Чарака (चरक) (безнең эрага кадәр 3-енче гасыр[2][3]) Борынгы Һиндстанда эшләнгән медицина һәм тормыш стиленә - Аюрведага төп кертүчеләрнең берсе булган. Ул "Чарака Самһита" медицина язмасы авторы буларак мәгълүм. Чарака Панчанандада (Пәнҗаб) Иравати (Рави Елгасы) һәм Чандрабагха (Ченаб Елгасы) арасында урнашкан Капистһал (хәзер Җаландһар буларак мәгълүм) яшәүчесе булган. Панчананда Махабхаратада Пәнҗабның атамасы булган.[4][5][6][7] Ул "Һиндстан медицина атасы" буларак яхшы мәгълүм.[8] Чарака Борынгы Таксила Университетында укыган һәм анда практикалаган дип әйтелә.[9][10] Аның китабы Чарака Самхита булган.

Чарака
Туган телдә исем санскр. चरक
Әйтелеш
Туган безнең эрага кадәр 3-енче гасыр
Һиндстан
Ватандашлыгы  Һиндстан[1]
Һөнәре Медицина

 Чарака Викиҗыентыкта

Чарака һәм Аюрведа үзгәртү

Чарака төшенчәсе "күчеп йөрүче галимнәр" яки "күчеп йөрүче табиблар" дигәнне аңлатучы төшенчә. Чараканың тәрҗемәләре буенча, сәламәтлек һәм авыру алдан куелмаган һәм тормышны кеше тырышуы һәм тормыш рәвешенә игътибар белән озайтырга мөмкин. Һинд мирасы һәм Аюрведик система буенча, барлык төр авырулардан сакланып тору дәвалаудан әһәмиятлерәк роль алып тора, боларга табигать һәм дүрт ел фасылына барышына җайлашу белән тулаем сәламәтлекне тәэмин итәчәк. Чарака "авырудан алдан саклануның дәвалаудан яхшырак" доктринасының иртә тәкъдим итүчесе булган. Түбәндәге раслама Ачарья Чараканыкы дип әйтелә:

Пациентның тәненә белем лампасы һәм аңлау белән керә алмаган табиб бер кайчан да авыруларны дәвалый алмый. Ул башта авыруга тәэсир итүче әйләнә-тирәне кертеп барлык факторларны өйрәнергә тиеш һәм шуннан соң дәвалауны язарга тиеш. Авыруның барлыкка килүеннән алдан саклык чараларын күрү авыруны дәвалаудан әһәмиятлерәк.

Чараканың физиология, этиология һәм эмбриология белем даирәләренә кертемнәре танылган булган.
Чарака гомумән ашкайнату, метаболизм һәм иммунитет концепциясен тәкъдим иткән беренче табип булып таныла. Тән өч "доша"сы яки принцибы булганга күрә функцияли, турыдан-туры әйткәндә хәрәкәт (вата), трансформация (питта) һәм майлау һәм тотрыклылык (капһа). Дошалар Көнбатыш гуморлар, җил, үт һәм флегманың төркемләштерүенә карый. Бу дошалар "дхатус" (кан, мускуллар һәм сөяк мие) ашалган ризыкка тәэсир иткәндә барлыкка килә. Бер үк ашалган ризык микъдарына бер тән, шулай да, башка тәнгә караганда башка микъдар "доша" барлыкка китерә. Шуңа күрә бер тән башкасыннан аерылып тора.
Дәвам итеп, ул ассызыклаганча, авыруның сәбәбе кеше тәнендә өч дошалар арасында баланс бозылудан була. Балансны янә торгызу өчен ул медицина даруларын язган. Гәрчә ул тәндә бактерияләр булганны белсә дә, ул аларга беренчел әһәмият бирмәгән.[11] Чарака кеше тәненең анатомиясен һәм төрле органнарны өйрәнгән. Ул кеше организмында булган сөякләрнең тулы санының 360-сын биргән, боларга тешләр дә кергән. Ул йөрәкне контроль үзәге дип танып хаклы булган. Ул йөрәк бөтен тәнгә 13 төп канал аша тоташтырылган дип раслаган. Бу каналлардан тыш, башка күпсанлылар булган, алар төрле тән тукымаларына туклану тәэмин иткәннәр генә түгел, әмма шулай ук ташландык продуктларга узуны тәэмин иткәннәр. Ул шулай ук төп каналларда теләсә-нинди җимерү тәндә авыруга яки деформациягә китерә дип раслаган.
Борынгы табип Атрейя идарәсе астында Агнивеша 8-енче гасыр энциклопедик трактатын язган. Шулай да, бу трактат бары тик Чарака аны янә төзәткәннән соң гына популяр булып киткән һәм ул Чарака Самһита буларак мәгълүм булган. Ике мең ел буена ул бу темага стандарт эш булган һәм күп чит телләргә тәрҗемә ителгән булган, шулар арасында Гарәп теле һәм Латин теле.

Кертемнәр үзгәртү

Ул якынча 4-енче гасыр белән даталана торган Бауэр кулъязмасында сакланып калган "Чарака Самһита"ның авторы. Шулай да, кулъязма "Дридһабала"ның мөхәррирләве генә булган дип санала, Чараканың баштагы эше берничә гасыр соңрак. "Чарака Самһита" - ул Аюрведаның ике нигез текстларының берсе, башкасы "Сушрута Самһита". "Чарака Самһита"да 120 адхьяя (бүлек) бар, алар өлешләргә бүленгән.

Йогынтылар үзгәртү

Чарака традициясе буенча, алты медицина мәктәбе булган, алар олы фикер иясе Пунарвасу Атрейя өйрәнчекләре тарафыннан нигезләнгән булган. Аның өйрәнчекләренең һәрберсе Агнивеша, Бһела, Җатукарна, Парашара, Һарита һәм Кшарапани Самһитаны тезегәннәр. Болардан Агнивеша тарафыннан тезелгәне иң яхшысы дип таныла. Агнивеша Самһита соңрак Чарака тарафыннан төзәтелгән булган һәм ул Чарака Самхита буларак мәгълүм булган. Чарака Самхитаны Дридһбала төзәткән.

  1. Сутра Стһана
  2. Нидан Стһана
  3. Виман Стһана
  4. Шарир Стһана
  5. Индрийя Стһана
  6. Чикитса Стһана
  7. Кальпа Стһана
  8. Сиддһи Стһана

Бу китапта 8 төп бүлек булган. 120 суб-бүлек булган, шулар тулаем 12000 шлока һәм 2000 дару тасвирламасы булган. Кеше тәненең һәр диярлек өлеше өчен дәвалар булган һәм барлык даруларның авыруларны дәвалау өчен табигый элементлары булган.

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Булич С. К. Чарака // Энциклопедический словарьСПб: Брокгауз — Ефрон, 1903.
  2. Meulenbeld, Gerrit Jan (1999-01-01). "Caraka, his identity and date" (in English). A History of Indian Medical Literature. Groningen: E. Forsten. IA, part 1, chapter 10. ISBN 9069801248. OCLC 42207455 . 
  3. Gerit Jan Meulenbeld (1999), A History of Indian Medical Literature, Volume 1A, Groningen: Forsten, page 114
  4. Martin Levey, Early Arabic Pharmacology: An Introduction Based on Ancient and Medieval Sources, Brill Archive (1973), p. 10
  5. P. N. K. Bamzai, Culture and Political History of Kashmir - Volume 1, M D Publications (1994), p.268
  6. S.K. Sopory, Glimpses Of Kashmir, APH Publishing Corporation (2004), p. 62
  7. Krishan Lal Kalla, The Literary Heritage of Kashmir, Mittal Publications (1985), p.65
  8. Dr. B. R. Suhas. SUSHRUTA. https://books.google.com/books?id=nEKFAwAAQBAJ&pg=PP18. Retrieved 14 July 2015. 
  9. Lowe, Roy; Yasuhara, Yoshihito (2016) (in en). The Origins of Higher Learning: Knowledge networks and the early development of universities. Routledge. p. PT62. ISBN 9781317543268. https://books.google.com/books?id=niExDQAAQBAJ&pg=PT62. 
  10. Gupta, Subhadra Sen (2009) (in en). Ashoka. Penguin UK. p. PT27. ISBN 9788184758078. https://books.google.com/books?id=L5ru08et_ZAC&pg=PT27. 
  11. About The Date Of Caraka, The Famous Ancient Physician (English). әлеге чыганактан 1 July 2002 архивланды. 14 June 2016 тикшерелгән. “No doubt Caraka conceived the germ theory of the causation of diseases, but he rejected the idea that germs are the only causative factors for disease. On the other hand, he had advanced the theory that it is the imbalance of dosas and vitiation of dhatus which are primary causes of diseases, and various germs may grow in the body only when they get such a congenial environment. Both for metabolic diseases and infective ones, correction of the imbalance of dosas and dhatus constitutes the basic principle of all therapeutics. This is a unique feature of the Ayurvedic concept of diseases and their management as enunciated by Caraka in his monumental work.”

Тышкы сылтамалар үзгәртү