Ху Җинтау (1942 елның 21 декабре, Тайҗоу, Җаңсу вилаяте, Кытай) — Кытай дәүләт эшлеклесе. 1964 елдан башлап Кытай коммунистик фиркасе әгъзасы. Бейҗиң университетын бетергән (1965). Хезмәт юлын Гәнсу вилаятендәге һидроэлектростанса төзелешендә башлаган. 1974 елдан Гәнсу вилаятендә төзелеш буенча фирка комитеты сзркәтибе, 1980 елдан фирка комитеты рәисе урынбасары, 1982 елдан Гәнсу вилаяте коммунистик яшьләр берлеге комитеты сәркәтибе, 1984 елдан беренче сәркәтибе, 1985 елдан Гуйҗоу вилаяте, 1988 елдан Тибет мохтар районы фирка комитеты сәркәтибе. 1992 елдан Кытай КФ ҮК Сәяси бюросы даими комитеты һәм сәркәтибият әгъзасы итеп сайланган. Кытай КФ ҮК каршындагы фирка мәктәбе директоры (1993-2002), КХҖ Рәисе урынбасары (1998-2002), Кытай КФ ҮК хәрби шурасы рәисе урынбасары, КХҖ Үзәк хәрби шурасы рәисе урынбасары (1999-2002), рәисе (2004-2013). 2002 елның ноябреннән 2012 елга кадәр Кытай КФ ҮК баш сәркәтибе. 2003-2013 елларда КХҖ Рәисе.

Ху Җинтау
Туган телдә исем Lua хатасы: expandTemplate: template "lang-zh-cn" does not exist.
Туган 21 декабрь 1942(1942-12-21)[1][2] (81 яшь)
Цзянъянь[d], Тайчжоу[d], Кытай
Яшәгән урын Жуңнәнхай[d]
Ватандашлыгы  Кытай
Әлма-матер Тайҗу югары мәктәбе[d] һәм Чиңһуа үнивирситите[d]
Һөнәре сәясәтче, инженер
Сәяси фирка Кытай камунислар фиркасе[d][3]
Җефет Лю Юнцин[d]
Балалар Ху Хайфэн[d] һәм Ху Хайцин[d]

 Ху Җинтау Викиҗыентыкта

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү