Шакирҗан Хәмиди (тулы исеме Шакирҗан Әсәдулла улы Хәмидуллин) – мулла, мөгаллим, инкыйлабчы, язучы, мөхәррир.

Шакирҗан Хәмиди
Туган 29 август 1878(1878-08-29) яки 1880
Буа өязе, Сембер губернасы, Россия империясе
Үлгән 8 декабрь 1921 елдан иртә түгел
Ватандашлыгы  Россия империясе
Һөнәре язучы

 Шакирҗан Хәмиди Викиҗыентыкта

1880 елда хәзерге Чүпрәле районы Татар Төкесе авылында морзалар нәселеннән булган гаиләдә туган. 1932 елда Казанда вафат. Абыйсы Шәйхелислам Хәмиди - дин галиме.

Тормыш юлы катлаулы. Башта үз төбәгендә, аннары Казан мәдрәсәләрендә белем ала.Татар теленнән башка, гарәп, фарсы, рус телләрен яхшы белә.

1900-1910 елларда Казанда Кәримовлар матбагасында эшли. Күп кенә дини китапларны тәрҗемә итеп бастыра, дәреслекләр дә яза.

Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге Сарман районы) Яхшыбай авылында (1910, 1914-1917), Пермь губернасы Надеждинск шәһәрендә мәчеттә (1910-1912) мулла һәм мөгаллим була.

1917 елда “Минзәлә иле” гәҗитен чыгаруны оештыра.

1917-1930 елларда Уфада, Тәтештә, Алабугада матбагалар оештыруда башлап йөри.

Минзәлә шәһәре шурасының беренче рәисе була. Мамадышта совет оешмаларында эшли.

Алласызлар” җәмгыятен җитәкли.

Төрле эчтәлектәге китаплар яза. ”Динсез Морат Сәйфигә хөкем” (1925), “Мостафа муллага сәяси хөкем” (1925) пьесалары мәгълүм.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. «Минзәлә иле» // Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — бит 399.
  2. Сарман районы энциклопедиясе: Чаллы, 2000, 203 бит.