Шамил Габдрәшитов (1921)

хәрби очучы

Шамил Габдрәшитов, Шамил Монасыйп улы Габдрәшитов (1921 елның 19 мае, РСФСР, Ырынбур1944 елның 4 мае, СССР, РСФСР, Кырым АССР, Севастополь) ― хәрби очучы, Советлар Берлеге Каһарманы (1944).

Шамил Габдрәшитов
Туган телдә исем Шамил Мөнасип улы Габдерәшитов
Şamil Mөnasip uğlı Ğabderəşitov
Туган 19 май 1921(1921-05-19)
Ырынбур, РСФСР[d]
Үлгән 4 май 1944(1944-05-04) (22 яшь)
Акъяр, Кырым АССР, РСФСР, СССР
Үлем сәбәбе сугышта үлгән[d]
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре лётчик-истребитель
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1944)

Ленин ордены Кызыл Байрак ордены Александр Невский ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены Кызыл Йолдыз ордены
Хәрби дәрәҗә лейтенант

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Шагыйрь Шәмсетдин Зәкинең оныгы Галимәнең улы. Ырынбур хәрби авиация укуханәсен тәмамлый (1941). 1943 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 402 нче кырыпбетерүчеләр авиация полкының эскадрилья командиры урынбасары (8 нче һава армиясенең 265 нче истребительләр авиация дивизиясе). 4 нче Украина фронты гаскәрләре составында Әдис, Акъяр, Новороссийскины һәм Кырым ярымутравын азат итү сугышларында катнаша. 160 тан артык сугышчан очыш ясый, 17 һава сугышында катнаша, дошманның 12 самолётын юк итә. Кырымны азат итү сугышында һәлак була. 23 кенә яшендә батырларча һәлак булган бу каһарманга Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә. Ул яшәгән Ырынбур шәһәренең бер урамы Шамил Әбдрәшитов исемен йөртә.[1]

Бүләкләүләре үзгәртү

Ленин, Кызыл Байрак, Александр Невский, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият үзгәртү

  • Батырлар китабы - Книга Героев. Казан, 2000; Оренбуржцы в боях за родину. Челябинск, 1978; Герои твои, Херсонщина. Симферополь, 1980.
  • Татар энциклопедиясе 2016 елның 5 март көнендә архивланган.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтама үзгәртү