Фәйзрахман Исмәгыйлев

Исмәгыйлев Фәйзрахман Абдрахман улы (24 март 1955 ел) — рәссам, 1986 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (1997) һәм Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2004).

Фәйзрахман Исмәгыйлев
Туган 24 март 1955(1955-03-24) (69 яшь)
Зөяк, Белорет районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре рәссам

Биографиясе үзгәртү

Фәйзрахман Абдрахман улы Исмәгыйлев 1955 елның 24 мартында БАССРның Белорет районы Зөяк авылында туган.

1978 елда Уфа сәнгать институтын (укытучысы Р. М. Нурмөхәммәтов) тәмамлый. Репин исемендәге Санкт-Петербург дәүләт академия институтында стажировка үтә.

1980 елдан Уфаның 2-нче педагогия көллиятендә эшли, 19831986 елларда — Башкортстан иҗади-җитештерү комбинатында рәссам, 1993 елдан — Уфа дәүләт сәнгать академиясендә укытучы, 2003 елдан М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее директоры. 1995 елдан «Артыш» иҗади берләшмә әгъзасы.

Рәссамның эшләре Третьяков галереясында, М. В. Нестеров ис. БДХМ (Уфа), «Academia» (Уфа, УГАЭС), Белорет, Нефтекама картиналар галереясында, А. Мөбәрәков музей-йортында, шәхси җыелмаларда саклана.

Эшләре үзгәртү

«Авыл хыялые» (1980), «Таң» (1983), «Өерелмә» (1989), «Толпар» (1991), «Алпамша», «Кызылташ» (1992), «1812 елгы Ватан сугышында башкортлар» (1998-2004), «Салават турында иртәк» (2003-2004; соавторы И. И.Гаянов), «Канатлы ат», «Колап баручы Толпар», «Сен-Жермен мәйданында таң», «Александр I патшаның башкортларга мөрәҗәгате», «Елга янында».

Күргәзмә үзгәртү

Исмәгыйлев Фәйзрахман Абдрахман улы — 1974 елдан сәнгать, 2006 елдан халыкара күргәзмәләрдә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Уфада (1987, 1993, 2005, 2006), Белоретта (1990, 1997), Стәрлетамакта (2006).

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (1997).
  • Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2004) — «1812 елгы Ватан сугышында башкортлар», «Салават Юлаев» хезмәтләре өчен.

Аның турында матбугат үзгәртү

  • Шәйбәков Р. Безнең горурлык. «Урал» гәзите, 2016, 30 октябрь[1].
  • Алим Фаизов. Файзрахман Исмагилов — яркий приверженец правды в искусстве (К 60-летию живописца). Информационное агентство «Башинформ», 24 марта 2015 года[2](Тикшерелгән 1 апрель 2020)</ref>.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. «Урал» гәзите, 2016, 30 октябрь 2017 елның 22 апрель көнендә архивланган.(Тикшерелгән 3 март 2017)
  2. ИА «Башинформ», 24 марта 2015 года(рус.)

Сылтамалар үзгәртү