Фёдор Раскольников

Фёдор Фёдор улы Раскольников (рус. Фёдор Фёдорович Раскольников, 28 гыйнвар 1892(18920128), Санкт-Петербург, Рәсәй империясе12 сентябрь 1939, Ницца, Франция) — Совет хәрби һәм фирка эшлеклесе, дипломат.

Фёдор Раскольников
Туган телдә исем рус. Фёдорович Раскольников
Туган 28 гыйнвар 1892(1892-01-28)
Санкт-Петербург, Рәсәй империясе
Үлгән 12 сентябрь 1939(1939-09-12) (47 яшь)
Ницца, Франция
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Приют принца Петра Григорьевича Ольденбургского[d]
Һөнәре дипломат, инкыйлабчы, сәясәтче, хәрби хезмәткәр
Җефет Лариса Рейснер[d]
Кардәшләр Ильин-Женевский, Александр Фёдорович[d]
Хәрби дәрәҗә Адмирал

 Фёдор Раскольников Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Руханиның никахтан тыш туган баласы. Ятимханәдә тәрбияләнгән. Реаль укуханәне, Петербург политехника институтын, гардемарин сыйныфларын тәмамлаган (1917). 1910 нан РСДЭФ әгъзасы. 1912-1913 тә "Правда" гәзитенең сәркәтибе булган. Февраль инкыйлабыннан соң Кронштадт шурасы рәисе урынбасары, «Хакыйкать тавышы» (Голос правды) гәзите мөхәррире.

Июль вакыйгалары көннәрендә кулга алынган, әмма матросларның таләпләре буенча иреккә чыгарылган. Октябрь кораллы күтәрелешендә, Керенский һәм Красновның Петроградка һөҗүмен кире кайтаруда катнашкан. 1918 дән - диңгез эшләре буенча халык комиссары урынбасары, Көнчыгыш фронтның ХИШы әгъзасы, РСФСР ХИШы әгъзасы. 1918 елда Казанны штурмлауда катнашкан. 1919-1920 елларда - Идел-Каспий хәрби флотилиясе сәргаскәре. 1920-1921 - Балтыйк флоты сәргаскәре. 1921-1923 - Әфганстанда тулы вәкаләтле вәкил. 1924-1930 елларда - берничә журналның җаваплы мөхәррире. 1930-1938 елларда - Эстониядә, Даниядә, Болгариядә тулы вәкаләтле вәкил. «Зур террор» вакытында (1938) репрессияләрдән куркып, ССРБга кайтудан баш тарткан. Мөстәбид совет режимының репрессиячел сәясәтен фаш итүче ачык хат бастыра («Сталинга ачык хат»). Үзе югында фиркадән чыгарылган, «халык дошманы» дип игълан ителгән. 1939 елда ачыкланмаган шартларда (психиатрик дәвәханәдә тәрәзәдән егылып төшеп үлгән) үлгән.

1963 елда акланган.

Чыганаклар үзгәртү