Фәрит Хәбибуллин

Фәрит Хәбибуллин — күренекле татар җәмәгать эшлеклесе, Татар милли хәрәкәте башында торучыларның берсе, Татар яшьләр театрының беренче мөдире һәм режиссеры (1987-2001), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Фәрит Хәбибуллин
Туган телдә исем Фәрит Әхмәтҗан улы Хәбибуллин
Туган 31 май 1941(1941-05-31)
Козыревск[d], Усть-Камчатка районы[d], Камчатка өлкәсе[d], Хабарау крае, РСФСР, СССР
Үлгән 27 декабрь 2007(2007-12-27) (66 яшь)
Казан
Яшәгән урын Галимҗан Ибраһимов проспекты, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Русия Федерациясе коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Фәрит Хәбибуллин 1967-1978 Тубыл һәм Сембер рус театрларында актер. 1978-1985 елларда Республика татар күчмә театрында режиссер. 1985 елда аның тәкъдиме белән, Халык мәгарифе министрлыгы каршында татар театр студиясен ачуга әзерлек эшләре башлана. Соңрак әлеге студия “Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры” дигән исем ала.

2007 елның 27 декабрендә вафат.


« Мин бөтен җирдә дә татар халкы турында кайгыртып татар телендә генә чыгышлар ясадым. Бөтен проблема - ул хәзер халкыбызны саклап калу проблемасы. Демократик күзлектән чыгып караганда, татар халкы хәзер бөтенләй тезләндерелә. Аның республикасы юк ителә. Хәзер шушы “о едином стандарте” кануны аркасында, безнең сентябрь аеннан татар теле рәсми рәвештә республикада укытудан туктала. Һәр милләтнең үз телендә укытырга, үз телендә китаплар чыгарырга хакы бар. Ләкин, безне кысалар. Бик авыр хәлдә без.
Фәрит Хәбибуллин
»

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү