Ха́нтлар (үзатамалары — ханти, хандэ, кантэк, иске рус телендә остяклар) — Көнбатыш Себернең төньягында, нигездә Ханты-Манси автоном округында яшәүче аз санлы җирле халык. Ханти атамасы кешеләр буларак тәрҗемә ителә.

Хантлар
гомуми сан

31 467 (2021)

яшәү җире

Россия байрагы Россия Федерациясе: 30 943 (2010)[1], 28 678 (2002)[2]

Теле

ханты теле, рус теле

Дине

шаманлык, православие

Бүтән халыкка керүе

угырлар

Кардәш халыклары:

манси, маҗарлар

 Хантлар Викиҗыентыкта

Саннары һәм яшәү җирләре үзгәртү

Хантлар арасында өч этнографик төркем аерып чыгарыла: төньяк, көньяк һәм көнчыгыш, көньяк (Иртыш буе) хантлары рус һәм татар халыклары белән нык катыш[3]. Рус телендәге тарихи остяк атамасының татар сүзе хант (башкорт) белән бәйләнеше бар дип санала.

2002 елгы халык санын алу буенча Россиядәге хантлар саны 28 678 кеше тәшкил итә, шулардан 59,7% Ханты-Манси автоном округында яши торган була, 30,5% - Ямал-Ненец автоном округында, 3,0% — Тум өлкәсендә, 3,0% — ХМАО белән ЯНАОларын исәпкә алмыйча Төмән өлкәсендә, 0,3 % — Коми Республикасында.

2010 елгы халык санын алу буенча хантларның саны 30 943 га кадәр үсә, шуларның 61,6% Ханты-Манси автоном округында, 30,7% — Ямал-Ненец автоном округында, 2,3% — ХМАО белән ЯНАОларын исәпкә алмыйча Төмән өлкәсендә, 2,3% — Тум өлкәсендә, 1,4% — Новосибирск өлкәсендә яши торган була.

Тарих үзгәртү

 
Когалымда «Болан көтүчесе» бәйрәмен котлау, 2010 ел

Хантларның бабалары көньяктан Обь елгасының аскы агымына күченеп киләләр һәм бүгенге Ханты-Манси автоном округын һәм Ямал-Ненец автоном округының көньяк районнарында урнашалар, I меңьеллыкның азагыннан аборигеннарның һәм күчеп килгән угор кабиләләренең кушылуы нәтиҗәсендә бүгенге хантларның этногенезы башлана[4].

Хантлар үзләрен нигездә яшәгән елгалары белән бәйлиләр, мәсәлән Kondikhou ï = «Конды кешеләре», As-jah = «Обь халкы». Самоедлар (ненецлар, энцлар, нганасаннар һәм селькупларның гомуми атамасы) аларны яран яки ярган дип атап йөрткәннәр.

Гадәти шөгыльләре - балык тоту, ау һәм боланчылык. Гадәти диннәре - шаманизм һәм православие (XVIII гасырдан).

Телләре үзгәртү

Мәдәният үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу, archived from the original on 2016-06-05, retrieved 2014-07-04 
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2002 елгы Бөтенроссия халык санын алу. әлеге чыганактан 2011-08-21 архивланды. 2009-12-24 тикшерелгән.
  3. Ханты. БСЭ. әлеге чыганактан 2011-08-27 архивланды. 2014-07-04 тикшерелгән.
  4. Владимир Вольфович Богуславский Славян энциклопедиясе, 2 томда