Хызыр (tat. lat. Xızır(үле сылтама), حضر, үл. 1361) - Алтын Урда ханы (1360-1361). Алтын Урданың бөек чуалышы чорында идарә иткән хан.

Хызыр
Алтын Урданың ун беренче ханы
Вазыйфада
1360–1361
Аңа кадәр Нәүрүзбәк
Дәвамчысы Тимер Хуҗа
Җучи Олысының ун алтынчы хакиме

Үлгән 1361(1361)
Әти Сасы-Бука[d]
Алтын Урда чәчәк ату чорында, 14 гасыр

Тарих үзгәртү

Хызыр Ак Урдадан чыккан.

1359 елның ахырында Шибани (Җучи бишенче улы) нәселеннән чыккан Хызыр үзене Гөлистан хакиме итеп игълан иткән.

Хызыр 1360 елда Нәүрүзбәк биләмәләренә һөҗүм иткәч аны Алтын Урда тәхетеннән бәреп төшергән, хатынын Тайдулыны һәм яклыларын үтергән һәм тәхеткә утырган.

Рус Олысы эшләренә актив катнаша.

Гөлистан, Сарай әл-Җадид, Хорезм, Азак шәһәрләрендә Хызыр исеме белән тәңкәләр сугылганнар.

Чуалыш дәверен туктый алмаган. Хызырның өлкән улы Тимер Хуҗа түнтәрелешне оештырган һәм Хызырны тәхеттән бәреп төшергән.

Түнтәрелеш нәтиҗәсендә Тимер Хуҗа Алтын Урда тәхетенә утырган.

Моны да карагыз үзгәртү

Элгәре:
Нәүрүзбәк
Алтын Урда ханы

1360-1361
Аннары:
Тимер Хуҗа

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
  • Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
  • Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.