Пла Хосефина (исп. Josefina Pla, 1903-1999) — Парагвай шагыйре, драматургы, шулай ук хикәяләр һәм романнар авторы, әдәби тәнкыйтьче. Нәфис керамика белән уңышлы шөгыльләнгән.

исп. Josefina Plá[1]
Сурәт
Җенес хатын-кыз[2][3]
Ватандашлык  Парагвай
 Испания
Тугандагы исем исп. María Josefina Teodora Plá Guerra Galvani[1]
Туу датасы 9 ноябрь 1903(1903-11-09)[3]
Туу урыны Лобос[d], Ла-Олива, Лас-Пальмас[d], Канар утраулары, Испания
Үлем датасы 11 гыйнвар 1999(1999-01-11) (95 яшь)
Үлем урыны Асунсьон, Парагвай
Җирләнгән урыны Recoleta Cemetery, Asuncion[d]
Ире яки хатыны Julián de la Herrería[d][4]
Язма әсәрләр теле испан теле
Һөнәр төре шагыйрь, сынчы, язучы, журналист, керамист, тарихчы
Эшчәнлек өлкәсе шигърият
Әгъзалык International Academy of Ceramics[d][5]
Жанр лирическая поэзия[d]
Бүләкләр
Автор буларак авторлык хокуклары халәте әсәрләре авторлык хокуклары белән якланган[d]
 Хосефина Пла Викиҗыентыкта

Шулай ук билгеле җәмәгать эшмәкәре, хатын-кыз хокуклары өчен көрәшче буларак та билгеле.

Биографиясе үзгәртү

Хосефина Пла Канар утрауларында, Фуэртевентура утравынан ике километр төньяктарак урнашкан кече генә Лобос утравында туа. Аның туган көне ачык билгеле түгел. Иҗатын өйрәнүче һәм аның биографы, Аргентина шагыйре Рауль Амарал(исп.) (1918—2006), туган көне 1903 елның 8 ноябре дип исәпли.

Бала чагында һәм яшүсмер елларында Испаниянең төрле калаларында яши (атасы муниципаль түрә була).

1924 елда Парагвай рәссамы, соңрак Julián de la Herrería (Хулиан-кузнец)(исп.) (1888—1937) псевдонимы астында билгеле булган Andrés Campos Cervera белән таныша. Ике елдан өйләнешәләр. 1926 елда алар Парагвайда яши, Испаниягә вакыты-вакыты белән киләләр. 1934 елда Хосефина Пла «Хыял хакы» шигырьләр җыентыгын нәшер итә. Мөхәббәткә дан җырлаган бу китап, аңа танылу китерә[6].

1937 елда, Испаниягә сәяхәт вакытында ире вафат була.

Утызынчы елларның азагында, Парагвайга кайтканнан соң, ул шигърият, сынлы сәнгать һәм керамика белән актив шөгыльләнә — гомеренең ахырына кадәр Парагвайның сәнгать һәм әдәби тормышы үзәгендә була.

Хосефина Пла — күп әдәби премияләр лауреаты, Парагвайның, Испаниянең һәм башка илләрнең бик күп дәүләт бүләкләре кавалеры.

Әсәрләре үзгәртү

Бик күп шигырьләр җыентыгы авторы. Аларның кайберләре:

  • El precio de los sueños, 1934
  • Una Novia para Josevai, 1950
  • La raíz y la aurora, 1960
  • Rostros en el agua, 1965
  • Invención de la muerte, 1965
  • Satélites oscuros, 1966
  • El polvo enamorado, 1968
  • Desnudo día, 1968
  • Luz negra, 1975
  • Antología Poética, 1927-1977
  • Follaje del tiempo, 1982
  • Tiempo y tiniebla, 1982
  • Cambiar sueños por sombras, 1984
  • La nave del olvido, 1985
  • La llama y la arena, 1985
  • Los treinta mil ausentes, 1985
  • De la imposible ausente, 1996

Рус телендә Хосефина Пла шигырьләре беренче тапкыр 1975 елда «Латин Америкасы шигрияте» җыентыгында — "Бөтендөнья әдәбияты китапханәсе"нең 170 нче томында басылып чыга[6].

В озёрной глади, равнодушной ко всему на свете,
гнилушка стала радугой, а туча — островком.
Всё в зеркале берёт начало.
В обманных небесах болота
высиживала ветка лунного птенца,
а птица без иглы и нитки шила паруса…
Хосефина Пла. Из стихотворения «Всё в зеркале берёт начало». Перевод Н. Горской

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 ABC Color — 1967.
  2. Record #46776829 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  3. 3,0 3,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  4. https://books.google.com/books?id=a7TY2ElIcrUC&pg=PA237&lpg=PA237
  5. https://www.aic-iac.org/en/tribute/
  6. 6,0 6,1 Библиотека всемирной литературы. — М.: Художественная литература, 1975. — Т. 170. Поэзия Латинской Америки. — С. 438, 692. — 720 с. — (Серия третья). — 303 000 экз.