Фәридә Фәйзуллина

Фәридә Фәйзуллина, Фәридә Фәттахетдин кызы Фәйзуллина (19?? елның 27 феврале, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Чуаш АССР, Батыр районы, Начар Үби) — татар, чуаш, рус телләрендә җырлар башкаручы эстрада җырчысы, көйләр иҗат итүче, Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2018).

Фәридә Фәйзуллина
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Фәридә Фәттахетдин кызы Фәйзуллина

Туу көне

27.02.19??

Туу урыны

Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ЧАССР Батыр районы Начар Үби

Эшчәнлек еллары

2001 - х. в.

Дәүләт

Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

«Эврика» мәдәният үзәге (Чаллы)

Бүләкләр

Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

ФАРИДА

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Чуашстанның Батыр районы Начар Үби авылында туган. Туган авылында чуаш урта мәктәбен (1980), Мәскәүдә агач эшкәртү укуханәсен тәмамлаган. Биш ел агач эшкәртү комбинатында тәрәзә блоклары ясау цехында оператор булып эшли. Тәтеш районына кайтып, кулланучылар җәмгыятендә ревизор була. Тәтеш районы Аллабирде авылы мәдәният йорты директоры вазифасын башкара. «Мәдәния-ял итү берләшмәләре менеджеры» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының культурология факультетын тәмамлый. Яр Чаллы шәһәрендәге «Эврика» мәдәният сараенда җырчы булып урнаша. Соңрак Казанда төпләнә.

Иҗаты үзгәртү

Беренче альбомына үзе язган татар җырларын керткән. Аннан соң чыккан 3 альбомга үзе язган чуаш җырлары кергән. Төрле телләрдә җыр башкаручы буларак, Чуашстан, Татарстан, Башкортстан халыклары арасында популяр булган йөздән артык җыр иҗат иткән. Чуаш телендәге җырларына сүзләрне Батыр районыннан чыккан шагыйрь Валерий Раштав, Альбина Юрату, Юхма Мишши һ. б. иҗат итә[1].

Альбомнары үзгәртү

  • 2009 — «Яшисе килә җырда»
  • 2012 — «Аван-и, ман килес...» (тат. Исәнмесез, мин килдем...)(чуаш)
  • 2013 — «Парналетеп сире юрату» (тат. Мәхәббәтемне сезгә бүләк итәм)(чуаш)
  • 2014 — «Юррамсем – сунатамсем» (тат. Җырларым - канатларым)(чуаш)
  • 2016 — «Сире эп сунатӑп» (тат. Сезгә минем теләкләрем)[2](чуаш)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2013 — «Учук» фестиваленың рәсми тавышы дип игълан ителгән.
  • 2015Чуаш милли конгрессының Мактау грамотасы — «чуаш халкы алдындагы казанышлары өчен»[3]
  • 2016 — Чувашия Дәүләт Советының Мактау хаты
  • 2016 — ЮТВ телеканалы (Чабаксар) үткәргән «Ел башкаручысы» конкурсы — беренче урын.
  • 2018 — Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре[4]

Әдәбият үзгәртү

  1. Фәридә Фәйзуллина: «Татар сәхнәсендә дә чыгыш ясыйсым килә». «Атна вакыйгалары», 2018 ел, 23-29 ноябрь.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү