Шаолинь (Кытай телендә: 嵩山少林寺, пиньинь Sōng Shān Shàolínsì) - үзәк Кытайда (Хэнань провинциясе, Дэнфэн шәһәре) Буддачылык монастыре. Суншань тавында урнашкан.

Шаолинь капкасы. "Кечкенә урман гыйбадәтханәсе" дип язылган.

Тарихы үзгәртү

Бу урында V гасыр башында ук даос монастыре барлыкка килгән, анда Хоу Цзянчжи яшәгән, әмма соңыннан даосизмга куылулардан соң монастырьны Буддачылык тарафдарлары били башлаган.
495 елда Сяо Вэнь-ди (Төньяк Вэй династиясе) яклавы астында Бхадра (Бато 跋陀 Bátuó, Buddhabhadra) Һиндстан Буддачылык монахы тарафыннан нигезләнгән. 530-ынчы елларда монастырьда Чань-Буддизмның беренче патриархы Бодхидхарма (Путидамо, Дамо) туктаган. Һинд монахы Бодхидхарма Шаолинь монахларына аларның Буддачылык практикасын үзгәрткән ысулны тапшырган. Шуның белән беррәттән алар медитациядә камилләшү һәм физик сәламәтлекне тәэмин итү ысулларын алганнар.
620 елда 13 Шаолинь монахы Ли Шиминьгә (李世民, 599—649) тәхеттә калырга ярдәм иткән һәм монстырь монах гаскәрен тотарга югары рөхсәт алган. Шулай итеп Шаолинь династияне торгызуда нигез таш булган һәм сугыш сәнгате үзәге буларак дан казанган.
1928 елда гаскәр башлыгы Ши Юсань Шаолинь монастырен яндырган. Тайцзицюань чыганагы булып саналган Чжан Саньфэн трактаты кебек уникаль язма чыганаклар юкка чыгарылган булган. Ул вакытта гыйбадәтханәдә остазлар булмаган иде инде.
Соңрак Цзи Цзинь остазы улы У Шиньлиньга Шаолиньның үзешчән мәдәнияте һәм традицион белемен торгызу өчен кайтырга тәкъдим ителгән булган. Шул периодта ул монастырьда калган һәм монахларны өч ел дәвамында өйрәткән. Шулай итеп, Шаолиньның соңгы остазлары белемнәрен аннан алганнар.
Монастырь хәрабәләрдә ярты гасыр диярлек ятканга күрә, монастырьга аның традицияләрен кайтару белән проблемалар булган (шулай Икенче Дөнья Сугышыннан соң монастырь хәрабәләрендә җиде генә монах яшәгән, аларның өчесе генә Шаолинь сугыш сәнгатьләрен белгән). Шуңа күрә Кытай хакимиятләре монастырьны торгызуга ничектер булса да Шаолинь традициясен белгән күп халык ушу остазларын чакырган.
1982 елда экраннарга Шаолинь Гыйбадәтханәсе нәфис фильмы чыкканнан соң Кытайда Шаолинь популярлыгы дулкыны барган һәм монастырьга күп яшь послушниклар килгән, алар чын күңелдән күнегүләр ясаган һәм Буддачылыкны өйрәнгән.
1986 елда монастырь башлыгы булып рәсми рәвештә Синчжэн билгеләнгән булган (дөньяви фамилиясе һәм исеме - Ли Тайбао), ул 1951 елдан бирле җәмәгать нигезләрендә монастырь саклаучысы вазифасын башкарган. Аннан соң чань-буддизм җәмәгатенең тавыш бирүе белән Ши Юнсин Суншань Шаолинь монастыре башлыгы буларак расланган булган.
Күп сугыш сәнгатьләре мәктәпләре Шаолиньнан килеп чыккан. Шаолинь белән рухи туганлык турында мәктәпләр арасында Кытай Шаолинь цюань мәктәбе һәм Япон Сёриндзи-кэмпо мәктәпләре мәгълүм.

 
Шаолинь - турист манзарасы.

Масса мәдәнияттә Шаолинь популярлыгы монастырьның үсешенә китергән, төбәкне яхшыртуда һәм туризм индустриясенә күп финанс күчерелгән булган. Монастырьда һәм аның тирәли шул исәптән чит ил туристлары өчен күп коммерцияле сугыш сәнгатьләре мәктәпләре бар.
1994 елда 34-нче буында Шаолинь монахы Ши Яньмин тарафыннан АКШ-ында Шаолинь гыйбадәтханәсе нигезләнгән булган. Бу гыйбадәтханәдә киң даирә кешеләргә Кунг-фу, Тайцзицюань һәм Цигун кебек медитатив техникалар яки сугыш сәнгатьләре ярдәмендә Чань-Буддизм фәлсәфәсе өйрәтелә. Өйрәнчекләр арасында Уэсли Снайпс һәм RZA кебек мәшһүр шәхселәр бар.
1999 елда Суншань Шаолинь монастыре башлыгы Ши Юнсин өйрәнчеге Рогов Вячеслав Михаил улы ((Буддачылык исеме Ши Янвэй 释 延 威) Шаолинь монастыреның Россиядә рәсми вәкаләтен нигезләгән. 2017 елда Дзэн Территориясе комплексы ачылган, аның нигезенә тормыш яшәвенең барлык Чань принциплары яткан. Монастырь башлыгы алкышы белән җитәкче монахлар анда өйрәтүче семинарлар һәм ретритлар башкаралар.
2011 елда Шаолинь усены (монах-сугышчысы) Ши Янбин тарафыннан Россиядә Шаолиньның Цигун һәм Кунфу мәктәбе нигезләнгән булган. Бу мәктәптә киң даирә кешегә сугыш сәнгатьләре һәм кунг-фу, тайцзицюань һәм цигун кебек медитатив техника өйрәтелә.

Мәдәниятта чагылышы үзгәртү

Әдәбиятта үзгәртү

  • Генри Лайон Олди «Мессия Очищает Диск» (Роман Шаолинь (Кытай) монастыреның һәм Россия у-шу федерациясенең почётлы медален алган).
  • Марина Некрасова «Шао! Линь... Сы?» (Күренешләр Шаолинь монастыренда бара).

Кинематографта үзгәртү

Шаолинь монахы Цянь Гуаньчан (Кэйнь Кваньчанг) (Дэвид Кэррадин) популяр Kung Fu (TV series) сериалының төп каһарманы булып тора. (1972—1975).

Шаолинь монастыре турында трилогияне тәшкил иткән Кытай-Һоңкоң нәфис фильмнары. Төп рольдә Эти фильмы с Ли, Джет Ли (Ли Ляньцзэ) белән бу фильмнар аңлаешлы мисалларда көч һәм яшьлеккә, туганлык һәм тигезлеккә, каһарманлыкка һәм традицияләргә тугърылыкка дан җырлаганнар.

Рольләрдә: Джет Ли (Ли Ляньцзэ), Цю Цзяньго, Юй Хай, Пань Цинфу

Кытай трилогиясе белән беррәттән Һоңкоңта Шаолинь монастыре турында башка трилогия төшерелгән булган:

Шаолинь монастыре сугыш сәнгатьләре белән берникадәр дәрәҗәдә бәйле башка фильмнар:

Музыкада үзгәртү

  • «Аквариум» музыкаль төркеменең Радио Африка альбомында 1 минут 33 секунд озынлыгы белән «Радио Шао-Линь» композициясе бар.
  • «Кар-мэн» төркеменең «Южный Шаолинь» җыры.
  • Америка хип-хоп төркеме Wu-Tang Clan лирика һәм тематикада нәкъ менә Шаолинны пропагандалый, ул төркемнең иске кунг-фу турында фильмнардан алынган текстларында һәм семплларында очрый, рэперлар ву-тан сугыш стиле Шаолиньнан килеп чыккан дип раслый.

Видеоуеннарда үзгәртү

Кунг Лао, Лю Канг һәм Кай - «Mortal Kombat» сериясе персонажлары Шаолинь монахлары булып тора.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү