Шушма елгасы, Нократның уң кушылдыгы. Мари Республикасы Кече Кенәр авылы янында башлана, тамагы Киров өлкәсенең Малмыж шәһәре янында. Озынлыгы 112 км (Татарстан чикләрендә — 90 км), бассейнының мәйданы 1885 км². Төп кушылдыклары: Сәрдә, Көшкәт, Арбор, Кугубор. Кечерәкләре: Арбаш, Ташлык, Йөрек. Максималь су чыгымы 149 м³/с (1980). Су агымы көйләнгән. Суының иң аз вакытындагы минеральләшүе 500—800 мг/л. Елга үзәнендә торф ятмалары. Татарстан Республикасының табигать истәлеге (1978).

Шушма
География
АТБ Татарстан
Ил Россия
Координатлар 56°31'43.7"тн, 50°45'7.2"кнч
РДСР 10010300512111100040098
Нинди сулыкка коя Нократ елгасы Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 1855 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 105 километр Edit this on Wikidata
Карта