Күбрәк Шри Чинмой буларак мәгълүм Чинмой Кумар Гош[4] (27 август 1931 – 11 октябрь 2007), Һиндле рухи остаз булган, ул 1964 елда Нью-Йорк шәһәренә күчкәннән соң  медитацияне өйрәткән.[5] Чинмой үзенең беренче медитация үзәген Куинс, Нью-Йоркта нигезләгән һәм соңыннан аның 60 илдә 7000 өйрәнчеге булган.[6][7] Ишле автор, рәссам, шагыйрь һәм музыкант ул шулай ук  эчке тынычлык темасына концертлар һәм медитацияләр үткәргән.[7][8] Чинмой Ходайга дога һәм медитация аша рухи юлны яклаган. Ул атлетизм яклы булган, моңа йөгерү, йөзү һәм авырлыкны күтәрү кергән. Ул марафоннарны һәм башка йөгерүләрне оештырган һәм актив йөгерүче һәм тез җәрәхәтеннән соң авырлык күтәрүче иде.[7][8]

Шри Чинмой
(туганда исеме
Чинмой Кумар Гхош)
Туган телдә исем бенг. শ্রী চিন্ময়
Әйтелеш
Туган 27 август 1931(1931-08-27)[1][2]
Британия Һиндстаны, Көнчыгыш Бенгалия
Үлгән 11 октябрь 2007(2007-10-11)[3][1][2] (76 яшь)
Куинс, Нью-Йорк, АКШ
Үлем сәбәбе миокард инфаркты
Ватандашлыгы Һиндстан, Гринкарта (АКШ-ында киләчәккә яшәүгә күренеш)
Һөнәре Һинд дине дәгъвачысы

 Шри Чинмой
(туганда исеме
Чинмой Кумар Гхош)
Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Һиндстанда иң элеккеге еллары үзгәртү

 
Яшь чагында Чинмой спринт башында.

Чинмой җиде баланың иң кечесе иде, ул Британия Һиндстанының (хәзер Бангладеш территориясе) Читтагонг Даирәсенең Боалхали Упазила, Шакпурада туган. Аның әтисе авырып 1943 елда үлгән, әнисе шуннан соң берничә ай узгач үлгән. Чинмой үзенең җитди медитация гамәлен 11 яшендә башлаган.[9] 1944 елда, 12-яшьлек Чинмой апаларына һәм абыйларына Пондишерриның Шри Ауробиндо Ашрамында кушылган, анда аның абыйлары Хридай һәм Читта булган.[10][11] Чинмойга исемен Читта биргән, бу “илаһи аң белән тулган” дигәнне аңлата.[12]

Ашрамда ул киләсе 20 елны рухи гамәлдә үткәргән, моңа рухи медитация, Бенгаль әдәбиятын һәм Инглиз әдәбиятын өйрәнү кергән[13] атлетика,[5] һәм шулай ук ашрамның коттедж сәнәгатендә эшләү кергән.[14] Чинмой раслаганча ул Ашрамның Баш Сәркатибе Нолини Канта Гуптаның шәхси сәркатибе булган. Чинмой язмаларын Бенгаль теленнән Инглиз теленә тәрҗемә иткән.[15]

Америка Кушма Штатларына күчүе үзгәртү

Чинмой буенча Көнбатыштагы кешеләрнең рухи канәгатьлек эзләвенә хезмәт итәргә “эчтән юллама”га җавап итеп 1964 елда аңа Америка Кушма Штатларына күчәргә киңәш иттеләр.[16] Шри Ауробиндо Ашрамына бәйле Сэм Шпаниер һәм Эрик Хью дигән спонсорлар ярдәме белән ул Нью-Йорк шәһәренә күчкән.[17]

Ул консулатта яшь клерк позициясенә уңышлы дәгъва иткән, гәрчә аның формаль белеме булмаса да. Ул коллегаларыннан яклау һәм илһамландыру алган һәм Һинд дине буенча әңгәмәләр алып барырга чакырылган булган. Ул университетларда әңгәмәләр башлаган һәм соңрак Берләшкән Милләтләр Оешмасында.[18]

1960-ынчы еллар ахырында һәм 1970-енче еллар башында Чинмой рухи темаларга АКШ Университетларында лекцияләр бирүен һәм әңгәмәләр коруын дәвам иткән. 1974 елда ул 50 штатта 50 университетта лекцияләр биргән һәм бу лекцияләр алты өлешле китаплар сериясендә “Бер Алтын Ярына 50 Хөррият көймәсе” (1974) басылып чыккан. 1970-енче һәм 1980-енче елларда ул Европа, Азия һәм Австралиядә сәяхәт итеп университетларда лекцияләр биргән, моның нәтиҗәсе булып “Көнчыгыш Йөрәкнең һәм Көнбатыш Акылның берлеге” нәшер ителүе булган.[19][20] Чинмой шулай ук китаплар, эсселар, рухи шигърият, пьесалар һәм Ведаларга комментарийлар нәшер иткән.[21]

1966 елда Сан Хуан, Пуэрто Рикода Шри Чинмой Үзәген ачкан.[22] 1970-енче елларга кадәр төп Чинмой уку үзәкләре Нью-Йоркта, Флоридада һәм Вест-Индиядә булган.[23] Киләсе берничә унъеллыкта Чинмой үзәкләре АКШ-ның, Европаның, Австралазиянең, Көньяк Африканың һәм Көньяк Американың күп шәһәрләрендә ачылган һәм нигезләнгән булган, тулаем алганда дөнья буенча 350 үзәк булган.[24][25] 1973 елда  New York Times Чинмой Һиндстанда  Нирвикальпа Самадхи, аңның абсолют югары дәрәҗәсенә җиткән берничә изге кешеләрдән берсе буларак ихтирам ителгән.[26]

 
Чинмой флейтада уйный.

1970-енче елларда Чинмой флейтада һәм эсраҗта уйный башлаган.[25] 1984 елда ул дөнья тирәли бушлай "Тынычлык Концертлары"н бирә башлаган.[27] Кайчан булса да булган иң зур концерт Монреальдә 19 000 кеше өчен булган.[28]

1970-енче елларда Америкада булганда, Чинмой музыкантлар Карлос Сантана, Джон МакЛафлин, Нарада Майкл Уолден, Роберта Флак, Клэренс Клемонс һәм Борис Гребенщиков тарафдарларының игътибарын җәлеп иткән.[29][30] Чинмой музыкантларга наркотиклар һәм алкогольне тыючы юлны һәм Илаһига рәхмәтнең чагылышы буларак музыканы һәм шигъриятне илһамландырылган.[31]

Киткәнчегә кадәр Сантана һәм МакЛафлин Чинмой белән торганнар. 1973 елда алар Чинмой тәгълиматына нигезләнгән альбом чыгарганнар, аның исеме "Мәхәббәт Тугърылыгына Җиңелү". Мак Лафин 1970 елдан 1975 елга кадәр Чинмой тарафдары булган.[32] 1971 елда ул Махавишну Оркестрын формалаштырган, бу аңа Чинмой биргән рухи исем булган. МакЛафин Сантананы гуру белән таныштырган.[33][34] һәм Сантана һәм аның хатыны Дебора шуннан соң 1972 елдан 1981 елга кадәр Чинмой тарафдарлары иделәр. Сантана шулай дип әйткән:”Гурусыз мин бары тик үземнең файдасызлыгыма хезмәт итәм, әмма аның белән мин Сезгә дә һәркемгә дә хезмәт итә алам. Мин кыллар, әмма ул музыкант. Гуру аңның Гарвардларын бетергән һәм Ходайның табаннары янында утыра."[35] Сантана “Деведип” рухи исеме астында өч альбомны чыгарган – бу “Ходай Күзе” яки “Ходай Нуры” дигәнне аңлата.[36] – аны аңа Чинмой биргән: Иллюминацияләр (1974), Берлек (1979), һәм Соклану Тирбәлүе (1980). 2000 елда ул Rolling Stone журналына аның һәм Чинмой арасында 1980 елларда эшләр әчеләнгән дип әйткән. Сантана ул гуру белән елларыннан күпне алган, гәрчә ул киткәндә, Чинмой бер ара “шактый үч алучан булган. Ул минем барлык дусларыма миңа беркайчан да шалтыратмаска һәм аны калдырган өчен наданлыкның караңгы диңгезенә чумам”."[35] 2017 елда Сантана Rolling Stone-га шулай дип әйткән, "Мин рухи остазым белән үткәргән 10 елым өчен чын мәгънәсендә рәхмәтлемен."[37]

 
Чинмой һәм Иоанн Павел II Ватиканда, 1980

Рухи укытучы Фредерик Ленц тарафдар булып 1972 елда булып киткән, әмма 1981 елда Чинмой белән араларны өзгән һәм үзе гуру булып киткән.[38] Рухи автор Лекс Хиксон Шри Чинмой Үзәгенең әгъзасы булып 1970 елларда булган.[39]

Чинмой «үз-трансценденция” яклы булып берәүнең аңын киңәйтеп акылның чикләүләүләрен бетерү эшләгән,[40] бу еш атлетикага да караган. Чинмой Олимпия алтын медаль йөгерүчесе Карл Льюиска киңәш иткән.[41][42] Ул медитациягә Чинмойдан өйрәнгән һәм бу техниканы регуляр рәвештә практикалый. Тугъры Христиан буларак Льюис Чинмойдан өйрәнеп Христиан ышануларын ныгыткан.[43] 2011 елда Льюис кыска документаль Мөмкин булмаганга чакыру фильмында төшерелгән булган, анда Чинмой демонстрацияләгән көч хасиятләре күрсәтелә.[44]

Тәкымның веб-сайты буенча Шри Чинмой Марафон тәкымы әгъзалары Инглиз Каналы аркылы 40 мәртәбә йөзеп чыкканнар.[45] Башка Чинмой тарафыннан спонсорланган атлетик чараларга Ультрамарафон керә, аңа 3100 миля үз-трансценденция йөгерүе; тауларга менү; һәм озын дистанцияләргә йөгерү керә. 2010 елда 150-дән артык Гиннесс рекорды тотучы Ашрита Фурман раслаганча, "Шри Чинмойдан өйрәнелгән медитация өметләнгәннән дә күбрәк башкарырга ярдәм итә”."[46]

1987 елда Шри Чинмой Шри Чинмой Берлек Өй Тынычлык Йөгерүен башлаган, бу тынычлык өчен символик йөгерү, монда йөгерүчеләр гармонияне чагылдыручы янып торган факелны тоталар. Шри Чинмой үзенең концепциясен “тынычлык өчен үлән тамырлары тырышуы” дип тасвирлаган. Тынычлык Йөгерүнең “Берлек Өй” темасы ул кешеләрнең бер планетадагы тынычлык өчен зарыга торган гражданнары булуы.[30][47]

1991 елда Чинмой «Берлек «Берлек Йөрәге Яшьләре һәм Елмаюлары”н башлаган, бу мохтаҗларга ашамлыклар һәм дарулар җибәрүче гуманитар хезмәт. 2007 елга оешма 136 илгә хезмәт иткән, дөнья буйлап Шри Чинмой Үзәге әгъзалары мохтаҗ балаларга һәм өлкәннәргә гуманитар ярдәм таратудан башлаган.[48][49] Ул дәүләтнеке булмаган оешмалар яки хөкүмәтләр белән эшли һәм кабул итүче милләтләргә сәламәтлек, медицина һәм мәгарифне тәэмин итә. Анда биш континенттан сәламәтлек һөнәр ияләре һәм шәхси волонтерлар эшли – афәтләр вакытында ярдәм һәм сәламәтлек һәм медицина тәэмин итүләрендә.[50][51] Берлек Йөрәк Яшьләре һәм Елмаюлары тарафыннан спонсорланган ‘Балаларга балалар’ программасы мәктәп балаларына башка җәмәгатьләрдән балаларга мәктәп әсбаблары һәм уенчыклар белән пакетлар әзерләргә илһамландыра.[52]

 
Шри Чинмой һәм Тереза Ана

Чинмой күп җирдә сәфәр кылган һәм күп эшчәнлеген һәм чараларын тынычлыкка багышлаган. Ул дөнья фигуралары белән очрашкан һәм еш тынычлык илчесе буларак тасвирланган. Чинмой Тереза Ана белән биш аерым чарада очрашкан. Аларның Римдагы икенче очрашуында, 1994 елның октябренда, Чинмой аңа бүләк биргән. Церемония вакытында Тереза Ана Шри Чинмойга шулай дип әйткән: “Мин Сезнең дөнья тынычлыгы өчен һәм күп илләрдә кешеләр өчен яхшы эшләрегезгә шатмын. Әйдәгез бергәләп эшлик һәм Ходайның барлык данын уртаклашыйк һәм кешелеклелекнең яхшылыгы өчен эшлик."[6][53][54] Чинмой Уэльсның Принцессасы Диана белән 1997 елның 21 маенда очрашкан.[55]

 
Принцесса Диана Шри Чинмой белән очраша

Ул үзенең рухи җитәкләве яки музыка башкарулары өчен акча алмаган. Ул барлык диннәргә карата һәм дөньяның дини шәхесләренә карата ихтирамлы булган.[56] Үзенең тормышы вакытында ул 7000 өйрәнчек җәлеп иткән.[57] Аның юлы Йоганың хәзерге заман рухи системасы булган, ул рухи укытучы яки гуру җитәкчелеге астында практикаланган.[58][59] [60] 1987 ел Hinduism Today-дагы мәкалә буенча, Чинмой йога рухи остасы буларак өйләнмәгән целибат булган, ягъни гаилә кормыйча ясау юлыннан баручылардан булган.[61] Башка борынгырак традицияләрдән аермалы буларак, Чинмой рухи тәрәккыять өчен дөньядан тулы арыну кирә түгел, ә “салмак һәм тулаем тормышны нурландыру” кирәк булган дип өйрәткән.[62][63]

 
Михаил Горбачёв белән Чинмой

2007 елның ахырында үлеменә кадәр Чинмой дөнья буенча меңнәрчә тугърылар өчен рухи җитәкче булган.[64] 1960-ынчы еллардан бирле ул Куинс, Нью-Йорк шәһәрендә бу тирәгә күчкән йөзләрчә тугърылар арасында дөнья фатирында яшәгән.[7] Чинмой төркеме кайберәүләр тарафыннан культ дип саналган.[6][65][66] 2016 елның февраленда  PIX 11 News-та Чинмой турында ике сегмент булган, шунда бер элеккеге өйрәнчеге җенси әхлак бозу булган дип әйткән, шул ук вакытта Шри Чинмой Үзәген яклаган кеше “Безнең нигезләүче һәм укытучы Шри Чинмой бик саф һәм тулы тормыш алып барган” дип әйткән.[67][68] 2009 елда Джаянти Тамм Чинмой өйрәнчеге буларак тасвирламасын - Cartwheels in a Sari: A Memoir of Growing Up Cult - [69] нәшер иткән. Чинмой оешмасында туган Тамм фараз иткәнчә, ул аның камил өйрәнчеге булачак дип алдан фараз иткән. Аңа төркемдә булырга 25 яшендә тыйганнар. Китапта аның гуруның эчке түгәрәгендә тормышы турында һәм аның гуру йогынтысы астыннан чыгып каравы турында язылган.[70][71] Китап буенча Чинмой сексны тыйган, һәм күп өйрәнчекләр ялгыз булып калганнар. Китапта шулай ук гуру дини булмаган укуга өстен караган һәм алкоголь, кофеинны һәм итне тыйган дип әйткән; шулай ук биюне, очрашуны; чит кешеләр белән аралашуны; йорт хайваннарын тотуны шулай ук тыйган, гәрчә аның Куинс идән астында экзотик хайваннар тупламасы булган. Шулай да, Шри Чинмойның Һинд дине буенча гаилә тормышы һәм йорт хайваннары турында китаплары бар һәм бөтен дөнья буенча 7000 тарафдар Чинмой белән очрашканнар һәм төрле тәҗрибәләр кичергәннәр. [72]

2007 елда Чинмой 51 Исландия Парламенты әгъзасы тарафыннан  Тынычлык өчен Нобель премиясенә тәкъдим ителгән булган,[73][74] Канада профессоры,[75] һәм шулай ук Чех профессорлары тәкъдим иткәннәр.[76] Еллар буенча Чинмой  Михаил Горбачев, Нельсон Мандела, Ана Тереза һәм Дэзмонд Туту белән дус булган.[77][78] Шулай ук ул Борис Гребенщиков белән очрашкан булган.

Чинмой йөрәк приступыннан үзенең йортында, Ямайка, Куинста, Нью-Йоркта 2007 елның 11 октябренда үлгән. Михаил Горбачёв язганча, аның үлеме "бөтен дөньяны югалту" булган һәм "безнең йөрәкләрдә ул һаман тормышын тынычлыкка багышлаган кеше булып калган."[7]

Тәгълиматы үзгәртү

Чинмой өйрәтүе буенча тиз рухи прогресс мәхәббәт, тугърылык һәм буйсыну юлы буенча барып эшләнергә мөмкин булган.[26][79][80][81][82] Ул илаһи мәхәббәтне үзеңне тәкъдим итү һәм киңәйтү буларак тасвирлаган.[80][83] Бу мәхәббәт һәм Ходайга тугърылык практикасы Бхакти Йога буларак мәгълүм.[21][84] Чинмой шулай дип раслаган: "Без барыбыз да эзләүчеләр, безнең максат шул ук: эчке рухка ия булырга, яктылык һәм шатлыкка ия булырга, Чыганак белән аермасыз булырга, һәм чын канәгатьләндерү тулы тормыш алып барырга."[85] Чинмой тәгълиматының интеграль элементы ул ‘үз-трансценденция’. Үз-трансценденция – ул яңа максатка ия булу һәм элекке мөмкинчелекләрдән һәм чикләрдән өстен булырга һәм яхшырак кеше булырга, ә бөтен дөнья белән көч сынашмаска. Чинмой ышануынча без барыбыз да рухта чикләнмәгән.[86]

Чинмой үз фәлсәфәсен тормышны кабул итү дип аңлата. Яхшы ниятне һәм илһамлануны уртаклашып дөнья трансформацияләнергә һәм тынычлыкка ия булырга мөмкин.[87]

Ул өйрәнчекләреннән вегетариан диетаны тотарга, наркотиклар, шул исәптән, алкоголь кулланмаска сораган,[88] һәм ул саф һәм целибат тормышны алып барган.[5][60] Гәрчә Һинд дине йогынты ясаса да, аның юлында төрле килеп чыгышлы халыкара җәмәгать эзләүчеләрен берләштергән.[89]

Медитация үзгәртү

Чинмой медитация өчен төрле техникалар өйрәткән, бигрәк тә тынычландыру һәм акылга тынлык китерү, акылның фикерләрен сафландыру һәм рухи йөрәктә медитацияне өйрәткән. Чинмой аңлатканча, акылыңны ун яки унбиш минут тыныч тоткач яңа тәҗрибә алырга була һәм бу рухи прогресска китерәчәк.[90]

Чинмой киңәш иткәнчә иртүк тыныч атмосферада медитация эшләргә кирәк, көн саен эшчәнлекне башлаганчыга кадәр. Иртәнге өч һәм дүрт арасында Ходай Сәгате, Брахма Мухурта, көнбатыш торыш стилендагы соңрак торуга туры килмәгәнгә күрә, Чинмой тарафдарларына иртәнге җидегә кадәр медитация эшләргә кушкан. Чинмой өйрәтүе буенча дога кылу да, медитация дә әһәмиятле, әмма нәтиҗә төрле була. Дога ул Ходайга күтәрелү процессы һәм аның белән сөйләшү һәм медитация ул акылны тынычландыру процессы шулай итеп Ходай безне уратып безнең белән бергә булырга мөмкин.[91] Шулай ук ул рухи язмаларны уку һәм рухи җырлау медитациягә әзерләнү өчен әһәмиятле һәм медитация практикасыннан соң медитатив кәефтә калу өчен әһәмиятле дип өйрәткән.[92] Чинмой ышануынча йөгерү һәм физик фитнес рухи тормыш өчен ярдәм дип ышанган һәм тарафдарларын көн саен йөгерергә илһамландырган.[93] Чинмой йөгерү өстенлекләренә тәнне таза тотарга һәм акылны чистартырга ярдәм иткән дип әйткән; аның сиземләве буенча бу тышкы медитация төре булган.[94]

Берләшкән Милләтләр үзгәртү

1970 елда Чинмой Берләшкән Милләтләрдә атнасына ике мәртәбә Берләшкән Милләтләр делегатлары, персоналы һәм Хөкүмәтнеке булмаган вәкилләр өчен медитацияләр башлаган.[95] 1976 елда ул раслаганча, "Берләшкән Милләтләр фикерләре универсаль тынычлык һәм универсаль туганлык, һәм Берләшкән Милләтләр идеаллары ул дөнья гаиләсе белән берлек һәм йөрәктә берлек."[96]

Күп Берләшкән Милләтләр хезмәткәрләре һәм дипломатлары, илчеләр һәм АКШ Конгрессы әгъзалары, төрле диннәр вәкилләре килгән медитацияләрне 37 ел уздыргач Чинмойга үлеменнән соң Нью-Йорк Берләшкән Милләтләр штаб-квартирасында ихтирам күрсәтелгән булган.[97] Берләшкән Милләтләрдә церемония дәвамында Берләшкән Милләтләр Сәркатип-Генерал У Тхантның кызы Дау Эйе Эйе Тхант чыгышында шулай дип әйткән:

Шри Чинмойга 1972 елның апреленда хатында минем әти шулай дип язган, "Сез чынлап монда йөзләрчә кешеләрнең акылларын сафландырдыгыз безнең әхлакый һәм рухи дәрҗәләребезне кайгырттыгыз. Мин Берләшкән Милләтләрдә безнең очрашуларны һәрвакыт исемдә саклармын." ... Мин Шри Чинмойны белүемә бәхетле дип саныйм һәм аның белән күп мәртәбә очрашырга һәм Төркем әгъзалары белән очрашырга туры килүемә бәхетле.

[98]

Ышану үзгәртү

 
Дөнья Диннәре Парламентында Чинмой ачык медитация бирә, Чикаго, 1993

Чинмой тәгълиматының интеграль өлеше булып башка юлларга һәм диннәргә ихтирам булып тора. Чинмой язганча:

Чын диннең универсаль сыйфаты бар. Ул башка диннәрдә гаеп күрми ... Ярлыкау, мәрхәмәтлек, түземлек һәм берлекне тою чын дин билгеләре.

[99]

Чинмойның эчке ышану гармонияне алга сөрү маташулары нәтиҗәсендә ул Чикагога 1993 елда Дөнья Диннәре Парламентына чакырылган булган[100] һәм шулай ук тын медитация белән Барселонага (2004)[101] 2004 ел Ачу Медитация дәверендә ул шулай дип әйткән: "Минем ачу медитациясе дәверендә мин барлык диннәрнең берлеге турында дога кылам."[102]

Чинмой әйткәнчә, гәрчә ул Һинд дине традициясендә тәрбияләнсә дә, ул аның бердәнбер дине “Ходайга Мәхәббәт” булган дип сизгән.[95]

Сәнгатьләр үзгәртү

Рәсемнәр үзгәртү

 
Чинмойның Джһарна Кала рәсеме.

Чинмой рәсем ясауны Канадага, Оттавага визиты вакытында башлаган. Ул үзенең эшен "Джһарна Кала" дип атаган, бу Бенгаль телендә "фонтан сәнгате" дигәнне аңлаткан. Чинмойның сәнгать эшләре универсаль берлек һәм универсаль тынычлык темалары тарафыннан илһамландырылган.[24][103]

Аның абстракт рәсемнәре акрил белән һәм карандашлар белән ясауның катышмасы булып тора. Чинмой уникаль спонтан мистик стильдә ясау өчен күп губкалар, пумалалар, һәм буяулар куллланган, күп дәрт, көчле хәрәкәт һәм ритм керткән. Чинмой әйткәнчә ул рәсем ясаганда аңа эчке илһам яки шунның артыннан бару өчен “нур” бирә торган медитация тынычлыгыннан спонтан барлыкка китерү агымын таба дип әйткән. 1991 елның декабрендә Чинмой яңа сәнгать сериясен башлаган, ул “Җан Кошлары”ның “Хыял-Тынычлык-Кошлар” дип аталган яңа серияне башлаган. Кош рәсемнәре еш скетчлар гына, анда я бер кош, я йөзләрчә кошлар бар. Җан кошлары рәсемнәре, Чинмой раслаганча, хөррият өчен йөрәк җырлавының символы.[104][105][106]

Аның сәнгате Парижда Луврда күрсәтелгән булган, Парижда ЮНЕСКО офисларында, Лондонның Виктория һәм Альберт Музее, Лондонда Молл Галереясында, Санкт-Петербургта Заманча Сәнгать Музеенда, Нью-Йоркта Джон Кеннеди исемле халыкара һава аланында күрсәтелгән.[107][108][109][110]

 
Шри Чинмойның акрил рәсеме.

Музыкасы үзгәртү

Тарафдарлары буенча, Чинмой меңнәрчә кыска музыка композицияләр язган, алар күбесенчә Бенгаль теле һәм Инглиз теленә бәйле.[7] Боларның күбесе online рәвештә Creative Commons лицензиясе астында Шри Чинмой Җырлары буларак нәшер ителгән (шигырьләр һәм музыка)[111] һәм Radio Sri Chinmoy (аудио).[112] Ул Ямайкада ике альбом чыгарган, Studio One өстәмә ярлыгы, бу Порт-О-Джемда.[113][114] 1976 елда Чинмой Folkways Records-та Music for Meditation дигән медитатив альбом чыгарган.[115]

Чинмой шулай ук дөнья буенча тынычлык концертлары биргән, мәсьәлән, Патша Альберт Залында, Нью Йоркның Линкольн Үзәге һәм Карнеги Залы, Токионың Ниппон Будоканы, Парижның Лувры, һәм Сидней Опера Йортында[7]

Чинмой концертларында күпсанлы музыка коралларында уйнаган, шуларга флейта, эсраҗ, пианино, виолончель һәм башка Көнчыгыш һәм Көнбатыш музыка кораллары керә.[116]

Шигърияте үзгәртү

Шри Чинмой буенча, Чинмой 1300-дән күбрәк китап язган, аларга 120 000 шигырь кергән.[56][117] Бу шигырьләрнең күбесе афоризмнар – кыска, ләкин тулы рухи шигырь яки юллар, мәсьәлән, "We are all truly unlimited, if we only dare to try and have faith."[118] Чинмой озынрак классик стильдәге шигърият тә, бастырып чыгарган.[119][120] 2001 елда Чинмой шигырьләрен Берләшкән Милләтләрендә укыган бу Берләшкән Милләтләр чарасы иде - "Шигърият аша Мәдәниятләр арасында диалог".[121][122] 2010 елның 11 сентябрендә, Чинмойның өч шигыре Нью-Йорк Губернаторы Дэйвид Патерсон тарафыннан 9/11 9-ынчы ел хатирәсе итеп укылган.[123]

Чинмойның илһамлы язуына күпләр ихтирам күрсәткән, шуларга Архиепископ Дэзмонд Туту керә, ул шулай дип язган: "Минем кадерле дустым Шри Чинмой тарафыннан язылган бу хикмәтнең татлы асылташлары вакытка чыдам илһамландыру, мәхәббәт һәм яхшылык хакыйкатьләре. ... Бу бүлекләр безне нык торучы өмет һәм тормышка энтузиазм белән тулыландыра."[124]

Атлетик күнегүләре үзгәртү

Йөгерү үзгәртү

1977 елда Шри Чинмой Марафон такымы нигезләнгән булган; аңа йөгерү, йөзү һәм дөнья буенча велосипедта йөрү чаралары кергән, һәм шулай ук ультрамарафоннарны йөгерү.[125][126][127][128][129] Аның алдан килүчесе 1976-ынчы елда Хөррият Факелы йөгерүе торган, монда 33 йөгерүче 7 атнада 50 штат буйлап 8800 миля йөгереп Америка Кушма Штатларының эстафета йөгерүен башкарганнар.[130] Бу концепция 1987 елда киңәйтелгән булган һәм Шри Чинмой Берлек Ватан Йөгерүе булып киткән.[131] Тынычлык Йөгерүе гадәттә һәр ике ел үткәрелгән, һәм беренче мәртәбә 1987 елның апреленда Нью-Йорк шәһәрендә Дөнья Сәүдә Үзәге (1973–2001)ндә башланган.[30]

1985 елда Чинмой, Оксфорд Мэры белән, беренче "Шри Чинмой Тынычлык Миля"сын ачкан.[132] Хәзер бөтен дөнья буенча күпсанлы "Тынычлык Милялары" бар.[133]

Чинмойның күп тарафдарлары көн саен сәламәтлек өчен һәм физик фитнес өчен йөгергәннәр. Чинмой үзе тезе җәрәхәтләнү кадәр 60 яшенә кадәр йөгергән; шуннан соң ул тенниска һәм авырлык күтәрүгә игътибар биргән.[134]

Чинмой шулай ук 6- & 10-көнлек Үз-Транценденция Йөгерүен башлаган, ул һәр апрель Куинста булган, шулай ук Нью-Йорк Таймс тарафыннан 3100 Миля Үз-Трансценденция Йөгерүе "Эверест Тавы ультрамарафоны" буларак тасвирланган.[135]

Йөк күтәрүе үзгәртү

 
Шри Чинмойның йөк күтәрүе

Чинмой йөк күтәрүне 1985 елда, 54 елында башлаган. Аның йөк күтәрүенә көч һәм сәләтләренә чакыру ясау өчен объектлар һәм механизмнар рәте кергән. Йөк күтәрүендә публикага мөрәҗәгате әгәр дә берәү акыл чикләрен читкә куеп торса, нәрсәгә ирешер икәне турында булган.[5][136] Элеккеге Мистер Галәм, Билл Пэрл, Чинмойның күргәзмәләрендә Церемонияләр Остасы буларак эшләгән. 1999 елында Чинмойның авырлык күтәрү күргәзмәләрендә Билл Пёрл шулай дип язган: "Бүген Сез көчнең кайбер гаҗәеп хасиятләрен күрерсез – боларны мин үзем, ә мин индустриядә илле биш ел булдым – эшли алмас идем."[137] Чинмой әйткәнчә аның йөк күтәрергә мотивациясе башкаларны илһамландыру булган, бигрәк тә картрак кешеләрне. 2006 елда ул шулай дип раслаган, "Әгәр дә мин бу дөньяда берәр кешене илһамландыра алсам, шул вакытта минем тормышым мәгънәле булыр иде. Минем йөк күтәрүе белән, мин кешеләрне илһамландыру өчен үз физик көчемне тәкъдим итәм."[138]

1998 елда 'Берлек Йөрәге белән дөньяны күтәрү' программасы белән, Чинмой платформадагы торучы кешеләрне илһамландырып күтәргән. Чинмой үз мотивациясен шулай дип тасвирлаган – мин аларны казанашларын хуплыйм дип күрсәтер өчен күтәрдем.'[139] Ул күтәргән 7000 кеше арасында: Нельсон Мандела,[140] Дэзмонд Туту, Мөхәммәт Али, Стинг, Эдди Мерфи, Сюзан Сарандон, Роберта Флак, Йоко Оно, Джефф Голдблум, Ричард Гир һәм Һелен Һант кергән.[29][141] Шулай ук егерме Нобель лауреаты һәм сумо көрәшчеләре такымы күтәрелгән булган.[7]

2011 елның апреленда, Чинмойның йөк күтәрү турында документаль фильмы чыккан, ул Challenging Impossibility (“Мөмкин булмаганга чакыру”) дип аталган һәм Трибека Фильм Фестиваленда күрсәтелгән булган.[142]

Техас Университеты кинезиология профессоры Терри Тодд ул Чинмой күтәрә алам дип раслаган йөк тибын дөрес күрсәтмәгән дигән нәтиҗәгә килгән.[61][143]

Бүләкләр үзгәртү

Бүләкләренең кыскартылган исемлегенә түбәндәгеләр керә:

  • "Вишва Сама Дута" ягъни "Универсаль Тынычлык Илчесе" бу 1990 елда Асгирийя Буддистлар Ордены тарафыннан бирелә торган титул. Бу Шри-Ланка тарихында шундый хөрмәтле дәрәҗә алган беренче Буддист булмаган шәхес.
  • "Махатма Ганди Универсаль Гармония Бүләге", ул Мартин Лютер Кинг хатыны Коретта Скотт Кинг белән бергә Һиндстан мәдәни оешмасы Бхаратия Видья Бхаванның Америка филиалыннан 1994 елда алынган булган.
  • "Фред Лебоу Бүләге", бу Нью-Йорк Шәһәре Марафонын нигезләүчесе хөрмәтенә бүләк, аны Нью-Йорк Шәһәре Марафоны мөдире Аллан Стейнфелд һәм Рим Марафоны президенты Умберто Силвестри 1996 елда тәкъдим иткән.
  • "Ел Һинд дине тарафдары (1997)" һәм "Һинду Ренессанс Бүләге", аны халыкара Hinduism Today журналы хәзерге шартларда борынгы Һинд дине аспектлары булган йоганы өйрәтү өчен ихтирам күрсәтеп тәкъдим иткән.
  • 1998 елда Халыклар арасында Тынычлыкка Ярдәм Итү Халыкара Үзәгеннән Тынычлык Пилигримы премиясе.[144]
  • 1998 елда "Халыклар арасында Тынычлык өчен Ассисиның Халыкара Үзәге"ннән "Тынычлык пилигримы" бүләге.
  • Македония Җөмһүрияте президенты Борис Тражковский тарафыннан 2001 елда тәкъдим ителгән "Тереза Ана Бүләге".
  • Берләшкән Милләтләрдә Вьетнам илчесе Ле Луонг Минһ тарафыннан 2004 елда тәкъдим иткән "Халыклар Арасында Дуслык һәм Тынычлык Эше өчен Хөрмәт Медале".
  • Па-де-Кале бугазы аркылы 38 мәртәбә йөзгән Шри Чинмой Марафоны Такымы белән Халыкара Марафон Йөзү Дан Залы, "2012 ат казанганнар төркеме".

Әдәбияты үзгәртү

  • (1974) Yoga and the Spiritual Life – Aum Publications
  • (1974) The Inner Promise: Paths to Self Perfection – Wildwood House
  • (1974) Samadhi and Siddhi - The Summits of God Life - Aum Publications
  • (1974) The Dance of Life - Volume 1 -20 - Agni Press
  • (1975) Astrology, the Supernatural and the Beyond – Aum Publications
  • (1977) Everest Aspiration – Aum Publications
  • (1977) The Soul's Evolution - Agni Press (ISBN 0-88497-396-4)
  • (1984) Inner and Outer Peace - Peace Publishing (ISBN 0-88497-769-2)
  • (1985) The Master and the Disciple - Insights into the Guru-Disciple Relationship - Agni Press (ISBN 978-0884978848}})
  • (1986) A Child's Heart and a Child's Dreams – Aum Publications
  • (1988) Beyond Within - Agni Press
  • (1989) Meditation: Man-Perfection in God-Satisfaction – Aum Publications
  • (1990) On Wings of Silver Dreams – Aum Publications
  • (1992) Kundalini: The Mother-Power – Aum Publications
  • (1994) Garden of the Soul – Health Communications Inc.
  • (1994) My Life's Soul-Journey – Aum Publications
  • (1997) God Is... – Aum Publications
  • (1997) The Wings of Joy: Finding Your Path to Inner Peace – Simon and Schuster
  • (1998) Blessingful invitations from the university-world - Agni Press
  • (2000) Wisdom of Sri Chinmoy[145] – Motilal Banarsidass Publ.
  • (2007) Power Within: Secrets of Spirituality and Ocultism – Guru Noka Publications
  • (2007) Heart-Garden – New Holland Publishing
  • (2009) A Selection of Songs composed by Sri Chinmoy, Vol. 1 - Sri Chinmoy Center
  • (2010) The Jewels of Happiness - Watkins Publishing
  • (2013) Sport and Meditation - The Golden Shore (ISBN 978-3-89532-213-6)

Шигърияте үзгәртү

  • (1979–1983) Ten Thousand Flower-Flames – Agni Press (100 volumes)
  • (1983–1998) Twenty-Seven Thousand Aspiration-Plants – Agni Press (270 volumes)
  • (1998–2007) Seventy-Seven Thousand Service-Trees – Agni Press (50 volumes... unfinished)
  • (1973) The Dance of Life
  • (1974) The Wings of Light
  • (2000–2007) My Christmas-New Year-Vacation-Aspiration-Prayers (51 volumes)

Пьесалары үзгәртү

  • (1973) Sri Ramachandra – My Rama is My All – Шри Рамачандра тормышы турында пьеса
  • (1973) The Singer of the Eternal BeyondШри Кришна тормышы турында пьеса
  • (1973) Siddhartha Becomes The Buddha – Ходай Будда тормышы турында пьеса
  • (1973) The SonГайсә Пәйгамбәр тормышы турында пьеса
  • (1973) Lord Gauranga: Love IncarnateШри Чайтанья тормышы турында пьеса
  • (1973) Drink, Drink, My Mother's NectarШри Рамакришна турында пьеса
  • (1973) The Heart of a Holy Man – рухи шәхесләр турында төрле пьесалар
  • (1973) Supreme Sacrifice – рухи пьесалар турында китап
  • (1974) The Descent of the BlueШри Ауробиндо тормышы турында пьеса

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #118849883 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  2. 2,0 2,1 SNAC — 2010.
  3. http://www.nydailynews.com/news/2007/10/12/2007-10-12_sri_chinmoy_spiritual_leader_dies_in_que.html
  4. Sands 2001, According to legal papers signed in November 2006, his name is Chinmoy Kumar Ghose aka Sri Chinmoy. Sri Chinmoy is the name under which the guru has taught, published, composed and performed since approximately 1972. (See front and back matter of referenced works.) He was previously known as Chinmoy Kumar Ghose (e.g. "Many at U.N." New York Times 8 November 1971: 42). He signed most of his paintings and drawings C.K.G. ("C.K.G." Jharna-Kala Magazine 1.1 (April –June 1977): 1).
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 "Hindu of the Year: Sri Chinmoy clinches 1997 'Hindu Renaissance Award'" 2015 елның 17 декабрь көнендә архивланган.. Hinduism Today. December 1997. pp.34–35. Retrieved 2 December 2016.
  6. 6,0 6,1 6,2 McShane, Larry. "Charismatic guru Sri Chinmoy dies in NYC". USA Today. 12 October 2007.
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 7,4 7,5 7,6 7,7 Kilgannon, Corey. Sri Chinmoy, Athletic Spiritual Leader, Dies at 76, The New York Times (13 October 2007). 22 август 2008 тикшерелде.
  8. 8,0 8,1 Dua, Shyam (ed). The Luminous Life of Sri Chinmoy: An Authorised Biography. Tiny Tot Publications, 2005. p. 66.
  9. Chinmoy, Sri (1975). Flame-Waves. New York: Agni Press. pp. part 1. 
  10. Dua, Shyam (ed). The Luminous Life of Sri Chinmoy: An Authorised Biography. Tiny Tot Publications, 2005. pp. 18, 22.
  11. Chinmoy, My Brother Chitta 1998, p. 58.
  12. Chinmoy, Sri (1994). World-destruction: never, impossible!. Agni Press. pp. Part 2. 
  13. Chinmoy, My Brother 1998, pp. 60, 65.
  14. Chinmoy, Sri Chinmoy Answers, Part 23 2000, p. 28 and Chinmoy, How Nolini-da 2004, pp. 6–7.
  15. Chinmoy, Sri Chinmoy Answers, Part 23, Agni, New York, 2000, p. 28
  16. Chinmoy, Sri Chinmoy Answers, Part 23, Agni, New York, 2000, p. 48
  17. Chinmoy, Sri Chinmoy Answers, Part 23 2000, p. 28.
  18. Chinmoy, Sri Chinmoy Answers, Part 23 2000, pp. 40–50
  19. Sri Chinmoy biography.
  20. Sri Chinmoy, 50 Freedom Boats to One Golden Shore, 1974, Agni Press, Parts 1-6.
  21. 21,0 21,1 Sri Chinmoy disciples schedule lectures here., Colorado Springs Gazette Telegraph (14 March 1973).
  22. Sri Chinmoy, 'Sri Chinmoy Answers, Part 3 Agni Press, 1995, p6
  23. Sri Chinmoy, Earth's cry meets heaven's smile, part 3, Agni Press, 1978.
  24. 24,0 24,1 Biography Sri Chinmoy.
  25. 25,0 25,1 Landmarks since 1964 - Sri Chinmoy.
  26. 26,0 26,1 Guru's Disciples Active in Business.
  27. Sri Chinmoy Concerts | Sri Chinmoy Centre.
  28. Sri Chinmoy in Concert. US.SriChinmoyCentre.org. Retrieved 27 July 2016.
  29. 29,0 29,1 Kilgannon, Corey. They're Not Heavy; They're His People; 72-Year-Old Sri Chinmoy Offers An Uplift Beyond the Spiritual, The New York Times (1 July 2004). 31 май 2011 тикшерелде.
  30. 30,0 30,1 30,2 Robert McG. Thomas Jr. and Samuel Abt. SCOUTING; One More Time: A Torch Relay, The New York Times (22 April 1987). 31 май 2011 тикшерелде.
  31. Weinstein, Norman. Carlos Santana: A Biography. ABC-CLIO, 2009. p. 50.
  32. Stump, Paul. Go Ahead John: The Music of John McLaughlin. SAF Publishing, 2000. p. 92. ISBN 0-946719-24-1, ISBN 978-0-946719-24-2
  33. Nigro, Nicholas. The Spirituality of Carlos Santana. Hal Leonard Corporation, 2014. GoogleBooks pt. 8.
  34. Slavicek, Louise Chipley. Carlos Santana. Infobase Publishing, 2006. p. 80.
  35. 35,0 35,1 Heath, Chris. "The Epic Life of Carlos Santana" 2017 елның 17 май көнендә архивланган.. Rolling Stone. 16 March 2000. Retrieved on 10 August 2008.
  36. Santana, Deborah. Space Between the Stars: My Journey to an Open Heart. Random House, 2009. p. 241.
  37. Browne, David. "The Last Word: Carlos Santana on Turning 70, Trump's 'Darkness'" 2018 елның 3 март көнендә архивланган.. Rolling Stone. July 13, 2017.
  38. Chronology/Biography, Frederick Lenz. Ex-cult.org (9 February 1950). 15 July 2013 тикшерелгән.
  39. Greenfield, Robert. Spiritual Supermarket: An Account of Gurus Gone Public in America. Saturday Review Press, 1975. p. 203.
  40. Chinmoy, Sri. "Limitation", university lecture in: The Oneness of the Eastern Heart and the Western Mind, Part 1. Agni Press, 2003.
  41. "Carl Lewis Receives U Thant Peace Award" 2014 елның 11 июнь көнендә архивланган.. The New York Beacon. 11 June 1997.
  42. Callahan, Tom. Olympics: No Limit to What He Can Do, Time (30 July 1984). 2013 елның 24 июль көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2013-07-24, retrieved 2018-11-24 
  43. Lewis, Carl with Marx, Jeffrey. Inside Track: My Professional Life in Amateur Track and Field. Simon and Schuster, 1990. pp.56–61.
  44. Kilgannon, Corey. A Monument to Strength as a Path to Enlightenment, The New York Times (25 April 2011). 25 апрель 2011 тикшерелде.
  45. Sri Chinmoy Marathon Team Channel Swim List. Channel.srichinmoyraces.org (19 July 2011). 15 July 2013 тикшерелгән.
  46. Mincer, Jilian. The Ultimate Guinness Record Is the Record for Records, Wall Street Journal (18 November 2010). 30 май 2011 тикшерелде.
  47. "Worldwide torch relay reaches Cornwall". BBC News. 11 June 2011.
  48. Rouen, Ethan. "Sri Chinmoy, Spiritual Leader, dies in Queens". New York Daily News. 12 October 2007.
  49. The Oneness-Heart-Tears and Smiles – About Sri Chinmoy 2011 елның 7 август көнендә архивланган.Калып:Dead link. OnenessHeart.org. Retrieved 27 July 2016.
  50. Oneness - Heart, Tears and Smiles. Crossroads Global Hand. Retrieved 27 July 2016.
  51. Welcome to The Oneness-Heart-Tears and Smiles International 2011 елның 7 август көнендә архивланган.Калып:Dead link. OnenessHeart.org. Retrieved 27 July 2016.
  52. Poirier, Tracy. "'Kids To Kids' program embraced at east end school". Orléans Star. 10 May 2007.
  53. Meetings with Mother Teresa. әлеге чыганактан 2016-11-12 архивланды. 2018-11-24 тикшерелгән.
  54. Mother Teresa meets Sri Chinmoy (2 October 1994).
  55. Princess Diana.
  56. 56,0 56,1 Harley, Gail M., Hindu and Sikh Faiths in America. Infobase Publishing, 2009. p. 90.
  57. Greenberg, Keith, "Sri You Later," 2014 елның 3 февраль көнендә архивланган. The Village Voice, 6 November 2007, accessed 28 May 2011
  58. Melton, J. Gordon and Martin Baumann (eds). Religions of the World: A Comprehensive Encyclopedia of Beliefs and Practices. ABC, 2002. p. 1216.
  59. Chinmoy, Sri. The Wisdom of Sri Chinmoy. Motilal Banarsidass Pub., 2003. pp. 74–75.
  60. 60,0 60,1 Калып:Cite magazine
  61. 61,0 61,1 Калып:Cite magazine
  62. Chinmoy, Sri. "The Quintessence of Mysticism". SriChinmoy.org.
  63. Chinmoy, Sri. "Spirituality and satisfaction". In: My Maple Tree. Agni Press, 1974.
  64. Olmsted, Larry. Getting into Guinness: One Man's Longest, Fastest, Highest Journey Inside the World's Most Famous Record Book. HarperCollins, 2008. pp. 6–8.
  65. Occhiogrosso, Peter. The Joy of Sects. Doubleday, 1994. p. 67.
  66. The media's love affair with alleged sex criminal Sri Chinmoy  . Salon.com (2014-05-09). 2014-06-17 тикшерелгән.
  67. Murphy, Mary. Former ‘Disciples’ of Sri Chinmoy draw ire, by continuing stories about abuse (24 February 2016).
  68. Followers of late Guru defend his name (25 February 2016).
  69. Brendan Brosh. Child of Chinmoy ministry blasts 'cult' in new book (24 April 2009). архив күчермәсе, Archived from the original on 2009-04-27, retrieved 2018-11-24 
  70. Sussman, Mick. Sunday Book Review: Nonfiction Chronicle, The New York Times (16 July 2009).
  71. Cartwheels in a Sari: A Memoir of Growing Up Cult. Redroom.com (2009-04-14). әлеге чыганактан 2012-06-03 архивланды.
  72. Krystle M. Davis (14 April 2009). Under The Thumb Of Cult Leader Sri Chinmoy. Forbes.
  73. "Sri Chinmoy Nominated to Receive the Nobel Peace Prize 51 Icelandic MPs sign a nomination to the Nobel Committee" 2014 елның 11 июнь көнендә архивланган.. Marketwire. 26 September 2007.
  74. "For the Sake of Peace: Former President of Parliament of Iceland Speaks About Sri Chinmoy" 2014 елның 11 июнь көнендә архивланган.. Marketwire. 29 September 2007.
  75. "Sri Chinmoy Nominated for the Nobel Peace Prize 2007 by Canadian Professor" 2012 елның 6 ноябрь көнендә архивланган.. Marketwire. 18 September 2007.
  76. "Charles University of Prague: Sri Chinmoy Nominated for the Nobel Peace Prize by Czech Professors" 2014 елның 11 июнь көнендә архивланган..  Marketwire. 30 September 2007.
  77. Kononenko, Igor & Irena Roglic. Teachers of Wisdom. RoseDog Books, 2010. p. 358.
  78. Ellis, David. Spiritual Aid Is Easier to Obtain, TIME Magazine (29 July 1991). 31 май 2011 тикшерелде. 2013 елның 13 август көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2013-08-13, retrieved 2018-11-24 
  79. Chinmoy, Sri. "Devotion". In: Eternity's Breath. Agni Press, 1972.
  80. 80,0 80,1 Chinmoy, Sri. "Love, devotion and surrender" 2014 елның 18 февраль көнендә архивланган.. In: My rose petals, part 1. Agni Press, 1971.
  81. Chinmoy, Sri. "Love Divine". SriChinmoy.org.
  82. Chinmoy, Sri. "Question: Do you have a particular meditation technique?". In: Canada Aspires, Canada Receives, Canada Achieves Part 2. Agni Press, 1974.
  83. Bennett, Vidagdha Meredith. Simplicity and Power: The Poetry of Sri Chinmoy, 1971-1981. Aum Publications, 1991. p. 96.
  84. Chinmoy, Sri. The Divine Hero: Winning in the Battlefield of Life. Watkins, 2002. pp. 6–7, 34-35.
  85. Chinmoy, Sri. The Wings of Joy: Finding Your Path to Inner Peace. Simon and Schuster, 1997. p. 13.
  86. Sri Chinmoy (2013). Sport and Meditation. The Golden Shore. pp. 16–18. ISBN 978-3-89532-213-6. 
  87. Interviewer: So you feel that peace is going to come about by offering goodwill to each and every human being? | Sri Chinmoy Library (en).
  88. Kubacki, Maria. "An 868-kilometre ‘Spiritual Journey’" Ottawa Citizen. 23 May 2006.
  89. Hinnells, John R. Who's Who of World Religions. Springer, 1991. p. 80.
  90. Chinmoy, Sri. Meditation: Man-Perfection in God-Satisfaction. Aum Publications, 1978 (1989 reprint). pp. 3–5.
  91. Chinmoy, Sri. The Wings of Joy: Finding Your Path to Inner Peace. Simon and Schuster, 1997. p. 29.
  92. Chinmoy, Sri. Meditation: Man-Perfection in God-Satisfaction. Aum Publications, 1978 (1989 reprint). pp. 140, 158.
  93. Chinmoy, Sri. The Outer Running and the Inner Running 2016 елның 20 декабрь көнендә архивланган.. Agni Press, 1974 (reprinted online). Retrieved 3 December 2016.
  94. Welch, Julie. Foot soldiers of the soul, The Independent (28 October 2000).
  95. 95,0 95,1 Rebidoux, Michelle. "Cultivating the Life of Divinity: The Consecrated Lifestyle of the Sri Chinmoy Centres of Canada". In: Understanding the Consecrated Life in Canada: Critical Essays on Contemporary Trends, Jason Zuidema, editor. Wilfrid Laurier Univ. Press, 2015. GoogleBooks pt. 407.
  96. Chinmoy, Sri. My Meditation-Service at the United Nations For 25 Years 2016 елның 20 декабрь көнендә архивланган.. Agni Press, 1995. Retrieved 3 December 2016.
  97. Press Trust of India. "UN pays tribute to spiritual guru Sri Chinmoy". Rediff. 1 November 2007.
  98. "Celebration of the Life of Sri Chinmoy". 30 October 2007, United Nations, New York. SriChinmoyBio.co.uk. Retrieved 16 January 2014.
  99. Chinmoy, Sri. World-Destruction: Never, Impossible! Part 1 2012 елның 2 апрель көнендә архивланган.. Agni Press, 1994 (excerpted online). Retrieved 1 May 2011.
  100. Interfaith Reborn: Sri Chinmoy's Opening Meditation of the 1993 Parliament (10 April 2013). әлеге чыганактан 26 October 2014 архивланды.
  101. "Sri Chinmoy Opens the Parliament of World's Religions". YOGA Chicago. September–October 2004.
  102. Chinmoy, Sri. I Bow to the Soul of the Parliament of Religions – Barcelona. Agni Press, 2005. p. 5 (excerpted online). Retrieved 3 December 2016.
  103. Nurhayati, Desy. Painting exhibition showcases the art of a spiritual luminary, The Jakarta Post (7 February 2011).
  104. Art of Sri Chinmoy. 3 December 2016 тикшерелгән.
  105. ART. 3 December 2016 тикшерелгән.
  106. Sri Chinmoy's Art. 3 December 2016 тикшерелгән.
  107. Barker, Kate (29 August 2008). United Nations Displays Sri Chinmoy's Paintings. Newsweek. 28 May 2011 тикшерелгән.
  108. Shaw, Alexandra. "70,000 Soul-Bird-Flights by Sri Chinmoy". Manhattan Arts International. September–October 1993. p.25.
  109. "Sri Chinmoy's First One Million Soul-Birds: December 29th, 1991 – January 5th, 1994". SriChinmoy-Reflections.com. Retrieved 3 December 2016.
  110. Goldman, Ari L.. RELIGION NOTES – Messengers of Peace, The New York Times (9 April 1994). 31 май 2011 тикшерелде.
  111. Sri Chinmoy Songs. 3 December 2016 тикшерелгән.
  112. Radio Sri Chinmoy: Meditative and Spiritual Music. 3 December 2016 тикшерелгән.
  113. MY PILOT SUPREME – Sri Chinmoy. 3 December 2016 тикшерелгән.
  114. MOTHER, I BOW TO THEE – Sri Chinmoy. әлеге чыганактан 2017-01-19 архивланды. 3 December 2016 тикшерелгән.
  115. Music for Meditation – Sri Chinmoy. 3 December 2016 тикшерелгән.
  116. Miejan, Tim (1 October 2000). The Joy of Inner Peace.
  117. Literary output. 15 July 2013 тикшерелгән.
  118. Chinmoy, Sri. Lifting Up the World with a Oneness-Heart. Agni Press, 1988 (reprinted online). poem no: 98. Retrieved 3 December 2016.
  119. Writings. 3 December 2016 тикшерелгән.
  120. Sri Chinmoy's Writings on Poetry. әлеге чыганактан 2016-11-03 архивланды. 3 December 2016 тикшерелгән.
  121. "Rattapallax Press organized Dialogue Among Civilizations Through Poetry in 2001". Rattapallax.com. Retrieved 6 December 2016.
  122. Dialogue Among Civilizations Through Poetry. United Nations. Retrieved 29 December 2010.
  123. Hayley, Andrea. Ground Zero 9/11 Commemoration Confronts Painful Memories, Epoch Times (12 September 2010). 2011 елның 28 июль көнендә архивланган. архив күчермәсе, Archived from the original on 2011-07-28, retrieved 2018-11-24 
  124. Tutu, Archbishop Desmond. "Foreword" 2011 елның 13 сентябрь көнендә архивланган.. In: Chinmoy, Sri. The Jewels of Happiness: Inspiration and Wisdom to Guide Your Life-Journey. Watkins Publishing, 2010. ISBN 1906787972
  125. Puntillo, Kimi. Great Races, Incredible Places: 100+ Fantastic Runs Around the World. Random House, 2009. p. 140.
  126. Bennett. Ultrarunning. April 1987. pp. 23–25.
  127. Pearlman, Jeff. "Endurance Special". Runner's World. February 2007. p. 71.
  128. Cushman, Anne and Lizette Montgomery. "Ultra Runners". Yoga Journal. April 1995. pp. 44–45.
  129. History of the Sri Chinmoy Marathon Team. Sri Chinmoy Marathon Team. Retrieved 7 December 2016.
  130. Biography of Sri Chinmoy – Part 3 (4 June 2006). әлеге чыганактан 22 June 2006 архивланды.
  131. Sri Chinmoy Oneness-Home Peace Run. 25 June 2013 тикшерелгән.
  132. Oxford Peace Mile. 7 December 2016 тикшерелгән.
  133. Morano, Mercedes. "Making the world fit for peace". Democrat and Chronicle. 3 July 1991. p. 46.
  134. Hamilton, Fiona. Sri Chinmoy, The Times (14 October 2007). 21 август 2008 тикшерелде.
  135. Weir, Richard. Neighborhood Report: Jamaica: Running on Inner Strength, The New York Times (12 July 1998). 15 июль 2013 тикшерелде.
  136. http://www.inspiration-lifts.org/
  137. Pearl, Bill Beyond The Universe: The Bill Pearl Story 2003, p192
  138. New Zealand Fitness, February/March 2006 issue (No.77)
  139. Lifting up the World at Sri Chinmoy.org
  140. Video of Mandela and Chinmoy. Youtube.com (30 April 2009). 15 July 2013 тикшерелгән.
  141. Who needs doctors when you can conceive courtesy Indian guru, Helen Hunt finds out, The Financial Express (18 February 2013). 18 февраль 2013 тикшерелде.
  142. Kilgannon, Corey. A Monument to Strength as a Path to Enlightenment, The New York Times (25 April 2011). 28 май 2011 тикшерелде.
  143. Galloway, Paul. Gonzo Guru (20 September 1991).
  144. Peace Pilgrim Award. әлеге чыганактан 9 February 2011 архивланды. 22 May 2011 тикшерелгән.
  145. Wisdom of Sri Chinmoy - Sri Chinmoy - Google Boeken. Books.google.com. https://books.google.com/books?id=vKiFI67GIFMC&pg=PA82. Retrieved 2014-01-16. 

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Шри Чинмой тарафдарлары сайтлары