Хәлимә Корбанаева

Хәлимә Корбанаева (27 декабрь 1900 ел2 апрель 1972 ел) — педагог. ССРБ-ның 3‑нче чакырылыш Югары Советы депутаты. ВКП(б) әгъзасы. РСФСР мәктәбенең атказанган укытучысы (1949). Ленин ордены кавалеры (1949).

Хәлимә Корбанаева
Туган 27 декабрь 1900(1900-12-27)[1]
Ырынбур өязе[d], Ырынбур губернасы, Россия империясе яки Туембәт, Максютовский сельсовет[d], Күгәрчен районы, СССР[1]
Үлгән 2 апрель 1972(1972-04-02) (71 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Һөнәре педагог
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Биографиясе үзгәртү

Хәлимә Абдулла кызы Корбанаева 1900 елның 27 декабрендә Ырынбур губернасының Ырынбур өязе[2] Туембәт авылында туган. Башкорт АССР-ның халык язучысы Зәйнәб Биишеваның 8 яшькә олырак бертуган апасы .Гаиләдә 5 бала булган. Аларның ата-анасы яшьли вафат була.

Хәлимә Абдулла кызы — Зәйнәб Биишеваның киң билгеле «Кимсетелгәннәр» романында Бибеш образы прототибы.

1939 елда К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлаган.

1918 елда Кыпчак кантоны, Морак районы мәктәпләрендә хезмәт юлын башлый.

1934-55 елларда Уфа мәктәпләрендә эшли. 1937 елдан бирле 9 нчы башкорт урта мәктәп‑интернатында укыта.Бу Уфада 1937 елда ачылган тәүге башкорт мәктәбе була. Хәлимә Абдулла кызы аны оештыручылар һәм ачучылар рәтендә булган. Шуңа кадәр Уфада тик татар мәктәпләре булган, башкорт балалары шунда укыган [3]

ССРБ-ның 3‑нче чакырылыш Югары Советына депутат итеп сайлана.

Башкорт теле укытучылары өчен методик әсбаблар авторы.

1972 елның 2 апрелендә Уфада

вафат була һәм шунда җирләнә.

Гаиләсе һәм туганнары үзгәртү

  • Ике баласы булган. Кызы - медицина фәннәре докторы, БАССР‑ның атказанган табибы, БАССР‑ның сәламәтлек саклау отличнигы Корбанаева Флора Шәйхи кызы

Улы - Корбанаев Җаек Шәйхи улы, хирург, 1970 елдан Ангола халык республикасында эшли.

  • Бертуган сеңлесе Биишева Зәйнәб Абдулла кызы — башкорт прозаигы, шагыйрь, драматург һәм тәрҗемәче. Башкорт АССР-ының халык язучысы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.
  • Ике туган энесе Бейешев Әкрәм Гыйбадулла улы — филология фәннәре кандидаты, тел галиме, тарихчы, "Башкорт теленең картотекасы", "Башкорт теленең аңлатмалы сүзлеген" төзүче.
  • Ике туган энесе Биишев Фуат Гыйбадулла улы, күренекле тележурналист, беренче телесериаллар сценарий авторы, "Кинйә" телефильмының сценарий авторы (Гали Ибраһимов романы буенча).

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Ленин ордены (1949).
  • РСФСР мәктәбенең атказанган укытучысы (1949)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Башкорт энциклопедиясеБашкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит — ISBN 978-5-88185-053-1
  2. Хәҙер Башҡортостан Республикаһының Күгәрсен районы
  3. Живые цветы памяти. 100-летие Халимы Бейешевой-Курбанаевой. 2001г.

Сылтамалар үзгәртү

  • Корбанаева Хәлимә Абдулла кызы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 24 декабрь 2020)

Шулай ук карагыз үзгәртү

Видео үзгәртү

  • YouTube сайтында Видео Живые цветы памяти. 100-летие Халимы Биишевой-Курбанаевой. 2001г.