Шоколадкакао җимешләреннән ясала торган кондитер эшләнмәләр.

Шоколад
Нигезләнү датасы БЭК 1750
Сурәт
Чыгыш иле Мезоамерика[d]
Материал төре тёртое какао[d], шикәр, какао мае[d], какао-бобы[d], T. cacao[d], какао[d] һәм үсемлек мае[d]
Водный след 17 196 cubic metre per ton[1][2]
Имеет активный ингредиент кәфиин[d] һәм теобромин[d]
Чыганагы T. cacao[d]
NCI Thesaurus идентификаторы C68655
 Шоколад Викиҗыентыкта
Какао җимешләре киселеше
Куырылган какао кузаклары

Тарихи белешмә үзгәртү

Какао бәрәңге, томат, кукуруз һәм фасоль белән бергә Европада 16 гасырда күренә башлый. Аны беренче тапкыр Христофор Колумб алып кайта һәм Испания патшабикәсенә бүләк итә. Колумб индеецларның “какаоте” дигән агач үстерүләре турында сөйли. Аларның яраткан эчемлекләре дә “шоколад” була. Аны какао агачының төелгән орлыгыннан ваниль, бал, аз гына кукуруз оны кушып ясаганнар.

Какао агачы рәсми телдә “теоброакакао” дип йөртелә. Ә борынгы грек сүзе “теобрам” “ходайлар ризыгы” дип тәрҗемә ителә. Шоколад агачлары аерылып тора: аларның чәчәкләре һүм җимешләре ботакларда түгел, ә агач кәүсәсендә һүм бик юан ботакларында үсә. 10-12 м биеклектәге агачта чәчәкләр 100 меңгә кадәр җитә. Әмма аларның бик аз өлеше генә җимешкә әйләнә. Җимешләр ел әйләнәсендә өлгерә, аларны август һәм февраль айларында гына җыеп алалар. Чи кузаклар әче була, алардан какао исе килми дә. Өлгергән кузакларны киптерәләр, эшкәртәләр һәм вак итеп төяләр.

Башта Европада шоколадны эчемлек итеп кулланганнар. XVI гасырда белемле монах Бенцони Испания короленә сыек шоколадның файдасы турында белдерә. Нотыкны шундук «өстәл эченә» яшерәләр, ә шоколат ясау рецептын дәүләт сере дип игълан итәләр. Озак вакыт шоколад байлар азыгы, җитештереүе катлаулы, ингредиенттары кыйбатлы азык булып кала.

 
Жан-Этьен Лиотар. «Шоколад китерүче кыз»

1828 елда какао кузакларыннан какао-май һәм какао порошогы алу ысулы уйлап табыла. 20 елдан соң, какао-порошокка шикәр, акмай куша башлагач, шоколад барлыкка килә. 1875 елда Швейцариядә каты шоколад ясау технологиясе эшләнә.[3]

XX гасыр башында шикәр һәм какаоның очсызланыуы шоколадны һәр кемгә сатып алырга мөмкинлек бирә. «Корольләр ризыгы» дип рекламаланган шоколад зур уңыш казана.

Шоколад төрләре үзгәртү

Шоколад өч төрле була: әче, сөтле һәм ак шоколад. Әчесенең төсе – куе көрән, каракучкылланып тора. Шоколадта какао микъдарының – максималь, шикәрнең минималь дәрәҗәдә булуы сәбәпле шулай бу. Сәламәтлек өчен иң файдалысы ул. Сөтле шоколад ачык көрән төстә була. Какао һәм бик күп күләмдә шикәр комыннан тыш, сөт ризыкларыннан да тора. Ак шоколадның составына исә какао мае (какаоның үзе бөтенләй юк), бик күп шикәр комы, сөт яки сөт өсте керә. Бик майлы һәм баллы булганлыктан, әлеге шоколадның организмга файдасы юк диярлек.[4]

Россиядә составында какао ризыклары (какао мае һәм какао порошогы) 25% тан ким бул маган татлы ризык кына шоколад дип атала. Шулай ук аны җитештергәндә какао мае «алмаштыргычы кушылган шоколад массасын куллану рөхсәт ителми. Шоколад массасының рецептурасына һәм эшкәртү ысулына карап, шоколадның түбәндәге төрләре җитештерелә: өстәмәләр кушылган һәм өстәмәләр кушылмаган гадәти шоколад — шоколад массасының ваклану дәрәҗәсе 92% тан ким булмый; өстәмәләр кушылган һәм өстәмәләр кушылмаган десерт шоколад — шоколад массасының ваклану дәрәҗәсе 96—97% тан ким түгел; өстәмәләр кушылган һәм өстәмәләр кушылмаган куышлы шоколад — шоколад массасы вакуумда эшкәртелә; диабетик шоколад — шикәр алмаштыргычлар кушып җитештерелә, гомуми шикәрнең масса өлеше (сахарозада исәпләп) 9% тан артык булырга тиеш түгел; ак шоколад — составында какао порошогы булмый. Өстәмәләр кушылмаган шоколадның төп ингредиентлары булып какао порошогы, какао мае, шикәр, эмульгатор (лецитин), хушисләткеч тора. Өстәмәләр сыйфатында сөт ризыклары, чикләвек, йөзем, вакланган цукатлар, күпертелгән ярмалар һ.б. кулланылырга мөмкин. Шоколадның әче сортларында шикәр азрак, сөтле сортларында сөт мае күбрәк була. Әгәр шоколад составында төп продукт булып саналган какао мае юк икән, бу шоколад дип түгел, ә татлы плитка булып санала.[5]

Иң күп шоколад экспортлаучы илләр (2014 ел, млрд $, дөнья шоколад экспортының %-ы): Алмания – 4.74 (17%), Билгия – 3.16 (12%), Италия – 1.89 (11%), Нидерланд – 1.71 (7.8%), АКШ – 1.64 (4.4%), Франция – 1.63 (3%), Польша – 1.47 (2.3%), Канада – 1.23 (1.5%), Швейцария – 0.96 (1.4%), Берләшкән Кыйраллык – 0.88 (1.4%), Россия – 0.59 (1.2%), Мексика – 0.55 (1.2%), Төркия – 0.53 (2.2%), Австрия – 0.51 (3.2%).

Иң күп шоколад импортлаучы илләр (2014 ел, млрд $, дөнья  шоколад импортының %-ы): АКШ – 8.5 (2.31%), Алмания – 8.3 (2.27%), Берләшкән Кыйраллык – 8.2 (2.24%), Франция – 7.6 (2.07%), Нидерланд – 4.5 (1.23%), Канада – 3.4 (0.93%), Билгия – 3.1 (0.83%), Испания – 2.4 (0.65%), Россия – 2.4 (0.65%), Япония – 2.4 (0.64%), Италия – 2.3 (0.63%), Польша – 2.2 (0.6%), Австрия – 2.1 (0.57%).[6]

Искәрмәләр үзгәртү