Чуел (рус. Цивильск искечә — Цывильск, чуаш. Çĕрпӳ) — Чуашиядә шәһәр, Чуел районының административ үзәге.

Чуел
Карта
Ил Россия
Җөмһүрият Чуашия
Координатлар 55°52'0"тн, 47°29'0"кнч
Эчке бүленеш юк
Башлык Александр Семёнов
Нигезләнгән 1781
Беренче телгә алу 1589
Мәркәз биеклеге 70 м
Халык саны 13 478 кеше
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды +7 83545
почта индекслары 429900
Рәсми сайт gov.cap.ru/main.asp?govid=477/main.asp?govid=477

Халык саны — 13 478 кеше (2010).[1]

География үзгәртү

Чуел шәһәре Зур һәм Кече Чуел елгалар кушылган урынында, Чабаксардан 36 километрга көньяк-көнчыгышка таба урнаша. Шәһәрдә M7 (Түбән НовгородКазан) һәм A151 (Чуел — СемберСызран) автомобиль юллары кисешәләр. Чуелдан 6 километр ераклыкта КанашЧабаксар тимер юл тармагы үтә.

Тарих үзгәртү

Чуел 1583 елда Мәскәү дәүләтенең терәк пункты буларак элекке Сюрбеево (Ҫӗрпӳ) чуаш авылы урынында нигезләнгән. Исеменә караганда, монда сотня кенәзе яшәгән (чуаш. ҫӗрпӳ — йөз кешедән торган гаскәрнең командиры, йөзбашы).

1781—1927 елларда — Чуел өязенең үзәге, 1927 елдан Чуел районы үзәге булып тора.

Халык үзгәртү

1840[2] 1897[3] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[1]
1 294 2 336 5 907 7 388 8 029 10 053 12 967 13 478

Милли состав (2002): чуашлар — 76,8%, руслар — 21,5%.[9]

Икътисад үзгәртү

Шәһәрдә авторемонт заводы, эксперименталь-тәҗрибә «Чуелхмельмаш» заводы, азык-төлек предприятиелар, сүс җитештерү заводы, колмак заводы, кирпеч заводы.

Мәгариф үзгәртү

2 урта мәктәп, 2 коррекцион мәктәп, балалар һәм яшүсмерләр иҗат үзәге, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе (БЯСМ).

Фотогалерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү