Фәндәс Сафиуллин

Фәндәс Шакир улы Сафиуллинтатар җәмгыять эшлеклесе, Татарстан һәм Россия сәясәтчесе. Татарстан Дәүләт шурасы һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты булып эшләгән иде.

Фәндәс Сафиуллин
Туган телдә исем Фәндәс Шакир улы Сафиуллин
Туган 17 август 1936(1936-08-17) (87 яшь)
Мәлбагыш авылы, Азнакай районы
Үлгән 10 октябрь 2021(2021-10-10) (85 яшь)
Казан, Россия
Күмү урыны «Курган» зираты
Яшәгән урын улица Чехова, 53[d], Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Сарытау ракета гаскәрләренең югары командалык-мөһәндислек укуханәсе[d], филологический факультет Белорусского государственного университета[d] һәм Беларус дәүләт университеты[d]
Һөнәре җәмгыять эшлеклесе, сәясәтче, публицист
Эш бирүче Казан югары артиллерия командирлары училищесы
Сәяси фирка Отечество — Вся Россия[d], Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Родина[d]
Бүләк һәм премияләре ССРБ КК полковнигы
Хәрби дәрәҗә полковник
Сайт fandas-safiullin.ru (архивный)

 Фәндәс Сафиуллин Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1936 елның 17 августында Азнакай районы, Мәлбагыш авылында дөньяга килә. Бөгелмәдә унъеллык мәктәпне тәмамлый.

Хәрби хезмәттә үзгәртү

1954-1988 елларда Совет гаскәрендә хезмәт итә. Сарытау танк училищесын тәмамлый, Беларус дәүләт университетының философия факультетын. Соңгы хәрби вазифасы – Казан ракеталар гаскәренең югары инженер командирлар училищесында баш укытучы, доцент. Хәрби званиесе – полковник.

Парламент эшчәнлек үзгәртү

Ике тапкыр – 1990 һәм 1995 елларны Татарстан парламентына халык депутаты итеп сайлана. 1999-2003 елларны Россия Дәүләт Думасы депутаты, Халыкара эшләр буенча Комитет әгъзасы, шулай ук геополитика, Чичәнстан хәлләрен килештерү комитетлары әгъзасы.

Пленар һәм даими утырышларда 136 чыгыш ясый. Чыгышларында 5 төп сәяси таләпне куя:
1. илнең икътисади көндәшлек сәләтен саклау һәм үстерү;
2. табигый ресурсларны халыкның һәм киләчәк буыннарның файдасына куллану;
3.Кече һәм уртача эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәмен күрсәтү һәм чиновникларның тыкшынмавын тәэмин итү;
4. Азык-төлек иминлекне тәэмин итү, игенче хезмәтенә мөнәсәбәтне үзгәртү;
5. Җәмгыятьнең физик, рухи, әхлакый тазалыгын кайтару.

Фәндәс Сафиуллин Россиянең федерализм төзелешен үстерүне, милли республикаларның халәтен саклау; Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрен яклауны, хокук вә вазифаларын; Россия халыклары арасындагы тынычлыкны һәм татулыкны яклап чыга.

Сылтамалар үзгәртү

  • шәхси сайт (рус.) - Татарстан кулланучыларына провайдерлар тарафыннан керү чикләнгән


Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 1 нче чакырылыш депутатлары (1995-1999)

  1. https://jitely.info/kazan