлеп калган. 1757 елны Каракүл волостеның Пермиков авылы кешеләренә Агыйдел тамагыннан Туктар күленә кадәр араны 20 елга Апас, Кәлтәү, Семиостров, Тат. Суксу кешеләре белән оброкка бирү хакында килешү төзүдә катнашалар. Шәбез кешесе Әгъбәс Абдуллин авылдашлары Бикчәнҗәй Токаев, Аваз Бикбаусов, Батыр Байисламов, Абызай Токаев, Усман Кинзин, Нияз Апанаев, Сәгыйть Сөендеков, Сөймак Камаев белән бергә Каентүбә, Калмаш, Тат.Суксу кешеләре катнашында Сарапул өязе Вятские крестьяннарына 15 елга балык тоту өчен сулыкларын биреп тору документында тамгаларын калдырганнар.Алар Җәнәй волостенең Камбар түбәсенә караганнар, су,балык кадерен белмәгәннәр.

  1870 елда мәчет, мәдрәсә була, җил тегермәненнән файдаланганнар.

  “Алга” күмәк хуҗалыгы оештыралар, эреләндерү чорында язмышлары Чалманарат халкы белән тыгыз бәйләнештә бара. 2010 елда “Наратлы”  ҖЧҖ кә карыйлар.

  5 кеше репрессияләнә.

  Бөек Ватан сугышында ил саклаучылар сафка баскан 79 яугирнең 49 ы һәлак була, хәбәрсез югала.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[2]

Күренекле кешеләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ. - Казань, 2008. -Т.4
  • Списки населенных мест Российской империи по сведениям 1870 года.
  • Полный алфавитный список всех населенных мест Уфимской губерни.- Уфа, 1906.
  • И.Р Очерки истории Татарстана и Татарского народа.(20 век)- Казань, 1999
  • Муратов Ф., Хуҗин Й. Актаныш - туган җирем. - Казан, 2003.
  • Имамов В. Безнең төбәк тарихы. - Чаллы, 2008.
  • Актанышым - ак илем. // Актаныш - край мой лучезарный. -Казан "Идел- пресс", 2010.