Еникиев Хәсән Кәрим улы 16 (29) гыйньвар 1910, Яңа Каргалы, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, Русия империясе — 17 декабрь 1984 ел, Мәскәү, ССРБ) — ССРБ галиме, селекционер-җимеш үстерү буенча белгеч, сөякле культураларның (?) сортын тикшерү һәм селекциясе буенча белгеч. Биология фәннәре докторы (1958), профессор (1960), Сталин премиясе лауреаты (1952)[2]. Сливаның 12 сортын, чиянең 13 һәм сары чиянең 4 сортын чыгара, сырганакны тикшерү белән шөгыльләнә, чиянең, сары чиянең, сливаның, сырганакның популяциясен тикшерү һәм иң яхшы төрләрен сайлау буенча экспедицияләрне оештыручы. Бакчачылык буенча берничә халыкара конференция һәм симпозиумнарда катнаша. «Сельскохозяйственная биология» журналының редколлегия әгъзасы.

Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
 СССР
Туу датасы 16 (29) гыйнвар 1910
Туу урыны Каргалы, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлем датасы 17 декабрь 1984(1984-12-17) (74 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, СССР
Һөнәр төре биолог, Селекционер, плодовод
Эшчәнлек өлкәсе селекция[d], агробиология[d][1], селекция растений[d][1] һәм плодоводство[d][1]
Эш урыны Всероссийский научно-исследовательский институт генетики и селекции плодовых растений имени И. В. Мичурина[d] һәм Всероссийский селекционно-технологический институт садоводства и питомниководства[d]
Әлма-матер Мичурин дәүләт аграр университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә профессор
Академик дәрәҗә биология фәннәре докторы[d]
Шәкертләр Григорий Тихонович Казьмин[d]
Бүләкләр
золотая медаль ВДНХ Сталин мөкәфәте Хезмәт Кызыл Байрак ордены «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакәр хезмәте өчен» медале РСФСР атказанган фән эшлеклесе

Биографиясе үзгәртү

Хәсән Кәрим улы Еникиев 1910 елның 16 (29 ) гыйнварында Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Яңа Каргалы авылында (хәзер Борай районының Яңа Каргалы авылы, Башкортстан)[3] туган, мирза Янекәевләр нәселеннән. Урта белем алгач, яшь натуралистларның Мәскәү Биостанциясендә эшкә урнаша[4]. 1930 елда И.В.Мичурин җитәкчелегендә питомникта эшләү өчен Үзәк-Кара туфраклы өлкәнең Козлов шәһәренә (хәзер Тамбов өлкәсенең Мичуринск шәһәре) күченә (башта-эшче, аннары техник була[4]), 1935 елда И.В. Мичурин исемендәге Яшелчә-җимеш институтын (хәзер Мичурин дәүләт аграр университеты)[5], 1939 елда Үсемлекчелек институты янында аспирантураны (диссертациясенең гыйльми җитәкчеләре — профессор һәм академик В.А. Рыбников һәм Н. И. Вавилов[4]) тәмамлый. 1940—1945 елларда И. В. Мичурин исемендәге Үзәк генетик лабораториядә өлкән тикшеренүче вазифасын башкара[6].

1945 елдан тормышының ахырына кадәр Мәскәү җимеш станциясендә (хәзер Бөтенрусия бакчачылык һәм үрчеткеч фәне буенча селекция-технология институты): 1945-1957 елларда өлкән эзләнүче, 1957-1967 елларда фәнни эшләр буенча директор урынбасары (1961 елдан) һәм селекция бүлеге мөдире була; 1967 елдан (башка мәгълүматлар буенча, 1968 елдан) 1984 елга кадәр лаборатория мөдире, ә аннары сөякле культуралар һәм тупса буенча төркем белән җитәкчелек итә[7][3].

1957 елда «Биологические особенности сливы и выведение новых сортов для средней полосы СССР» темасына докторлык диссертациясе яклый[8].

1984 елның 17 декабрендә Мәскәүдә вафат була[9].

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Фәнни кызыксыну өлкәсе — Русиянең урта полосасы өчен чия һәм сливаның сортиментын күтәрү (ул эчке һәм төрара гибридлаштыру, клон селекциясе, радиацион һәм химик мутагенезы ысулларын, гибрид материалны баскаладың цитологик ысулларын керә)[4]), халык, ватан һәм чит ил селекцияләрнең яхшы сортларын кертү белән шөгыльләнә[10]. Чия һәм сливаның халык селекциясенең урындагы иң яхшы өлгеләрен җыю өчен Владимир, Рәзән, Тула, Калуга, Брянск һәм Горький өлкәсенә экспедицияга бару буенча әйдәүче[4]. Товар бакчачылыгын махсуслаштыру һәм дөрес урнаштыру мәсьәләләрен эшли, эре бакчалар өчен җир сайлауда катнаша (бакчаларда сортларны тарату һәм серкәләндерүчеләрне сайлау буенча тәкдимнәр урта полосаданың агрономия өлкәсендәге кагыйдәләргә кергән)[11].

Сливаның 12, сиянең 13, сары чиянең 4 сортын чыгара[4], Владимир, Шубинка һәм Любовский чияләренең клон селекциясен үткәрә. Алынган сортларда кырыс кышларның җайсыз шартларына соң салкынга һәм торгызылу сәләтенә зур игътибар бирелә. 1978/79 елгы салкын кыштан соң селекция бүлеге хезмәткәрләре Х. К. Еникиев җитәкчелегендә гади чия (Мәскәү Гриот, Сильва, Ширпотреб, Шубинка) һәм йорт сливаның (Кызыл Скороспелка, Смолина, Тимирязев истәлеге, Кара Тула, Сухановский, Миләүшә) сортларын чыгара, алар салкыннардан зыян күргәндә югары торгызылу сәләтенә ия булуы белән аерылып тора. Кызыл Уссурий сорты (Уссурий сливасы (Prunus ussuriens)) белән Клаймекс сортын (Америка сливасы (Prunus americana)) берләштереп, төрара гибридлаштыруны уңышлы куллана, һәм салкынга чыдамлы нәтиҗәле Скороплодная сортын ала[3], ул кыш уртасында 40-°C кадәр салкынны, температура кимәленең нык аермасы булган очракта җылыдан минус 35 °C кадәр җиңел үткәрә. Агроном-полог С.Н.Саттарова белән бергә 200-дән артык чия һәм 300 артык слива сортын өйрәнә, бу культураларның 24000 артык гибридлы үсентеләрен үстерә, алар арасыннан 50 перспективалы формалары сайлап алына һәм үрчетелә[4].

Сары чиянең төньяк шартларына җайлаштырылган сортына нигез төзәүче, селекционер А.И. Евстратов белән бергә башлангыч тапкыр Үзәк төбәк өчен Фатеҗ, Черная һәм Синявская сары чияләренең беренче адаптацияле һәм сыйфатлы сортларын аера. 1975-1984 елларда селекция өчен перспективалы башлангыч формалар аерып алу максатыннан сырганакны тикшерү белән шөгыльләнә[3], кыргый сырганак популяциясен өйрәнү өчен Бурят Республикасы, Кыргызстан һәм Калининград өлкәсенә экспедицияләр оештыра[4].

Куллануга рөхсәт ителгән, селекция казанышларының дәүләт реестрына кертелгән Х.К. Еникиев, аның коллегалары һәм укучылары чыгарган сортлар[4]:

  • йорт сливасы (Prunus domestica): Занятая, Кантемировка, Тимирязев истәлеге, Зәңгәр бүләк, Смолина, Сухановка, Иртә, Миләүшә, Яичная синяя, Яхонтов
  • кытай сливасы (Prunus salicina): Скороплодная һәм Кызыл шар
  • гади чия (Cerasus vulgaris): Ассоль, Багряная, Брюнетка, Булатниковская, Мәскәү гриоты, Малиновка, Молодежная, Янекәев истәлеге, Расторгуевка, Сания, Сильва.
  • сары чия (Cerasus avium): Фатеҗ, Чермашная, Синявская.

Голландия, Бөекбритания, Канада, Италия, Франция, Югославия, Алмания һәм Норвегияда бакчачылык буенча халыкара конференция һәм симпозиумнарда катнаша. ССРБ Югары белем министрлыгы каршында Югары аттестация комиссиясе пленумы әгъзасы, ВАСХНИЛ бакчачылык секциясе һәм РСФСР Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршында җимеш, җиләк һәм йөзем сортларын сынау буенча Дәүләт комиссиясе әгъзасы, «Сельскохозяйственная биология» журналының редколлегиясенә керә[4][3].

4 фән докторы һәм 12 кандидатның гыйльми җитәкчесе[4].

170 тән артык гыйльми эш яза[3]. Кайбер эшләре:

  • Анзин Б. Н., Еникеев Х. К., Рожков М. И. Слива. — Москва : Сельхозгиз, 1956. — 460 с.;
  • Еникеев Х. К. .
  • Достижения селекции плодовых культур и винограда. — Москва : Колос, 1983. — 334 с.

Танылуы һәм бүләкләре үзгәртү

«Слива, абрикос, кара җиләк, карлыган, бакча каен җиләгенең һәм крыжовникның яңа кыйммәтле сортларын производствога кертүе өчен» Сталин премиясе лауреаты (1952) РСФСР-ның атказанган фән эшлеклесе (1982). Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1949)[11],

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында күрсәткән фидакарь хезмәт өчен» медале, И.В. Мичурин исемендәге алтын медаль, ССРБ ВДНХ-ның алтын медале белән бүләкләнә[12][4][3].

Хәсән Кәрим улы истәлегенә гыйльми конференцияләр үткәрелә; аның 105 яше тулуы уңаеннан «Селекция косточковых культур: направления, задачи и перспективы развития» гыйльми конференция карарында «селекция һәм сөякле культуралар генетикасы үсешенә аерым зур өлеш керткәне һәм эшләрнең аерым фәнни һәм практик әһәмияте» билгеләнә[13].

Жуковская һәм Коринка төрләрен берләштерүдән алынган сорт аның хөрмәтенә «Еникиев истәлеге» дип атала[14].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Czech National Authority Database
  2. Енике́ев/ А. Ю. Куленкамп//Большая российская энциклопедия [Электронный ресурс].— 2016.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 Гиричев и др., 2010
  4. 4,00 4,01 4,02 4,03 4,04 4,05 4,06 4,07 4,08 4,09 4,10 4,11 Данилова, 2015
  5. ЕНИКЕЕВ Хасан Каримович // Башкирская энциклопедия — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
  6. Енике́ев/ А. Ю. Куленкамп//Большая российская энциклопедия [Электронный ресурс].— 2016.
  7. Енике́ев / А. Ю. Куленкамп//Большая российская энциклопедия [Электронный ресурс].— 2016.
  8. Еникеев, Хасан Каримович. Биологические особенности сливы и выведение новых сортов для средней полосы СССР (Текст): Автореферат дис., представленной на соискание ученой степени доктора биологических наук. Эл. каталог РГБ. 2020-05-06 тикшерелгән.
  9. Енике́ев / А. Ю. Куленкамп//Большая российская энциклопедия [Электронный ресурс].— 2016.
  10. Енике́ев/ А. Ю. Куленкамп //Большая российская энциклопедия [Электронный ресурс].— 2016.
  11. 11,0 11,1 Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Юрий Осипов. — М., 2004—2017.
  12. Еникеев Хасан Каримович, селекционер. Энциклопедия «Тамбовский край» (24.09.2012). 2020-05-06 тикшерелгән.
  13. Научная конференция «Селекция косточковых культур: направления, задачи и перспективы развития», посвящённая 105-летию со дня рождения доктора биологических наук, профессора, заслуженного деятеля науки Хасана Каримовича Еникеева. ФГБНУ «Всероссийский селекционно-технологический институт садоводства и питомниководства». 2020-05-19 тикшерелгән.
  14. Сорт: Вишня, Памяти Еникеева. ФГБНУ ВНИИСПК. 2020-05-06 тикшерелгән.

Әдәбият үзгәртү

  • Данилова А. А., Морозова Н. Г., Симонов В. С. {{{башлык}}} // Плодоводство и ягодоводство России : Журнал. — Т. 42. — С. 34—43. — ISSN 2073-4948.
  • Гиричев В. С., Морозова Н. Г., Симонов В. С., Упадышева Г. Ю. {{{башлык}}} // Садоводство и виноградарство. — № 1. — С. 4—5.
  • Садоводы-ученые России : (Краткий биогр. справ.) / Под общ. ред. Е. Н. Седова. — Орел: ВНИИСПК, 1997. — 439 с. — ISBN 5-900705-10-2.
  • Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998. — 703 с.
  • Гиричев В. С., Марченко Л. А. История развития отдела селекции, генетики и сортоизучения плодовых и ягодных культур и результаты его работы // Плодоводство и ягодоводство России. — 2010. — Т. XXV. — С. 98-121.
  • Куликов И. М., Принева Л. А. Научное обеспечение отрасли садоводства Нечерноземья за 80 лет // Плодоводство и ягодоводство России. — 2010. — Т. XXV. — С. 15-97.
  • Морозова Н. Г., Симонов В. С. Самоплодные сорта — залог стабильного плодоношения сливы // Плодоводство и ягодоводство России. — 2012. — Т. XXIX. — С. 39-46.
  • Михеев А. М., Морозова Н. Г., Симонов В. С. Селекция косточковых культур на зимостойкость и устойчивость к болезням в Нечерноземной зоне // Садоводство и виноградарство. — 2005. — № 5. — С. 29-30.
  • Михеев А. М. Пример для подражания // Садоводство и виноградарство. — 2010. — № 1. — С. 5.

Сылтамалар үзгәртү