Хань чоры яки Хань династиясе – борынгы Кытай тарихында Чжоу чорына алмашка килә. Лю Бан күтәрелеше Цинь династиясен бәреп төшергәч, борынгы Кытай тарихында Хань чоры дип аталган чор башлана (яңа эрага каләр 206 нчы елдан алып, яңа эраның 220 нче елына кадәр).

Цинь династиясенең төшүе рәхимсез изүгә каршы башланган игенчеләр баш күтәрүләре белән аңлатыла. Цинь Шихуанди исән вакытта ук игенчеләрның һәм колларның яңа тәртипләргә каршы киң хәрәкәте башланган. Эре жир биләүчелек үсә барган саен, игенчеләрның жир участокларын ул үз эченә ала барган һәм игенчеләр һаман бөлә барганнар. Яңа эрага кадәр 206 нчы елда, монардан риза булмаган игенчеләр һәм коллар үзләренең юлбашчылары Лю Бан җитәкчелеге астында берләшкәннәр.

Баш күтәрү башлану тарихы түбәндәгечә. Бөек Кытай дивары төзелешенә көчле яңгырларга күрә соңга калган 900 эшчедән башлана. Ул заман кануннары буенча аларга үлем җәзасы янаган. Алар, төзелеш урынына килеп, хөкемгә басар урынга баш күтәрүчеләр отряды оештыралар. Ул бик тиз 300 000 мең кешегә җиткән. Ул Цинь династиясе патшасын бәреп төшергән һәм хакимиятне үз кулына алган. Цинь патшалыгы шулай җимерелгән. Династиянең башлаучысы Лю Бан гади игенчеләр катламыннан чыккан.

Хань династиясе вакыты - зур сугышып алулар чоры, императорлар хакимиятенең ныгу, колбиләүчелек хуҗалыгының һәм культурасының чәчәк ату чоры, ләкин коллар һәм игенчеләр өчен иң авыр һәм караңгы чор булган. Бөлгенлеккә төшкән ач игенчеләр үзләренең җирләрен ташларга һәм бродягалык белән, талау белән шөгыльләнергә мәҗбүр булганнар. Округларның берсендә йортсыз-җирсез сукбайларның саны 400 меңгә җиткән. Үз җир мәйданнарында яшәгән кешеләрнең дә эшләре яхшы булмаган: әгәр алар йөкләмәләрне уз вакытында үтәмәсәләр, аларны, җирләреннән, ирекләреннән мәхрум итеп, кол иткәннәр. Кытай тарихында беркайчан да, Хань чорындагы шикелле, коллык киң җәелмәгән. Бу вакытта колларның һәм игенчеләрның инкыйлаби күтәрелешләре аеруча еш кабынып торган.

„Кызыл кашлар" һәм „Сары чалмалылар” баш күтәрүләре үзгәртү

Иң эре күтәрелешләрнең берсе Ван Ман патша вакытында атаклы „Кызыл кашлар" күтәрелешсе булган. Ул күтәрелеш безнең эраның 18 нче елында Лу (Шаньдун) районында башланып киткән. Хәрәкәтнең башында игенчеләр юлбашчысы Фан Чун торган. Ул, күтәрелешгә катнашучыларның барсына да кашларын кызыл төскә буяп йөрергә кушкан, ул моны үз кешеләрен һәрвакыт танып алу өчен шулай эшләткән.

Ван Ман иң яхшы ике командиры җитәкчелегендә «Кызыл кашларга» каршы йөз менле гаскәр җибәргән. Әмма бары тик 10 мең кешесе булган Фан Чун отряды ике командирның икесен дә җиңгән. “Кызыл кашлар”ның җиңүе гомуми күтәрелешкә сигнал булып хезмәт иткән. “Кызыл кашлар”, биш ел сугыш нәтиҗәсендә, Ван Минны төшергәннәр, һәм аны, безнең эраның 23нче елында, хөкем ясап үтергәннәр.

Шуңа карамастан, игенчеләрнең хәлендә тамырыннан яхшыру булмаган. “Кызыл кашлар" үзләренең җинешләреннән файдалана алмаганнар. Игенчеләр ул вакытта яшәп килгән стройдан башка строй турында уйлый алмаганнар, нинди яңа тәртипләр булдырырга кирәген белмәгәннәр. Шуңа күрә алар, ахырда, җиңелгәннәр. Әмма изелүчеләр көрәшне дәвам иттерүдән туктамаганнар һәм моннан соңгы күтәрелешләр вакытында үз хәлләрен яхшыртуны бурыч итеп куйганнар.

Икенче грандиоз күтәрелеш “Сары чалмалылар” күтәрелеше булган. Бу күтәрелеш анда катнашучылар үзләренең башларына сары әйбер урап йөргәннәре өчен шулай дип аталган. Бу күтәрелеш яңа эраның 184 нче елында башланган. Аның белән өч туган Чжаннар җитәкчелек иткәннәр. Аларның өлкәне зур акыл иясе кеше булган һәм изелүчеләрне азат итү тәгълиматын тараткан. Ул үзенен бү тәгълиматын „бөек азатлык юлы“ дип атаган. Яңа күп кенә иярүчеләр булган.

Безнең эраның 184 нче елы башында, киләсе ел халыкка азатлык китерергә тиеш һәм бәхетле яна заман башланып китәргә тиеш, дигән хәбәр таралган булган. Шәһәрдәге йортларга, храмнарга, аерым кешеләрнең йортларына “Цзя-Цзы“ — „яңа заман килә”, дигән сүзләр язылган булган.

Боларның барсы да патшаны бик борчыган, һәм, аның боерыгы буенча, Чжан яклы меңнән артык кеше кулга алынган. Аларның барсын да үтергәннәр. Ләкин котылып калган өч туган Чжаннар аптырап калмаганнар. Алар, борынгыдан килгән сүзләргә караганда, 100 меңнән артык кешедән торган 36 зур һәм вак армия төзегәннәр һәм бөтен илдә күтәрелеш күтәргәннәр. Бу күтәрелеш 15 ел чамасы дәвам иткән. Нәтиҗәдә „Сары чалмалылар” бөтен зур шәһәрләрне алганнар. Алар байларны куып җибәргәннәр һәм аларнын җирләрен үзләренә алганнар. Игенчеләрның һәм колларның бу күтәрелешләре Хань династиясе патшаларының хакимлеген тәмам какшаткан. Төньяктан һәм Урта Азиядән килгән чит ил кабиләләре, бу чордагы Кытай дәүләтенең зәгыйфьлегеннән файдаланып, Кытайга басып кергәннәр.

Чыганаклар үзгәртү

Урта мәктәпнең 5-6 нчы класслары өчен дәреслек. проф. А.В.Мишулин редакциясендә. Казан, Татгосиздат, 1941.