Чиңдау, Циндао (кыт. трад. 青島, гад. 青岛, пиньинь: Qīngdǎo, чәүэрҗиң: яшел утрау, алман. Tsingtau) — Кытайның Шәндуң провинциясендә урнашкан шәһәр.

Чиңдау
Карта
Ил Кытай Халык Җөмһүрияте
Провинция Шәндуң
Координатлар 36°7'0"тн, 120°24'0"кнч
Мәйдан 3 239 км²
Рәсми тел кытайча
Халык саны 3 990 942 кеше (2010)
Агломерация 8 715 087 кеше
Сәгать кушагы UTC+8
Телефон коды +57-532
почта индекслары 266000 — 266700
Автомобиль коды 苏A
Рәсми сайт qingdao.gov.cn
Кардәш шәһәрләр Падерборн[1], Вила-Велья, Риека, Витория (Эспириту-Санту), Нес-Циона[d], Брест, Клайпеда, Регенсбург, Рамат-Ган[d], Лоң Бич, Санкт-Петербург[2], Пермь, Окленд[3], Чиангмай[d][4], Паттая, Вилһелмсһафен, Одесса[5], Вупперталь, Виго, Маннһейм[6], Дәлас[7], Тегу[8] һәм Кальяо[d]

География үзгәртү

Шәһәр Сары диңгез яр буенда, Шәндуң ярымутравында, Пекиннан 555 км ераклыкта урнашкан.

Тарих үзгәртү

1890-елларга кадәр — зур булмаган авыл.

1897 елда Чиңдауны Алмания басып ала һәм аны хәрби-диңгез кальгасенә әверелдерә. Беренче бөтендөнья сугышы барышында Япония тарафыннан басып алынган. Вашингтон конференциясе карары нигезендә Кытайга кайтарылган. 1937—45 елларда янә япун оккупациясе астында булган.

Халык үзгәртү

1990[9] 2000[9] 2010[9]
1 399 184 2 973 189 3 990 942

Икътисад үзгәртү

Транспорт юллары төене. Сары диңгез буендагы эре диңгез порты. Илнең тукымачылык сәнәгате мәркәзе. Машиналар төзү, радиотехника, металлургия, химия, электроника, резина, азык-төлек, күн-тире, цемент сәнәгате кярханәләре бар.

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү