ХопёрРоссия елгасы, Тын елгасының сул кушылдыгы. Пенза, Сарытау, Воронеж һәм Волгоград өлкәләре биләмләрендә ага.

Хопёр
География
АТБ Пенза өлкәсе
Ил Россия
Координатлар 49°36'23"тн, 42°18'29"кнч, 53°2'31.470"тн, 44°23'18.902"кнч, 49°36'26.37"тн, 42°18'31.37"кнч
РДСР 05010200112107000005186
Нинди сулыкка коя Тын Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 61 100 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 979 километр Edit this on Wikidata
Су чыгымы 150 м³/с Edit this on Wikidata
Карта

Озынлыгы 979 км. Бассейн мәйданы 61,1 мең км². Идел буе калкулыгында башланып, үрле җирләрдән киң үзән буйлап ага. Уң яры биек һәм текә, ерганаклар күп. Сул яры сөзәк һәм тәбәнәк (10–30 м). Уртача су чыгымы 150 м³/сек (тамагыннан 45 километрда). Ноябрь—декабрьда туңып, апрельда боздан арчына. Нигездә, кар суларыннан туена. Новохопёрск шәһәренәчә кадәр көймәләр йөри.

Хопёр буенда Балашау, Новохопёрск, Урюпинск шәһәрләре урнашкан. Хопёрның түбән агымы үзәнендә Хопёр тыюлыгы бар.