Хәбибрахман Атласов

Атласов Хәбибрахман Габдрахман улы (14 гыйнвар, 1878 ел15 декабрь, 1949 ел) — земство табибы, сәламәтлек саклауны оештыручы. РСФСРның (1944) һәм Башкортстан АССРының (1940) атказанган табибы.

Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
Туу датасы 14 гыйнвар 1878(1878-01-14)
Туу урыны Ырынбур губернасы, Ырынбур янарал-гөбернатырлыгы[d], Россия империясе
Үлем датасы 15 декабрь 1949(1949-12-15) (71 яшь)
Үлем урыны Уфа, РСФСР, СССР
Һөнәр төре табиб
Әлма-матер Казан Император университеты

Биографиясе үзгәртү

Хәбибрахман Габдрахман улы Атласов 1878 елның 14 гыйнварында Ырынбур губернасының Ырынбур өязе Сәет посады (хәзерге Ырынбур өлкәсе Сакмар районы) Татар Каргалысы авылында туган.

1904 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң Ырынбур губернасы Верхнеурал өязе Сермән авылы участка хастаханәсе мөдире. 1908 елдан алып шул ук губернаның Орск өязе Темәс авылында эшли. 1914-21 елларда туган авылында баш табиб сыйфатында хезмәт итә. 1919-22 елларда кайтмалы һәм чабыртмалы тифларны, вабаны бетерүдә, ачыгучыларга туклану пунктлары оештыруда катнаша.

1922 елдан бирле Уфадә хөкем‑медицина эксперты, Уфа кала Советы башкарма комитеты сәламәтлек саклау бүлегенең 6-нчы амбулаториясе мөдире, 1936-42 елларда Уфа үзәк поликлиникасында табиб‑киңәшче, 1943-49 елларда «Башнефть»та үзе оештырган поликлиникасында баш табиб булып эшли.

Җөмһүрият тире-венерология диспансерында Башкортстан Республикасының бүлмә-музее бар. Анда аерым китаплар бүлегендә яңарак табылган ике уникаль экспонатның берсе - сифилис турында 1901 елда ук чыккан «ﺳﻴﻔﻴﻠﻴﺲ ﻳﺎﻳﺴﻪ ﺁﻭﺮﻭ ﻳﻤﺎﻥ» − «Мәкерле авыру яки сифилис» дигән китапның күчермәсе, аның авторы Атласов Хәбибрахман Габдрахман улы булган.[1]

1949 елның 15 декабрендә Уфа шәһәрендә вафат булган.

Гаиләсе үзгәртү

  • Хатыны - Гөлшат Җомагыл кызы Корбанова.

Мактаулы исемнәре үзгәртү

  • ике «Мактау Билгесе» ордены (1943, 1949).

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү