Ша́мбала — берничә борынгы текстта, шул исәптән, Калачакра тантрада искә алына торган Тибетта яки Азиянең кайбер шул тирә төбәкләрдә мифик ил. Шамбаланың концепциясе иң элек классик Һинд диненең өлеше булган һәм Вишнуның киләсе аватары Калки тууына бәйле. [1]. Соңрак концепция Махаянага кертелгән һәм үзгәртелгән булган.

Махабхаратада үзгәртү

Самбхала — «Махабхарата»ның өченче китабы Араньякапарвада (Урман китабы) 188 бүлектә (188:90 — 91) «Маркандея әңгәмәләре турында хикәяләрдә» беренче мәртәбә искә алына торган мифик авыл (яшәү урыны):

«Сәгать килер һәм бөек көчкә, акылга һәм куәткә ия Калки Вишнуяшас дигән ике кат туган пәйда булыр. Ул дөньяга Самбхала авылында дәрәҗәле брахман гаиләсендә киләчәк һәм рух көче белән сугыш коралларын һәм төрле йөрү чараларын, сугышчы киемнәрен, доспехларны һәм панцирьларны барлыкка китерәчәк. Бу дхарма белән җиңүче патша иң олы хөкемне кабул итәчәк һәм борчулы дөньяга тынычлык алып киләчәк. Фикерләре олы балкышлы брахман дөньяга килеп җимерелүне туктатачак. Шулай итеп гомуми үлем (яңа) Юганың башы булачак. Бу двиджа (ике мәртәбә туган) брахманнар белән бөтен җиргә таралган "млеччха" өерләрен юк итәчәк.

Соңрак Маркандея олы фикер иясенең бу күрәзә хикәясе кайбер Буддачылык мәктәпләре тарафыннан Буддачылык фәлсәфәсенә карата алына һәм адаптацияләнә. Биредә Самбхала инде Шамбала, һәм авыл гына түгел, ә инде могъҗизалы ил, аның белән Сучандра патшасы идарә итә. Шамбаланың урыны Ведик брахманик Һиндстаннан варна-каста бүленеше булмаган (Буддачылык тәгълиматында булганча) өлкәләргә, ягъни Тибетка күчерелә. Мөгаен бу урын Ведик җиде елга өлкәсендә, тарихи һәм традиция буенча брахманизм барлыкка килүе һәм таралуы белән бәйле өлкәдә урнашкан.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Hammer O. Claiming Knowledge: Strategies of Epistemology from Theosophy to the New Age.— Leiden: Brill. 2004.— 573 pp. стр. 102—103. (Studies in the History of Religion, Том 90). ISBN 978-90-04-13638-0, ISBN 90-04-13638-X.