Хәния Фәрхи

татар эстрада җырчысы

Хәния Фәрхи, Биктаһирова Хәния Фәрхислам кызы (30 май 1960, Салаюа, Башкортстан АССР27 июль 2017, Салаюа, Башкортстан) — татар эстрада җырчысы.

Хәния Фәрхи
Тугандагы исеме

Хәния Халидуллина

Тулы исеме

Хәния Фәрхислам кызы Биктаһирова

Туу көне

30 май 1960(1960-05-30)

Туу урыны

БАССР, Тәтешле районы, Салаюа
ССБР байрагы СССР

Үлү көне

27 июль 2017(2017-07-27) (57 яшь)

Үлү урыны

Югары Салаюа, Бадряшевский сельсовет[d], Тәтешле районы, Башкортстан, Россия

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

ССБР байрагы СССРРоссия байрагы Русия

Һөнәрләр

җырчы

Моң

сопрано[d]

Кораллар

тавыш[d]

Жанрлар

татар эстрадасы

Псевдонимнар

Хәния Фәрхи

Коллективлар

«Бәйрәм»

Хезмәттәшлек

Газинур Фарукшин, Салават Фәтхетдинов, Урал Рәшитов, Әлфис Кыямов, Рифкать Сәйфетдинов

Лейбллар

Татарстанның халык артисты

Бүләкләр
Татарстан Республикасының халык артисты Татарстан Республикасының атказанган артисты "Qazannıñ 1000 yıllığı istälegenä" medal "Фидакарь хезмәт өчен" медале

Биографиясе үзгәртү

Хәния Фәрхлислам кызы Биктаһирова (кыз фамилиясе Халидуллина) 1960 елның 30 маенда Башкортстан АССРның Тәтешле районы Югары Салаюа исемле кечкенә татар авылында туган.

Мәктәпне күрше Бәдрәш авылында тәмамлаганнан соң Мәскәүгә китә. Мәскәү туку училищесында укый, аннары Текстиль институтына һәм параллель рәвештә Ипполитов — Иванов исемендәге музыка училищесына укырга керә. Хәния Халидуллина, Мәскәү түрәләре ничек бетерергә тырышмаса да, таш астыннан диярлек чыккан татар үзешчән музыка коллективында,[1] Пятницкий исемендәге рус хорында катнаша.

Музыкаль училищега укырга керү нияте белән, Казанга кайта. Ләкин, имтиханнарга соңга калу сәбәпле, Хәния театр училищесына, Р. М. Батуллин курсына, укырга керергә була. 1985 елда тәмамлый.[2] Драма актрисасы буларак, Хәния Галиева фамилиясе белән 1985-89 елларда Республика күчмә театрында уйный.

1989—1991 елларда Мәскәү өлкә филармониясенең «Бәйрәм» ансамблендә эшли (сәнг. җитәкчесе — Р.Сәйфетдинов). Сәхнә өчен әтисенең исемен кыскартып, Хәния Фәрхи булып чыгышлар ясый. Сүзләрен үзе язган Сагынам сине, Питрәч җыры Хәниянең визит карточкасына әйләнә.

1991 елда Мәскәүдән Чаллыга күченеп китә. Чаллыда «Бәйрәм» исеме белән яңа коллектив оеша, анда Газинур Фарукшин, Әлфис Кыямов кебек җырчылар катнаша. Җырчы үзе Фәрхи - Биктаһирова буларак чыгыш ясый башлый.

2000 елдан Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда эшли, ә 2006 елдан «Бәйрәм» театр-студиясенең сәнгать җитәкчесе була.

Соңгы елларда җырчының сәламәтлеге начарлана, 2012 елда ул баш миендә авыр операция кичерә. Моңа зур популярлык белән бәйле йөкләнешләр сәбәп булган. Шуңа бәйле рәвештә артист иҗади карьерасын тәмамларга ниятли, әмма, аның сүзләренә караганда, аны «сәхнә җибәрмәгән».

Хәния Фәрхи 2017 елның 27 июлендә туган авылында йөрәк өянәгеннән вафат була. Казан шәһәренең Яңа бистә зиратында җирләнгән.

Гаилә хәле үзгәртү

Беренче ире — театр училищесында курсташы, театрдагы хезмәттәше Фәнәвил Галиев. Уртак кызлары — Алия Гәрәева. Кәрим Тинчурин (элекке Күчмә) театрына яңа режиссер килгәч, Хәния Галиева труппадан кыскартыла. Бу аерылушуга бер сәбәп була, чөнки Хәния, кызын алып Мәскәүгә китә.

Икенче ире — Чаллы кешесе Габделхәй Биктаһиров (Биектау районында туган). Габделхәй, үз эшен — Чаллы предприятиесендәге баш инженерлык вазифасын ташлап, Хәниянең директоры һәм продюсерына әйләнә. Уртак кызлары — Алсу туа.

Иҗаты үзгәртү

Аеруча танылган җырлары: «Әлдермешкә кайтам әле», «Сагынам сине Питрәч», «Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә», «Онытылыр димә», «Казан кичләре», «Кышкы чия», «Уфа-Казан».

«Сагынам сине Питрәч», «Рәхмәтлемен гомеремә», «Уртак яр кирәкми», «Арала бу газаптан» җырларына сүзләр авторы — Хәния үзе.

Дискографиясе үзгәртү

  • Бәхеткә түзеп кара (2000 ел)
  • Тормыш җыры 2 (2002 ел)
  • Җырларымда сезнең язмышлар (2003 ел)
  • Кышки чия (2004 ел)
  • Мәңге гашыйк калыйк әле (2005 ел)
  • MP3 коллекция (2006 ел)
  • Яшик әле! (2006 ел)
  • Рәхмәт сиңа, җырым! (2008 ел)
  • Яхшысын сайлап кына (2009 ел)
  • Гомерләрне үлмәс җыр итәек (2010 ел)

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

  • Казанның Бауман урамында Татар йолдызлары аллеясына Хәния Фәрхи йолдызы куелган.
  • Башкортстанның Тәтешле районы үзәге Югары Тәтешле авылының яңа микрорайонындагы урамга Хәния Фәрхи исеме бирелә [3].
  • Аның хөрмәтенә Югары Тәтешле тарихи-туган якны өйрәнү музеенда (Югары Тәтешле, Ленин ур., 86) экспозицияләр залы (музее) ачылган [3][4]
  • 2018 елдан башлап татар һәм башкорт җырларын башкаручыларның (2022 елдан ― халыкара) фестиваль-конкурсы үткәрелә [3].
  • 2022 елның 30 маенда Югары Тәтешле авылында Хәния Фәрхигә һәйкәл ачылган (һәйкәлнең авторы ― скульптор Хәлит Галиуллин, химаяче ― Камил Ибәтуллин, «Мегабит» ҖЧҖ директоры)[3][5][6].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү