Хөсәен Араблинский

Хөсәен Араблинский (әзери. Hüseyn Ərəblinski), сәхнә псевдонимы, чын исеме Хөсәен Хәләфов, Хөсәен (Хөсәенбала) Мәмәд улы Хәләфов (әзери. Hüseyn Məmməd oğlu Xələfov, 1888 ел, РИ, Бакы губернасы, Бакы1919 елның 17 марты [1], Азәрбайҗан Демократик Республикасы, Бакы) — азәрбайҗан кино- һәм театр актеры, режиссер. Азәрбайҗанның беренче кино актеры, опера режиссеры, азәрбайҗан музыкаль театрына һәм һөнәри театр сәнгатенә нигез салучыларның берсе. 1918 елда Әстерхан татар театры труппасына кабул ителгән[2]. Хөсәен Араблинский — Азәрбайҗан театры тарихында, гомумән, азәрбайҗан мәдәнияте тарихында зур казанышлары булган шәхес һәм сәнгатькәр[3].

Хөсәен Араблинский
әзери. Hüseyn Ərəblinski
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Хөсәенбала Мәмәд улы Хәләфов

Туу датасы:

1881 ел(1881)

Туу җире:

РИ, Бакы губернасы, Бакы

Үлем датасы:

17 март 1919(1919-03-17)

Үлем җире:

Азәрбайҗан Демократик Республикасы, Бакы

Һөнәре:

актер, режиссер

Гражданлыгы:

Русия империясе Русия империясе
Азәрбайҗан байрагы Азәрбайҗан Демократик Республикасы

Активлык еллары:

1902—1919

IMDb:

ID 3622582

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1888 елда Бакыда диңгезче гаиләсендә туган. Әтисе иртә вафат булгач, мәдрәсәдә укуын тәмамлый алмаган. Ярлы балалары өчен ачылган «3нче рус-татар мәктәбе»ндә укый, анда педагог һәм театр белгече Хәбиббәк Мәхмүдбәков кул астындагы театр түгәрәгендә укучылар куйган спектакльләрдә катнаша. Рус телен һәм Көнбатыш Аурупа драматургиясен өйрәнә, рус театры спектакльләренә йөри.

Беренче тапкыр 1897 елда Бакыда укучылар куйган спектакльдә чыгыш ясый: Мирза Фәтхгали Ахундовның милли азәрбайҗан театрына нигез салучы, актер Җиһангир Зәйналов(азәр.) (1865–1918) куйган «Ләнкаран ханлыгы вәзире» комедиясендә кияү егет Кәрим ролендә уйный. 1905 елдан башлап, беренче азәрбайҗан театр труппаларында («Ниҗат», «Сафа» һ. б.) һөнәри актер буларак чыгыш ясый, спектакльләрнең режиссеры һәм оештыручысы була. Беренче зур роле — Нәҗәфбәк Вәзировның «Фәхретдиннең кайгысы»нда Рөстәмбәк роле. Кавказ арты, Идел буе, Төньяк Кавказ, Каспий арты шәһәрләрендә, Иранда гастрольләрдә йөри[4].

1905 елда «Мөселман актерлары җәмгыяте»нә кабул ителгән. Нәҗәфбәк Вәзировның(азәр.) (1854—1926) «Фәхретдиннең кайгысы»нда Фәхретдинне (әлеге роль актерга киң танылу китерә), Әбдерәхимбәй Һаквердиевның(азәр.) «Ага Мөхәммәт шаһ Каҗар»ында шаһны, Н. В. Гогольның «Ревизор»ында Хлестаковны, Мирза Фәтхгали Ахундовның «Хаҗи гара»сында Һейдәрбәкне, У. Шекспирның «Отелло»сында Отеллоны һ. б. рольләрне башкара.

1906 елда Дәрбәнттагы гастрольләр вакытында актер гашыйк булган яшь тамашачы кызның фамилиясен (Араблинский) сәхнә тәхәллүсе итеп алган[5].

«Ниҗат» театр труппасына баш режиссер буларак чакырыла. 1907 елдан Х. Араблинский театр режиссеры буларак эшли.

1908 елда – беренче азәрбайҗан (һәм барлык ислам дөньясының) операсының (мөгам-опера) куючы-режиссеры («Ләйлә вә Мәҗнүн»(азәр.), Гозәер Хаҗибәков, 1908, Бакы).

1916 елда кинода (телсез кино) төшкән беренче азәрбайҗан актеры («Миллионнар һәм нефть патшалыгы»нда Лютфәли бәк роле, 1916, режиссер Борис Светлов(рус.) (1880—1943))[6].

1917 елда Әстерханда Гозәер Хаҗибәковның татар телендә куелган «Аршин мал алан» спектакленың режиссеры була. Татарчага 1916 елда Зәйни Солтанов тәрҗемә иткән, рольләрдә Җәләл һәм Сара Байкиннар уйный. Шуннан бирле «Аршин мал алан» күпчелек татар театрларының репертуарына керә[7].

1918 елда Әстерхан дәүләт татар драма театры труппасына кабул ителгән[8].

Үлеме үзгәртү

1919 елның 5 (17) мартында икетуган абыйсы Әбделхалыйг котыртуы буенча Ислам Зәйналов атып үтергән. Ул вакытта бүлмәдә Хөсәен Араблинскийның хатыны, җырчы һәм гитарачы Ася Шишкина булган, ул кем атканын әйткән. Үтерүнең сәбәбе — икетуган абыйсының ир-ат актерларның хатын-кызлар ролен башкаруга тискәре мөнәсәбәте булган, дигән фикер бар, чөнки ул вакытларда хатын-кызларга театрда уйнау тыелган, һәм Х. Араблинский хатын-кызлар ролен дә башкарган. Башка фаразлар да бар[9].

Хәтер үзгәртү

  • Азәрбайҗан язучысы Сабит Рахманның(азәр.) (Сабит Мәхмүдов, 1910—1970) «Соңгы трагедия» повесте актерга багышланган.
  • Язучы Элчинның(азәр.) (1943) «Сәнгатькәр язмышы» пьесасы күренекле актерның тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйли.
  • 1968 елда Сумкаетта ачылган Сумкает дәүләт яшь тамашачы театрына актерның исеме бирелгән[10].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ərəblinski, Xələfov Hüseyn (Hüseynbala) Məmməd oğlu (1881, Bakı - 17.3.1919, Bakı). Azərbaycan Xalq Cümhuriyyəti Ensiklopediyası, 389-399нчы бит(азәр.)
  2. Әсткерхан дәүләт татар драма театры. «Милләттәшләр» сайты
  3. "Sənətkarın taleyi"nin uğurlu səhnə həyatı. 525.az, 24.05.2016(азәр.)
  4. Араблинский Гусейн Мамед оглы. Театральная энциклопедия(рус.)
  5. Ərəblinskini Tağıyev öldürtdürüb? - İDDİALARA CAVAB VERİLDİ. teleqraf.com, 2.06.2016(азәр.)
  6. Hüseyn Arablinski. imdb.com(ингл.)
  7. Татар театры (1906—1926). Тулыландырылган 2нче басма. Казан: Мәгариф, 2003. 65нче биттә. ISBN 5-7761-1316-4
  8. Әсткерхан дәүләт татар драма театры. «Милләттәшләр» сайты
  9. Ərəblinskini Tağıyev öldürtdürüb? - İDDİALARA CAVAB VERİLDİ. teleqraf.com, 2.06.2016(азәр.)
  10. Görkəmli Azərbaycan artisti Hüseyn Ərəblinskinin xatirəsini əbədiləşdirmək haqqinda(азәр.)