Фәридә Кудашева

күренекле татар җырчысы

Фәридә Яһүдә кызы Кудашева — күренекле татар җырчысы, РСФСРның атказанган артисты (1972), Башкорт АССРының (1968) һәм Татарстанның халык артисты (1990), Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты.

Фәридә Кудашева
Туган телдә исем Фәридә Яһүд кызы Кудашева
Туган 15 декабрь 1920(1920-12-15)
Башкортстанның Чишмә районы Келәш авылы
Үлгән 9 октябрь 2010(2010-10-09) (89 яшь)
Уфа
Күмү урыны Уфа мөселман зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы
Һөнәре җырчы
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

Ул 1920 елның 15 декабрендә Башкортстанның Чишмә районы Келәш авылында туа. Бала вакытан ук җырлый башлый. Беренче сыйныфта укыганда сәхнәгә менеп «Салкын чишмә» дигән җырны башкара. Аннан соң ул Кыйгы радиосыннан да еш җырлый башлый, үзешчән сәнгатьтә катнаша, мәктәптә бик яхшы укый. Дүртөйле районына күченеп килеп 7нче сыйныфны тәмамлагач, Фәридә дүрт ел сәнгать техникумында укый. Техникумны бетергәч, Фәридә Кудашева Дүртөйле колхоз–совхоз театрында эшли башлый.

19471956 елларда Башкортстан радиосында эшләгәндә Фәридә Кудашеваның даны бик еракларга тарала.

1956 елда Фәридә Кудашева Башкорт Дәүләт филармониясендә эшли башлый. Гомер юлдашы виртуоз музыкант, композитор Бәхти Гайсин иҗатта аның бер канаты була, аларның бихисап җырлары уртак тырышлык белән туа, алар сәхнә түрендә пар былбыллар шикелле бергә-бергә сайрашып иҗат итәләр.

Җырчы 2010 елның 9 октябрендә Уфа шәһәрендә вафат була. Уфаның мөселман зиратында җирләнгән.

Эшчәнлеге үзгәртү

Ф.Кудашева - халык көйләре җырчысы. Халык көйләрен ул балачактан ук тыңлап, үзенә сеңдереп үскән. Башкортстанның гүзәл табигатендә Урал таулары итәкләре, Дим буйларындагы камышлар, суга башлары иелгән бөдрә таллары белән "серләшеп", башкорт җырчыларын да тыңлап үсә Фәридә. Морзалар нәселеннән булган музыкаль гаилә мохитендә үсү дә моңа сәбәпчедер.

Ф.Кудашеваның киң диапазонлы, озын сулыш таләп итә торган җырларны югары кимәлдә башкаруы сокландыра һәм аңа ул үз хезмәте, үз тырышлыгы белән ирешә. Чөнки табигать биргән тавышны оста файдалана белү дә кирәк. Бигрәк тә озын көйләрдә ул һәр җырның образын ачып бирергә омтыла. Җыр сүзләренә дә саклык белән мөрәҗәгать итә. Озын көйләрне башкарганда артык мелизмнар-бизәкләр белән мавыкмый - халык көйләренең үзенчәлеген тирәннән аңлап, төгәл һәм гади итеп башкара.

Фәридә ханым башлыча лирик җырларны үз итә. һәр җыры аның үзенчә, беркемне дә кабатламый, һәр җыры - үзенә күрә бер мини-спектакль.

Ул халык җырының классик традицияләрен дәвам итеп, бер үк вакытта концерт эстрадасының башкару сәнгатенә оригиналь яңалыклар да алып керә. Андагы җырлау культурасы, репертуар байлыгы күп җырчылар өчен үрнәк булырлык, бәрхет тембрлы тавышы, авазларның ачыклыгы, сөйләмнең төгәллеге дә осталык эталоны булып тора. Ф. Кудашева җырның кульминация урыннарында тавыш көчен чамадан тыш арттырмыйча, матур тембрын саклап җырлый.

Фәридәнең җырлау осталыгын баетуда, аңа яңа төсмерләр кертүгә хәләл җефете - оста музыкант, композитор, башкаручы солист, яхшы аккомпаниатор Бәхти Гайсин сәнгате зур роль уйный. Бәхти Гайсин - виртуоз аккордеончы. Ул Фәридәсе җырлаганда аның тын алышына, авызын ачуына, күз карашына тиклем тоя торган була. Талантлы музыкантның аккордеонда уйнавын беркемнеке белән дә чагыштырып булмый. Композитор буларак, башкорт, татар халык иҗатының борынгы үрнәкләренә нигезләнгән җырларын тыңласаң, һәр әсәре халыкчан һәм заманча яңгырый.

Б.Гайсин тарафыннан Фәридә өчен яңадан-яңа интонацияләр, ритмик бизәкләр белән баетылган, заманча аранжировкалардан төзелгән репертуар барлыкка килә һәм җырчы иҗатында яңа юнәлеш туа. Б.Гайсин ансамбле белән Ф.Кудашева башкарган җырлар дискын тыңлагач, музыкантның синтезаторны моң дигән сихри хәзинәгә буйсындырып уйнавына сокланмый мөмкин түгел. Җыр һәм синтезатор яки ионика аһәңнәре сине сихри космик дөньяга алып китә кебек. "Ике аккош", "Кайтырсың шикелле", "Кермә төшкә", "Су буйлап" шундыйлардан. Ә инде "Йөрәк сере"ндә (С.Садыйкова, И.Ганиева) йөрәгенең серен - дәрья суыдай ташып аккан сүнмәс рухлы йөрәк авазын җыр аһәңе - моң белән ачып бирә. Ф.Кудашева үз моңының серен җырларында ачып бирә дә инде. Ф.Кудашеваның аккомпаниаторлары күп булмый. Бик тә үзенчәлекле композитор, баянчы Таһир Кәримов белән иҗатының башлангыч чорында хезмәттәшлек итә. Иң беренче язмалары да Т.Кәримов белән язылган. Төрле вакытта күренекле музыкантлар - баянчылар Әлфәрит Солтанов, Рәис Сафиуллин, курайда Азат Аетколов, Бәхти Гайсин җитәкчелегендәге инструменталь ансамбль, фортепианода Александр Ключарев, Радик Хәбибуллин, Рөстәм Яхин аккомпанементында җырлаган ул. Баянмы, аккордеон яки фортепианомы, синтезатор яки ансамбльме - җырчыга комачау­ламыйча, аның белән бер үк дәрәҗәдә образ тудыру өстендә эшли, бердәй гармоник дуэт хасил итә.

Ф.Кудашеваның табигатьтән куелган тавышын итальян мәктәбенә хас - белькантога тиңләп була.

Гаиләсе үзгәртү

Ире — Бәхти Гайсин.

Хәтер үзгәртү

2017 елда «Дуслык моңы» халыкара җыр бәйгесенә (БР, Нефтекама) җырчының исеме бирелә[1].

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганак үзгәртү

http://madanizhomga.ru/news/shәheslәrebez/kabatlanmas-mo-iyase

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү