Хәй Фәхри (рус. Фахреев) — театр артисты. БАССР атказанган (1974), РСФСР атказанган артисты (1991).

Хәй Фәхри
Туган телдә исем Габделхәй Гыймади улы Фәхриев
Туган 4 сентябрь 1929(1929-09-04)
Яңгырчы, Стәрлебаш районы, БАССР
Үлгән 31 август 1991(1991-08-31) (61 яшь)
Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы РСФСРССРБ
Һөнәре артист

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Хәй (Габделхәй) Гыймади улы Фәхриев 1929 елның 4 сентябрендә Стәрлебаш районының Яңгырчы авылында дөньяга килә Габделхәй мәктәп елларында ук авылда, мәктәптә үткәрелгән барлык чараларда катнашып йөри. Сугыштан соңгы елларда авыл үзешчәннәре ат, ә кайчагында сыер җигеп күрше авылларга спектакль, концертлар белән чыгалар уйныйлар. Хәйнең сәхнә осталыгын Газыйм Тукаев күреп кала һәм аны укырга барырга күндерә.

Уфа театраль-художество училищесына имтиханнар тапшырырга килгәч, аны хәтта беренче курсны үткәреп, шундук икенче курска укырга алалар. Хезмәт юлын яшь актер Кыйгы районының колхоз-совхоз театрында башлый. Авыргазы районы колхоз-совхоз театрында да берникадәр эшләү дәверендә чын талант иясе булып таныла. Стәрлебаш районы мәдәният бүлегендә художество җитәкчесе булып эшли. Соңрак ул Салават башкорт драма театрында актер булып эшли башлый. 1970 елдан Уфада.

Иҗаты үзгәртү

Башкорт дәүләт академия драма театрында киң амплуадагы, көчле темпераментлы актер тамашачылар мәхәббәтен яулый. Башкортстанның һәм Русиянең халык артисты Хәй Фәхриев 40 ел сәхнәдә эшләү дәверендә 120 төрледән-төрле образлар иҗат итте.

Аларның берничәсен генә атау да, артист таланты тудырган онытылгысыз характерларны күз алдына бастырыр. Мәсәлән: Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” спектакленнән – Дәрвиш, Әсгать Мирзаһитовның “Аналар көтәләр улларын”нан – Гыйльмияр, Хәбибулла Ибраһимовның “Башмагым” спектакленнән – Кәрим бай, Азат Абдуллинның “Унөченче председатель” спектакленнән – председатель Сәгадиев. Хәй Фәхриев 1991 елның 31 августында вафат булды. Стәрлебаш районының бер урамы Хәй Фәхриев исемен йөртә.

Чыганак үзгәртү