Чуаш дәүләт опера һәм балет театры

Чуаш дәүләт опера һәм балет театры (чуаш. Чăваш патшалăх оперăпа балет театрĕ) — Чуашстанның башкаласы Чабаксар шәһәрендә иҗат итүче, дәүләт карамагындагы сәнгать коллективы. К. Иванов исемендәге Чуаш АССР дәүләт премиясе лауреаты (1967).
1993 елда Чуаш дәүләт музыкаль театры нигезендә оештырыла. Чуашстан мәдәни тормышында зур урын тота.

  • Сәнгать җитәкчесе — Дмитрий Банаев.
  • Баш дирижер — Ольга Нестерова.
  • Куючы режиссер — Анатолий Ильин.
  • Баш рәссам — Валентин Федоров.
  • Баш хормейстер — Анатолий Фишер.
  • Балет труппасының сәнгать җитәкчесе — Данил Сәлимбаев.
  • Директор — Андрей Попов (1985 елгы, Пермь сәнгать һәм мәдәният институтын тәмамлаган[1])
  • Труппа мөдире — Константин Ефремов.
Чуаш дәүләт
опера һәм балет театры
чуаш. Чăваш патшалăх
оперăпа балет театрĕ

Театр бинасы
Элеккеге исемнәр Чуаш дәүләт музыкаль театры
Адрес 428018 Мәскәү проспекты, 1
Чабаксар, Чуашстан
Нигезләнгән 22 май 1960
Директор Андрей Попов
Рәсми сайт

Тарих үзгәртү

 
Театр бинасы
 
«Сарпиге» балеты.
Айдар ХисаметдиновСардиван

Сугыштан соң үзгәртү

Чуаш АССРда опера һәм балет сәнгатен булдыру, һөнәри артистлар әзерләү мәсьәләсе туа.

Репертуар үзгәртү

Премьерадан соң 160 спектакль әзерләнгән. Зур масштаблы рус һәм чит ил классикасы, чуаш композиторлары әсәрләрен кую яңа буын артистлар консерватория тәмамлап кайткач мөмкин була.

Театрда узучы фестивальләр үзгәртү

Бина үзгәртү

Театр Чабаксар шәһәрендә Чабаксар култыгының уң ярында Мәскәү проспекты, 1 йорт адресы буенча урнашкан. 1000 тамашачыга исәпләнгән бина музыкаль театр өчен корыла (мигъмарлар Р.А. Бегунц, В.А. Тенета). Бина монументаль скульптура шәкелендә корылган. Чабаксар култыгының уңъяк яры архитектурасында үзәк бина ролен уйный. Төзелештә контраст алым кулланылган: сәхнә өлеше вертикаль өскә күтәртелгән, тамаша залы, вестибюль, фойе һәм ярдәмче бүлмәләр терраса формасында аска юнәлтелгән. Бизәлештә ак мәрмәр кулланылган. Гади эшләнгән тышкы яктан аермалы буларак, бинаның эчке ягы тантаналы булуы белән аерылып тора.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1967 ел К. Иванов исемендәге Чуаш АССР дәүләт премиясе — Г. Хирбюның «Нарспи» операсын куйган өчен.
  • ЧР президенты гранты — «Сарпиге» балетына.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. В Чувашии назначили нового директора театра оперы и балета. regnum.ru, 10.01.2022(рус.)
  2. Чуаш опера студиясе 1943 елда ачылган була
  3. Постановление Совета Министров ЧАССР от 8 апреля 1959 г.
  4. Приказ министра культуры ЧАССР от 31 марта 1969 г.
  5. Решение Совета Министров Чувашской Республики от 1 ноября 1993 г.
  6. Чуаш белешмәлеге

Чыганаклар үзгәртү

  1. Чувашская энциклопедия. В 4-х т. Чабаксар, 2006-2011.
  2. И. Евсеева. Чувашский государственный театр оперы и балета. Чабаксар, 2010.

Сылтамалар үзгәртү