Чулпан (үзб. Cho’lpon), тәхәллүс, чын исеме Габделхәмит Сөләйман улы Юнысов (үзб. Abdulhamid Sulaymon o’g’li Yunusov, 1897 ел, РИ, Төркестан крае, Фирганә өлкәсе, Әндиҗан өязе, Әндиҗан1938 елның 5 октябре, ССРБ, Үзбәкстан ССР, Ташкент) — XX гасыр башы үзбәк әдәбияты үсешендә зур роль уйнаган шагыйрь, прозаик, драматург, журналист, публицист, педагог. Яңа үзбәк шигъриятен нигезләүчеләрнең берсе. Иҗатында 1917 елгы инкыйлабтан соңгы элекке кадими тормыштан яңа чорга күчү авырлыкларын, каршылыкларын ачык чагылдырган. Әсәрләрен «Чулпан» тәхәллүсе белән язган. Сталин репрессияләре корбаны.

Чулпан
үзб. Cho’lpon

Чулпан хөрмәтенә чыгарылган Үзбәкстан маркасы
Тугач бирелгән исеме: Габделхәмит Сөләйман улы Юнысов
Псевдонимнар: Каләндәр, Мирзакаләндәр, Әндиҗанлы
Туу датасы: 1897(1897)
Туу урыны: РИ, Төркестан крае, Фирганә өлкәсе, Әндиҗан өязе, Әндиҗан
Үлем датасы: 5 октябрь 1938(1938-10-05)
Үлем урыны: ССРБ, Үзбәкстан ССР, Ташкент
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Эшчәнлек төре: шагыйрь, педагог, тәрҗемәче
Иҗат итү еллары: 1917—1938
Юнәлеш: шигърият, проза, драматургия
Жанр: шигырь, пьеса, роман
Иҗат итү теле: үзбәк теле
Дебют: «Төркестанлы туганнарыма» («Садои Туркистон»)
Бүләкләр: Мөстәкыйльлек ордены - 1999

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1897 елда Фирганә өлкәсе Әндиҗан өязе Әндиҗан шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә туган. Әтисе Сөләйман да шигырьләр иҗат иткән, шигырьләреннән кулъязма җыентык төзегән. 1920-елларда Мәскәүдә яшәп, андагы үзбәк театры студиясендә туган тел һәм әдәбият укыткан улына хатларны шигырь (газәл, касыйдә) белән язган. Әтисенең улын белемле итәсе килә.

Габделхәмит белемне Әндиҗан, Ташкент мәдрәсәләрендә ала. Көнчыгышның классик шагыйрьләре Фирдәүси, Сәгъди Ширази, Гомәр Хәйям әсәрләрен үз телләрендә укый. Рус-тузем мәктәбендә укыганда Александр Пушкин, Федор Достоевский иҗаты белән таныша. Рус телен өйрәнү Аурупа мәдәниятенә юл ача.

Чулпанның иҗаты «Төркестанлы туганнарыма» шигырен «Садои Туркистон» газетасында бастырудан башлана. Берничә көннән соң шул ук газетада беренче хикәясе дә дөнья күрә. Соңрак «Әдәбият нәрсә ул?» мәкаләсен, «Мөхәммәдияр табиб» хикәясен бастыра.

Таланты әдәбиятның башка жанрларында да ачыла. Мәсәлән, 1917 елда «Оста куллы Хәлил» драмасын, 1920 елда «Яркиной» драмасын яза. «Иптәш Каршыбаев», «Замана хатыннары» һ. б. сәхнә әсәрләре үзбәк театрлары репертуарында озак еллар саклана.

1917 елгы инкыйлабтан соң Ырынбурда яши. 1914 елдан таныш булган Әхмәтзәки Вәлиди Башкорт хөкүмәтен җитәкләгәндә, аның шәхси сәркатибе булып эшләп ала[1].

1918 елда үтерелгән Үзәк мөселман комиссариаты җитәкчесе Мулланур Вахитовка багышлап, «Шәрык нуры» мәрсиясен яза[2].

Ташкентка кайтып, 1920 елга кадәр Төркестан-Россия телеграф агентлыгында (ТуркРосТА) эшли.

1920 елда нәшер ителгән «Яшь үзбәк шагыйрьләре» җыентыгында Чулпанның 13 шигыре урнаштырылган.

1922 елда «Уяну», 1923 елда «Чишмәләр», 1926 елда «Таң серләре» шигырь җыентыклары басылып чыга. 1924 елда академик А. Н. Самойлович(рус.) Чулпанның кайбер шигырьләрен русчага тәрҗемә итеп, Мәскәүдә бастырып чыгарган.

Мәскәүдә үзгәртү

1920-елларның урталарында Чулпан Мәскәүдә Мәгариф йорты каршындагы үзбәк театр студиясенең әдәби консультанты булып эшли. «Сүз» шигырьләр җыентыгын бастыра (1935), «Төн һәм көн» романын тәмамлый (1936), берничә сәхнә әсәре, хикәяләр яза. Актив рәвештә тәрҗемә белән шөгыльләнә: Ә. Лахутиның(рус.) «Аурупага сәяхәте»н, Александр Пушкинның «Борис Годунов», «Дубровский», Максим Горькийның «Ана», «Егор Булычев» әсәрләрен, Шекспирның «Гамлет»ын үзбәкчәгә тәрҗемә итә[3].

Үлеме үзгәртү

Ун ел буена «ярлылар шагыйре түгел» дип, сыйнфый позициядән торып, Чулпанга матбугат аша һөҗүм бара. Махсус «әдәби суд»лар оештырыла. 1937 елның октябрь аенда кулга алына. 1938 елның 5 октябрендә Ташкентта Бозсу буенда атып үтерелә[4]. 1956 елда аклана.

Хәтер үзгәртү

  • 1990-елларга кадәр исеме онытылуга дучар ителә. 1991 елда Гафур Голәм исемендәге нәшриятта роман, пьеса, шигырьләре кергән «Янә алдым сазымны» китабы дөнья күрә.
  • 1997 елда Үзбәкстанда шагыйрьнең 100 еллыгы билгеләп үтелә.
  • 1997 елда Әндиҗанда Мемориаль музее ачыла[5].
  • 1999 елда «Мустакиллик» (Мөстәкыйльлек) ордены белән бүләкләнә (вафатыннан соң) — «милли бәйсезлек өчен көрәштә күрсәткән батырлыгы һәм күренекле казанышлары, үзбәк әдәбиятын һәм мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен»[6].
  • Ташкентта һәйкәле урнаштырыла (сынчы Җәләлетдин Миртаҗиев).
  • Үзбәкстан нәшрият-полиграфия иҗат йортына исеме бирелгән[7].

Әдәбият үзгәртү

  1. Рәдиф Гаташ. Яңа чор үзбәк шигърияте Чулпаны. «Безнең мирас», 2014 ел, сентябрь, 20-23нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү