Чистайның беренче җәмигъ мәчете

Чистайның беренче җәмигъ мәчете (рус. Первая Соборная мечеть в Чистополе) — Чистай шәһәре мәчете, татарларның XIX гасыр уртасы милли-романтик юнәлештәге эклектика стилендәге дини архитектура һәйкәле.

Чистайның беренче җәмигъ мәчете
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Чистай
Мирас статусы Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d]
Карта
 Чистайның беренче җәмигъ мәчете Викиҗыентыкта

Мәчет
Чистайның беренче җәмигъ мәчете
Ил Россия
Шәһәр Татарстан, Чистай
Координатлары 55°22′03″ т. к. 50°38′19″ кч. о.HGЯO
Дин Ислам
Бина төре мәчет
Нигезләүче Хәсән Муса улы Якупов
Дата постройки 1859 год
Төп даталар:
1857 — проект эшләнгән
1859 — проект расланган
1859 — төзелгән
1930-еллар — манарасы төшерелгән
1979 — манарасы торгызылган
1980-еллар — янкорма төзелгән
Приделы 2
Халәте гамәлдә
Русия гербы Русия Федерациясе мәдәни мирасы, объект № 1600000212объект № 1600000212

Тарих үзгәртү

1859 елда Вятка губернасы Малмыж өязе Югары Сосна авылы сәүдәгәре Хәсән Муса улы Якупов акчасына төзелгән. Элекке янган мәчет урынына шундый ук таш нигезгә утыртылган мәчет төзү проекты 1857 елда эшләнгән, 1859 елда расланган. 1846—1893 елларда мәчетнең имам-хатибы булып, күренекле дин эшлеклесе ишан Мөхәммәтзакир Габделваһап улы Мөхәммәткамалов (1818—1893) эшләгән.

1893—1921 елларда мәчетне күренекле җәмәгать эшлеклесе, педагог Мөхәммәтнәҗип Хөсәен улы Әмирханов (1859—1921) җитәкли.

Бина үзгәртү

Бер катлы мәчет җир кишәрлегенең түрендә урнашкан. Гөмбәзле гыйбадәт залы, манарасы керү юлы өстендә булган бер катлы мәчет тибындагы бина. Ике катлы вестибюле, төньяктан төп бинага терәп, соңрак салынган. Мәчетнең беренче манарасы 1930-елларда юкка чыгарылган, 1970-елларда яңадан торгызылган. 1980-еллар ахырында ремонт вакытында, көнчыгыш яктан төп бинага терәп, тагын бер керү юлы булдырылган.

Башта мәчеттә төньяктан көньякка таба сузылган анфилада кебек бер-берсенә ялганып китүче өч бүлмә булган: вестибюль, кече зал, гыйбадәт залы. Вестибюль белән кече зал бер түбә астына берләшеп, ике кыеклы түбә белән ябылган. Вестибюльдән керү юлы өстендәге манарага тар баскыч буйлап менү юлы бар. Төп гыйбадәт залында гөмбәз астында сигезкырлы барабан урнашкан, киль рәвешле гөмбәзне дүрт колонна тотып тора. Төзелеш һәм бизәлеш үзенчәлеге буенча Казандагы Нурулла мәчете белән аваздаш.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү