Хәлим Сабит Шибай (1883, Кече Тарханлы Лабит авылы, Сембер губернасы, Россия империясе1946 елның 27 декабре, Әнкара, Төркия) — татар чыгышы төрек дин әһелләре һәм журналисты.

Хәлим Сабит
Туган 1883
Сембер губернасы, Россия империясе
Үлгән 27 декабрь 1946(1946-12-27)
Әнкара, Төркия
Күмү урыны Җәбәче Асри зираты[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
 Госман империясе
 Төркия
Әлма-матер Истанбул университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Истанбул университеты

Биография үзгәртү

Сабит Хәлим Шибай 1883 елда Сембер губернасына кергән Кече Тарханлы Лабит авылында Сабирҗан Сабитов һәм аның хатыны Хәят ханым гаиләсендә туа[1]. 1890 елдан 1897 елга кадәр Самарда башлангыч һәм урта белем ала[1], шуннан соң Олы Тархан авылында урнашкан «Халимия» мәдрәсәсендә укый. Рус мәктәбен тәмамлап, Ырынбурда урнашкан «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыта.

1904 елда Истанбулга күчә. Анда ул укыган улем Габделфәттах Дагыстанлыдан иҗазә ала. 1910 елда Истанбул университетын тәмамлый, шул ук елны имтихан тапшырганнан соң сертификацияләнгән Мөдәррис була. Истанбул университеты студенты буларак, «Сират-ы мустакыйм», шулай ук Эшреф Эдип чыгара торган «Себиль ур-Решад» (Чын юнәлеш юлы) басмаларында басыла[2].

Бераздан Россиягә кайта. Россиядә ул Зөләйха Абдурразаковага өйләнә. 1911 елның октябрендә Истанбулга кайта. Төркиягә кайткач, Геленбеви лицеенда дин гыйлеме укыта. 1914 елдан Истанбул университетында укыта. Зия Гекальп тәкъдимен файдаланып, 1915—1919 елларда шул ук университетның әдәбият факультетында укыта.

1914—1918 елларда «Бердәмлек һәм прогресс» партиясе тарафыннан иганә ителгән «Ислам меджмуасы» журналы чыгара. Журналда Ризаэддин Фәхреддин, Муса Бигиев, Зия Гёкальп, Әхмәт Агаев, Әхмәт Рәсим Аталай, Бурсалы Мәхмәт Тахир, Мәхмүтфуат Туктаров, Фатих Әмирхан, Мехмед Фуад Кепрюлюзадә, О. Сейфетдин басыла. Ул язган мәкаләләре өчен, Хәлим Сабит төрки-ислам бердәмлеген пропагандалаган, ул тюркист в чалме» буларак билгеле була.

1919—1939 елларда эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнә, берничә илдә була. Сугыш башлану белән Төркиягә кайта. 1944 елга кадәр «ислам энциклопедиясе»н төзүдә катнаша.

«Тюрк оджагы» оешмасына керә, төрки фәнни җәмгыять секретаре вазыйфасын башкарган. 4 өлештән торган «Ильми халь» китабын, шулай ук «Ислам энциклопедиясе» өчен берничә мәкалә язган. Төрки-татар комитетын төзүдә катнаша[2].

Гомер ахырында Дин эшләре идарәсендә эшли. 1946 елның 27 декабрендә Әнкарада вафат була. Джебеджи Асри зиратында җирләнгән[2].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Научный Татарстан
  2. 2,0 2,1 2,2 «Тюркист в чалме»: Халим Сабит Шибай(үле сылтама)