Шамил Хаматов, Шамил Наил улы Хаматов (1985 елның 29 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Россия театр һәм кино артисты. Мәскәүнең «Современник» театрының әйдәүче актеры (2005 елдан). Станиславский премиясе һәм Мәскәү мэры премиясе лауреаты.

Шамил Хаматов
Туган телдә исем Шамил Наил улы Хаматов
Туган 29 гыйнвар 1985(1985-01-29) (39 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Яшәгән урын Петербург урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Русия театр сәнгате университеты[d]
Һөнәре кино һәм театр артисты
Җефет I Дарья Белоусова, театр артисты;
II Ксения Наумова, фотограф
Балалар кызы (II никахыннан)
Ата-ана
  • Наил Әхмәт улы (әти)
  • Марина Галиулла кызы (әни)
Кардәшләр Чулпан Хәмматова
Бүләк һәм премияләре Станиславский премиясе
Мәскәү мэры премиясе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1985 елның 29 гыйнварында Казанда туган. 13 яшенә кадәр театр турында уйламый, су тубы спорты белән җитди шөгыльләнә һәм юрфакка укырга керергә әзерләнә. Ләкин апасы Чулпан Хаматованың Мәскәүнең «Современник» театры(рус.) сәхнәсендә «Өч кыз туган» (Три сестры) спектаклендә уйнаганын күргәч, артист һөнәрен сайлый[2].

(Мәскәүдә ГИТИСны (РАТИ) (А. Бородин курсы, 2005) тәмамлый (диплом спектаклендә Маниловны («Үле җаннар», Н. В. Гоголь) уйный). РАТИны бетергәч, апасы да эшли торган «Современник» театрына (Мәскәү) кабул ителә. Дебюты — «Шәрә пионер кыз» (Голая пионерка) спектаклендә (М. Кононов әсәре) Севка Горяев роле. Театрдан тыш кинога төшү белән дә мавыгып китә. Танылу һәм хатын-кызлар мәхәббәте алып килгән роле – Эльёр Ишмөхәммәтовның моңсу мәхәббәт тарихын сөйләүче «Кәләш» (Невеста, 2006) фильмында Чечняга сугышка китеп, әздән генә үлемнән калган Саша Малявкин роле.

Репертуар үзгәртү

 
«Кәләш» фильмы афишасы
 
Пьер Ришар белән
 
Чулпан Хаматова белән
 
Казанда иҗади очрашуда

Россия яшьләр театрында (РАМТ) үзгәртү

  • Том Сойер маҗаралары – малай
  • Чебеннәр хакиме (Повелитель мух) – Роджер, Сэм

«Современник» театрында үзгәртү

  • Шәрә пионер кыз (Голая пионерка) — Слава
  • Биш кич (Пять вечеров, А. Володин) – Слава
  • Антоноий Клеопатра. Версия (У. Шекспир буенча О. Богаев һәм К. Серебренников язган) – Солдатик
  • Өч кыз туган (Три сестры, А.П. Чехов) – Федот
  • Шарманка – Алексй
  • Мурлин Мурло — Алексей

Фильмографиясе үзгәртү

20 дән артык фильм һәм сериалларда катнашкан, аларда Шамил Хаматов уңай геройларны ешрак уйнаган.

  • 2004 — «Команда» сериалы – «Торпедо» такымы футболчысы
  • 2005 — Гаҗәеп үзән (Чудная долина), Рано Кубаева – Сардор, ятим көтүче үсмер
  • 2005 – Ашыгыч ярдәм (Неотложка 2) — Алик
  • 2006 — Үле басу (Мёртвое поле), А. Аравин — Латыпов
  • 2006 – Кәләш (Невеста), Эльёр Ишмөхәммәтов – Саша Малявкин (баш роль)
  • 2007 – Сары аҗдаһа (Жёлтый дракон) — Пеле
  • 2008 — «Трасса М8» криминал комедиясе – Андрей, программалаучы
  • 2008 – Ә мин барыбер яратам (И все-таки я люблю) сериалы, С.Гинзбург – Женька
  • 2008 – Җилин заставасы (Застава Җилина) – Фёдор
  • 2009 – Пикап: кагыйдәләрсез алу – Руслан
  • 2010 – Тән сакчысы 3 (Телохранитель 3) – Сергей
  • 2011 – Канның бишенче төркеме (Пятая группа крови) – Руслан
  • 2012 – Астана – йөрәгем минем
  • 2013 – Уенчыклар сатучы (Продавец игрушек) – Николя (баш роль). Пьер Ришар катнаша.
  • 2013 – Исән калырга. Соңыннан (Выжить. После) — Максим
  • 2014 – Стартап — Сева[3]

Гаилә хәле үзгәртү

Беренче хатыны (2007 елдан) — театрдагы коллегасы, актриса Дарья Белоусова (29.08.1983).

Икенче хатыны (2018 елдан) — фотограф Ксения Наумова; кызлары бар[4].

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү