Хуан Гуайдо, Хуа́н Хера́рдо Гуайдо́ Ма́ркес (исп. Juan Gerardo Guaidó Márquez, 1983 елның 28 июле, Венесуэла, Варгас штаты, Ла-Гуайра) — Венесуэла сәясәтчесе, дәүләт эшлеклесе, Варгас штатыннан федераль депутат (2016 елдан). Венесуэла милли ассамблеясы спикеры (2019 елның 9 гыйнварыннан). 2009 елның 11 гыйнварында Венесуэла милли ассамблеясе Хуан Гуайдоны илнең күчеш чоры президенты итеп игълан итә[1]. Дөнья илләре, мәсәлән, Аргентина[2], Бразилия[3], Гаити[4], Гватемала[5], Гөрҗистан[6], Канада[7], Колумбия[8], Коста-Рика[9], Панама[10], Парагвай[11], Перу[12], Пуэрто-Рико[13], АКШ[14][15], Чили[16], Эквадор[17] хөкүмәтләре, Америка дәүләтләре оешмасы рәисе Луис Алмагро[18][19][20] (оешма үзе түгел[21]) Гуайдоны Венесуэланың күчеш чоры президенты дип таныса, Мадуроның вәкаләтен БМО әгъзаларыннан РФ, Кытай, Иран, Мексика, Куба, Төркия, Сальвадор таный. Шулай ук илнең Кораллы Көчләре Мадуро ягында икәнен белдерә.

Хуан Гуайдо
Венесуэланың
76нчы (күчеш чоры) президенты
(бәхәсле)
Вазыйфага керешкән
2019 елның 23 гыйнвары
Венесуэла милли ассамблеясе спикеры
Вазыйфага керешкән
2019 елның 9 гыйнвары
Аңа кадәр Омар Барбоса
Шәхси мәгълүмат
Туган 28 июль 1983(1983-07-28) (40 яшь)
Венесуэла, Варгас, Ла-Гуайра
Сәяси фирка VP
Җефет Росалес Фабиана[d]
Белем Андрес Беллоның католик университеты,
GWU

2019 елның 23 гыйнварында башкалада күп санлы кеше катнашында узган митингта үз-үзен Венесуэла президенты вазифаларын башкаручы дип атый.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1983 елның 28 июлендә Венесуэланың Варгас штаты үзәге, Кариб диңгезе буенда урнашкан Ла-Гуайра шәһәрендә 8 балалы гаиләдә туган. Әтисе — авиаширкәт очучысы, әнисе — укытучы. Бер бабасы — Венесуэла милли гвардиясе сержанты, икенчесе — Венесуэла флоты капитаны. 1999 елның 1517 декабрендә булган табигать бәла-казасы (шуышма, су басу, сил) нәтиҗәсендә гаиләсе вакытлыча йорт-җирсез кала. Урта мәктәпне (2000), «сәнәгать инженеры» белгечлеге буенча Андрес Беллоның католик университетын (2007) тәмамлаган. АКШта Җорҗ Вашингтон университетында (en) белем алган.

Сәяси эшчәнлеге үзгәртү

1999 елның декабрендә туган ягы - Варгас штатында булган табигать бәла-казасы нәтиҗәләрен бетерү өчен Уго Чавес хөкүмәтенең җитди адымнар ясамавы Гуайдоның сәяси карашларын формалаштыра, аны оппозиция тарафдары итә. Студент елларында сәяси хәрәкәттә катнаша башлый. 2009 елда социал-демократия тарафдары булган Венесуэланың Халык ихтыяры фиркасен оештыручыларның берсе була.

 
Гуайдо яклы илләр куе зәңгәр төс, Мадуро яклы илләр куе кызыл төс белән бирелгән

2010 елның 26 сентябрендә узган парламент сайлауларында альтернатив федераль депутат итеп сайлана.

2015 елның 6 декабрендә узган парламент сайлауларында милли ассамблеягә сайлана.

2019 елның 5 гыйнварында Венесуэланың милли ассамблеясе (парламенты) Хуан Гуайдоны ассамблея рәисе итеп сайлый[22].

Илдә дәвам иткән конституция һәм икътисад кризисы фонында 2019 елның 23 гыйнварында күп санлы кеше катнашында узган митингта үз-үзен Венесуэла президенты вазифаларын башкаручы дип атый. АКШ президенты Д. Трамп Гуайдоны Венесуэланың күчеш чоры президенты итеп тануын белдерә[23]

Венесуэла генераль прокуроры Уильям Сааб Х. Гуайдога карата җинаять эше кузгата[24]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Глава парламента Венесуэлы заявил, что конституция позволяет ему исполнять полномочия главы государства. NEWSru.com, 11.01.2019(рус.)
  2. Argentina's Macri recognizes Guaido at interim Venezuelan leader. Reyter, 23.01.2019(ингл.)
  3. Juan Guaidó se declara presidente da venezuela e tem apoio do brasil. VEJA, 12.01.2019
  4. Haïti reconnaît Juan Guaido comme le président du Venezuela 2019 елның 26 гыйнвар көнендә архивланган.. Loop Haiti, 24.01.2019(фр.)
  5. Guatemala recognizes Guaido as Venezuela president - foreign minister. Reyters, 23.01.2019(ингл.)
  6. Гөрҗистан Гуайдоны рәсми рәвештә Венесуэла президенты буларак таныды. ТАСС, 24.01.2019 (рус.)
  7. Canada will recognize Juan Guaido as Venezuela’s president, follows move by U.S. to do the same. Globalnews, 23.01.2019 (ингл.)
  8. Colombia recognizes opposition lawmaker Guaido as Venezuela's president. Reyters, 23.01.2019(ингл.)
  9. Costa Rica president says recognizes Guaido as Venezuelan leader. Reyters, 24.01.2019(ингл.)
  10. Panamá reconoce a Juan Guaidó como presidente encargado de Venezuela. TVN,23.01.2019(исп.)
  11. Marito Abdo. Paraguay expresa su apoyo al presidente encargado de Venezuela @jguaido Cuenten con nosotros para abrazar de nuevo la libertad y la democracia. tvitter, 23.01.2019(исп.)
  12. Peru recognizes Guaido as Venezuela's interim president. Reyter, 23.01.2019(ингл.)
  13. Rosselló recognizes Juan Guaidó as interim president of Venezuela. Primera Hora, 18.01.2019(исп.)
  14. Pompeo: Felicitamos a la Asamblea Nacional por declarar usurpador a Maduro. La Patilla, 23.01.2019(исп.)
  15. Venezuela: Trump recognises opposition leader as president(үле сылтама). The Guardian, 23.01.2019(ингл.)
  16. Chile recognizes opposition leader Guaido as Venezuela's president. Reyters, 23.01.2019(ингл.)
  17. Lenín Moreno: Ecuador reconoce como presidente (i) de Venezuela a Juan Guaidó y augura que llame a elecciones. El Comercio, 23.01.2019(исп.)
  18. Venezuela: opposition leader declares himself ready to assume presidency. The Guardian, 23.01.2019(ингл.)
  19. Juan Guaidó: Me apego a los artículos 333, 350 y 233 para lograr el cese de la usurpación y convocar elecciones libres con la unión del pueblo, FAN y comunidad internacional 2019 елның 2 май көнендә архивланган.. Венесуэльская национальная ассамблея, 23.01.2019(исп.)
  20. Parallel govt emerging in Venezuela. Argus Media, 23.01.2019
  21. Commentary: The OAS dangerously in disarray 2019 елның 1 март көнендә архивланган.. Caribbean News Now, 23.01.2019(ингл.)
  22. Парламент Венесуэлы бросил вызов Мадуро и избрал нового лидера. nv.ua, 6.01.2019 (рус.)
  23. Трамп Гуаидоны Венесуэла президенты итеп таныды. ria.ru, 23.01.2019(рус.)
  24. США осудили Венесуэлу за расследование в отношении Гуайдо. Радио Свобода, 29.01.2019(рус.)

Сылтамалар үзгәртү