Халыкара Җил көне

Халыкара Җил көне (ингл. Global Wind Day, фр. Journée mondiale du vent, рус. Всемирный день ветра) — 15 июньдә дөнья илләрендә билгеләп үтелә торган чара (бәйрәм).
Җилдән алып булган экологик яктан файдалы энергиягә багышлана.

Халыкара Җил көне эмблемасы

Тарих үзгәртү

 
Җилдән энергия ясаучы турбина

2007 елда Җил энергиясе буенча Европа берлеге (ингл. EWEA, European Wind Energy Association) (en) һәм Җил энергиясе буенча халыкара шура (ингл. GWEC, Global Wind Energy Council) (en) килешүе нигезендә оештырыла башлый. Европа илләрендәге энергетик берләшмәләр һәм җил индустриясе ширкәтләре, үз эшләрен уңай яктан һәм кулланучыларга киңрәк таныту максатында, бәйрәмне билгеләүне хуплап каршы алалар. Беренче тапкыр чара Европаның 18 илендә билгеләп үтелә. Җил энергиясе турында семинарлар уза, экспертлар чыгышы оештырыла.

Максаты үзгәртү

Җәмгыятьнең игътибарын җилдән алып булган энергиягә һәм аның экологик яктан файдалы булуына, җил индустриясен үстерү мөһим булуына юнәлтү.

Мәгълүмат үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Кемгә җил энергиясе, кемгә – утын. Сираҗи сүзе (газета), 2017 ел, июнь.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү