Шарлотта Перелли

Шарлотта Перелли (Perrelli Charlotte, тугандагы исеме — Анна Дженни Шарлотта Нильссон (Anna Jenny Charlotte Nilsson); 7 октябрь 1974 ел) — швед җырчысы, актёр. «Евровидение 1999» җыр конкурсында «Take Me to Your Heaven» җыры белән беренче урын ала һәм туган иле Швециягә җиңү китерә.

швед. Charlotte Perrelli
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык  Швеция
Тугандагы исем швед. Anna Jenny Charlotte Nilsson
Имя в браке Anna Jenny Charlotte Perrelli һәм Anna Jenny Charlotte Jensen Perrelli
Туу датасы 7 октябрь 1974(1974-10-07)[2] (49 яшь)
Туу урыны Hovmantorp[d]
Балалар Angelo Perelli[d][3] һәм Alessio Perelli[d][3]
Һөнәр төре җырчы, җырлар автыры, студийный музыкант
Активлык чорнының башы 1987
Катнашучы Melodifestivalen 1999[d], Eurovision җыр бәйгесе 1999[d], Мелодифестивален 2008[d], Евровидение 2008, Melodifestivalen 2012[d], Melodifestivalen 2017[d] һәм Melodifestivalen 2021[d]
Җырчы тавышы контральто[d]
Музыкаль инструмент тавыш[d]
Тавышъязманамә Charlotte Perrelli discography[d]
Әгъзалык Anders Engbergs[d] һәм Wizex[d]
Жанр поп-музыка[d] һәм диско[d]
Тавыш яздыру лейблы Universal Music Group[d]
Рәсми веб-сайт charlotteperrelli.com(ингл.)(швед.)
 Шарлотта Перелли Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Шарлотта Перелли 1974 елның 7 октябрендә Швециянең Крунуберг ленындагы (губернасындагы) Ховманторп шәһәрендә туган.

1987-1998 үзгәртү

13 яшендә Ховманторптагы бию коллективына килгән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Векшёга күчеп килә, һәм анда сәнгатьнең башкару төрләре мәктәбендә укый. Ул шулай ук «Kendix» төркеме ялгыз башкаручы-солисты була. Соңрак «Anders Engbergs» төркемендә җырлый, әммә ике альбом чыгарганнан соң, коллективтан китә, «Wizex» ансамбленә кушыла. 1998 елда «Mot nya mål» альбомы өчен төркем швед музыкаль премиясе номинанты була, ә «Tusen och en natt» альбомы өчен «алтын» ала. 1997-1998 елларда Шарлотта шулай ук «Vita lögner» («Белая ложь») дигән швед сериалында 20 эпизодта төшә[4].

1999-2000 үзгәртү

1999 елда «Melodifestivalen» һәм соңыннан Иерусалимда «Take Me to Your Heaven» җыры белән «Евровидение 1999» җыр конкурсында җиңгән. «Евровидение» конкурсында җиңгәннән соң, Шарлотта (ул чакта әле Нильссон) танылу ала. Ул бөтен Аурупа һәм Урта Көнчыгыш буйлап чыгыш ясый, шулай ук үзенең «Charlotte» (1999) дип аталган альбомын чыгара.

2001-2003 үзгәртү

2001 елда үзенең эченә «You Got Me Going Crazy» дигән уңышлы сингл керткән икенче «Miss Jealousy» альбомын чыгара. 2003 елда Шарлотта Евровидениега сайлауның Швед ярымфиналы алып баручысы була. Шул ук елның апрелендә ул «Иисус Христос — суперйолдыз» дигән швед постановкасында катнаша. Сентябрьдә «Broken Heart» синглы чыга, 2004 елның июнендә «Gone Too Long» дигән өченче альбомы дөнья күрә.

2004-2007 үзгәртү

Уңышлы дебюттан соң аны "Евровидение 2004"кә тулысынча бөтен милли сайлап алуны үткәрергә чакыралар, ә TV4 телеканалы аны үзенең шоуын оештырырга чакыра. Ул балалар өчен «Super Troupers» дигән музыкаль тапшыру оештыра.

2007 елның маенда Шарлотта «Евровидение 2007» конкурсында катнашучыларын бәяләүдә Швеция эксперт сыйфатында «Nordic Preview Show»да катнаша. Моңа кадәр ул 2005 елда эксперт комиссиясе составында булган.

2008 елдан бирле үзгәртү

 
«Евровидение 2008» кокурсында чыгышы, икенче ярымфинал

15 мартта, Белградка «Евровидение 2008» җыр конкурсына бару хокукына ия булып, "Мелодифестивален"дә икенче җиңү яулый. 14 мартта «Hero» җырына промоклип төшерелә, ә аннары яңа җырны хуплаучы промотур үтә. Конкурста ул җиңү фаворитларының берсе булса да[5], бары тик 47 балл җыеп, 18 нче урын гына били. Шул ук вакытта яңа «Hero» альбомы Швеция чартларында өченче урынны яулый[6].

"Евровидение"нан соң, җырчы композитор Роберт Уэлс белән «Rhapsody in Rock» шоуында катнаша, соңрак ул Пекин шәһәрендә узган Җәйге Олимпия уеннарында чыгыш ясый. Кытайда шулай ук аның «Hero» альбомы чыга.

Көз дәвамында Шарлотта 10 ноябрдә дөнья күргән «Rimfrostjul» дигән раштуа альбомы өстендә эшли. Ул шулай ук берничә шоуда чыгыш ясый, шул исәптән — «Sommarkrysset», «Victoriadagen» and «Nationaldagen» шоуларында. 31 октябрдә ул «Idol 2008» шоуына арадашчы сыйфатында чакырыла. Ноябрдә һәм декабрдә ул Швецияда раштуа концертларында үзенең яңа альбомында чыккан җырлары белән чыгыш ясый. 2009 ел башында ул Минск һәм Пекин калаларына гастрольләр оештыра. 2009 елның февралендә Мартин Стенмарк белән бергә «Мелодифестивален-2009»ның 3-нче ярымфиналында сюжеты буенча конкурсның бүләк итеп бирелергә тиешле статуэткасын урлый, имеш, дип төшерелгән «En ny tid» («Новая эра») клибында күренә.

2009 елның июлендә җырчы 2010 елда үзенең яңа альбомын чыгару планы турында игълан итә.

Шәхси тормышы үзгәртү

2003-2009 елларда Шарлотта ресторатор Никола Ингроссода кияүдә була. Бу никахта Перелли ике улын тапкан — Анджело Матео Перрелли (08.01.2004) һәм Алессио Роберто Перрелли (17.10.2005).

2012 елдан бирле Шарлотта Андерс Йенсен белән гамәлдәге никахта тора. Бу мөнәсәбәтләрдән Перреллиның өченче улы — Андриан Ромео Перрелли-Йенсен туа (30.07.2013).

Дискографиясе үзгәртү

Альбом турында мәгълүмат Сингллары
Charlotte
  • 1 нче студия соло-альбомы
  • Басма: 1999 елның сентябре
  • Чартлар:
    • #3 (Швеция)
    • #10 (Норвегия)
    • #23 (Нидерланды)
    • #5 (Алмания)
    • #20 (США)
  • 1999: «Take Me to Your Heaven», #2 (Швеция)
  • 1999: «I write you a lovesong», #38 (Швеция)
  • 2000: «Damn You»
Miss Jealousy
  • Басма: 2001 елның марты
  • Чартлар:
    • #32 (Швеция)
  • 2001: «You Got Me Going Crazy», #20 (Швеция)
  • 2001: «Miss Jealousy» (чыкмаган)
Gone too long
  • Басма: 2004 елның марты
  • Чартлары:
    • #11 (Швеция)
  • 2003: «Broken Heart» #7 (Швеция)
  • 2004: «Million Miles Away» #11 (Швеция)
I din röst
  • Басма: 2006 елның июне
  • Чартлар:
    • #29 (Швеция)
  • 2006: «I din röst» тик промо гына
  • 2006: «Jag är tillbaks»
Hero (Шарлотта Перли альбомы)
  • Басма: 2008 елның апреле
  • Чартлар:
    • #3 (Швеция)
    • #20 (Норвегия)
    • #18 (Финляндия)
  • 2008: «Hero (Шарлотта Переллиның синглы)» #1 (Швеция)
  • 2008: «Bullet»
  • 2008: «Addicted»
Rimfrostjul (рождественский альбом)
  • Басма: 2008 елның ноябре
  • Чартлар:
    • #12 (Швеция)
The Girl
  • Басма: 2012 елның марты
  • Чартлар:

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү