Чана спорты – бозлы улактан зур тизлектә чана шуу. Скелетоннан аермалы буларак спортчы чанада аяклары белән алга таба урнаша, чана белән гәүдә торышын үзгәртеп идарә итә.

Чана спорты

Калгари чана-бобслей улагының старт урыны
Халыкара федерация FIL
Башка исемнәре фр. Fédération Internationale de Luge de Course, FIL
Беренче тапкыр искә алына 1883 ел
Сыйфатламасы
Категория кышкы спорт
кирәк-ярак чана
Үткәрелү урыны чана трассасы (улак)
Олимпия уеннарында 1964

Чана спорты XIX гасырның урталарында Швейцариядә Альп таулары итәгендә туган. Санкт-Мориц ял итү йортының хуҗасы Каспар Бадрутт бу спортка нигез салучы санала. 1870 елда Бадрутт төзегән чана шуу юлы бүгенге көнгә кадәр файдаланыла икән, анда хәтта ике тапкыр Олимпия ярышлары уздырылган (кара: Кышкы Олимпия уеннары 1928, Кышкы Олимпия уеннары 1948).

1883 елдан Швейцариядә чанада шуу буенча беренче ярышлар башлана, ә 1913 елда Дрезден шәһәрендә халыкара чана спорты федерациясенә нигез салына. Олимпия уеннары программасына чана спорты 1964 елдан кереп китә.

Кышкы олимпия уеннарында чана спортына охшаш төрләр дә бар, мәсәлән: бобслей һәм скелетон.

Чыганаклар үзгәртү