Федор Бредихин (13 декабрь 1831 ел14 май 1904 ел) — Россия империясе астрономы, Мәскәү Император университетының атказанган профессоры, физика-математика факультеты деканы, Император фәннәр академиясенең астрономия буенча ординар академигы (1890) Мәскәү обсерваториясе университеты һәм Пулково обсерваториясенең директоры.

Фёдор Бредихин
Туган 1 (13) декабрь 1831 яки 8 (20) декабрь 1831
Мыколаив, Херсон губернасы, Россия империясе
Үлгән 1 (14) май 1904 (72 яшь)
Санкт-Петербург, Россия империясе
Күмү урыны Иваново өлкәсе
Яшәгән урын Россия империясе
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Мәскәү университетының физика-математика факультеты[d] һәм Мәскәү дәүләт университеты[1]
Һөнәре астрофизик
Эш бирүче Изге Владимир импиратыр университеты[d] һәм Мәскәү император университеты[d]
Кардәшләр Иван Бредихин[d]
Гыйльми дәрәҗә: табигать фәннәре докторы[d]

 Фёдор Бредихин Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Федор Александрович Бредихин 1831 елның 8 декабрендә (23 ноябрь) Николаев шәһәрендә туган. Нәселдән килгән диңгез офицерларының борынгы дворяннар гаиләсеннән — флот подполковнигы Александр Федорович Бредихинның улы. Бала чагы Херсон янындагы Солониха авылында атасының имениесендә үтә. Шигърият, музыка белән мавыга, берничә чит телдә сөйләшә.[2] Математикага һәм табигый фәннәргә омтылышы иртә уяна. Моның белән ул үзен беренче тәрбиячесе һәм йорт укытучысы — Херсон гимназиясенең элекке директоры З. И. Соколовскийга бурычлы, дип саный.

1845―1849 елларда Одессадагы Ришельевский лицее каршындагы пансионда укый. 1849 елда Ришельевский лицеена укырга керә, 1851 елда алтын медаль белән тәмамлый. 1851 елда Мәскәү университетына укырга керә, биредә ул профессор Ф. М. Спасский[3] укучыларының берсе була. 1855 елда Мәскәү университетының физика-математика факультетын тәмамлый. Соңгы курсларда астрономия профессоры А. Н. Драшусов йогынтысы астында Бредихин үз һөнәре итеп астрономияне сайлый һәм профессорлыкка әзерләнү өчен университетта ике елга калдырыла.

Бредихинның эшчәнлеге озак еллар Мәскәү университеты белән бәйле була. 1857 елда ук ул астрономия кафедрасында адъюнкт вазифасын башкаручы итеп тәгаенләнә. 1862 елда магистр диссертациясен «Кометаларның койрыгы» темасына яклый. 1865 елда «О возмущениях комет, не зависящих от планетных притяжений» темасына докторлык диссертациясен яклый.

1863 елда экстраординар профессор, 1865 елдан ординар профессор вазифасын били. 1873-1876 елларда Мәскәү университетының физика-математика факультеты деканы. 1882 елда — Мәскәү университетының атказанган профессоры. 18731890 елларда университет обсерваториясе директоры була. «Мәскәү астрофизик училищесын» булдыра. 1890-1895 елларда Ф. А. Бредихин Пулково обсерваториясе директоры була; Россия астрономнары өчен обсерваториянең киң ишекләрен ача.[2]

Фәнни кызыксынулары үзгәртү

 
Ф. А. Бредихин 1897 ел. Г. К. Бакмасын картинасы

Бредихин тикшеренүләре астрономиянең бөтен төп тармакларын диярлек үз эченә ала. Искиткеч төгәллек белән ул меридиан түгәрәгендә зур булмаган планеталарның рефрактор микрометры торышын күзәтә. Микрометрик винтның хаталарын һәм күзәтүченең шәхси хаталарын тикшерә.

Аның турыдан-туры катнашуы белән Кояш хромосферасын билгеле спектроскоп белән системалы күзәтүләр, кояш тапларын һәм факелларны алу, Ай һәм Марс һәм Юпитер планеталары өстендә эзләнү башлана.

1875 елда тәүгеләрдән булып, У. Хёггинстан соң, газ томанлыгының химик составын өйрәнә башлый. Инструменталь оптикадан алып гравиметриягә кадәр һәм башка өлкәләргә дә зур өлеш кертә. Шулай да аның тикшеренүләренең төп юнәлеше булып 1858 елда башланган кометаларны өйрәнүдән тора.

Җәмәгать эшчәнлеге үзгәртү

Бредихин Александр Федрович бик күп җәмәгать эшчәнлеге алып бара. 1886-1890 елларда Мәскәү табигать сынаучылар җәмгыяте президенты, 1891 -1893 елларда Россия астрономия җәмгыяте әгъзасы һәм аның рәисе; Россия география җәмгыяте әгъзасы, Галлела Леопольдино-Король фәннәр академиясенең хокуклы әгъзасы (1883), Лондон король астрономия һәм Ливерпуль астрономия җәмгыятьләренең әгъза-корреспонденты (1884), Париждагы Озынлыклар бюросының әгъза-корреспонденты (1894), Харьков университетының (1891), Мәскәү университетының (1897) почетлы әгъзасы. Астрономия өлкәсендәге зур казанышлары өчен Ф. А. Бредихин исемендәге премия булдырыла.

Бредихин Ф. А. үпкә авыруыннан Санкт-Петербургта 1904 елда вафат була. Владычное авылында (хәзерге Бредихино, Заволжск) җирләнгән.

Хәтер үзгәртү

 
Бредихиндап(Заволжск (Владимир өлкәсе)
  Тышкы медиафайллар
  • Бредихин исемен йөрткән астероид (786) Бредихин Франц Кайзер 20 апрельдә 1914 елда ачкан, Гейдельберг, Германия.
    • Фёдор Александрович Бредихин исемен 1970 елда ай кратерына бирелә.
  • ССРБ-да почта маркасы Ф. А. Бредихинга багышлап чыгарыла.
  • Бредихин исемендә торак пункты (Иваново өлкәсе)(57°28′45″ т. к. 42°09′39″ кч. о.HGЯO).
  • Киншема шәһәренең урамы Бредихин исемен йөртә.
  • Заволжск шәһәрендә Бредихин мәйданы (57°29′01″ т. к. 42°08′48″ кч. о.HGЯO).
  • Бредихин тыкрыгы Заволжскида.
  • Федор Бредихин исемен Латвия Диңгезе Пароходствосының рефрижератор судносы йөртә.
  • Заволжск шәһәрендә туган-якны өйрәнү музее экспозициясе[4].
  • "Бредихинский укулары" конференциясе 1983 елдан алып үткәрелә[5][6].
  • СССР ФӘННӘР АКАДЕМИЯСЕ Бредихин исемендәге премия булдырган (1946), астрономия өлкәсендәге күренекле эшләр өчен [2].

Хезмәтләре үзгәртү

    • О хвостах комет. — М.: В Унив. тип., 1862. — III, 223 с.
    • Возмущения комет, происходящие от сопротивления эфира. — М., 1863.
    • Излияния вещества из ядра большой кометы 1862 года. — М.: В Унив. тип., 1864. — 21 с.
    • Возмущения комет, не зависящие от планетных притяжений. — М., 1864.
    • Рисунки кометы Коджиа и её спектра. — М., 1874.
    • Этюды о метеорах. — М.: Изд-во АН СССР, 1954. — 606 с. — (Классики науки). — 3000 экз.
    • Бредихин Ф. А. Литературные переводы / Редакторы: Сачков М. Е., Касаткина С. В. – ИД «Референт», 2016. – 256 стр., илл.ISBN 978-5-902022-95-4</nowiki>

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

    • Андреев А. Ю. Бредихин Фёдор Александрович. История Императорского Московского университета. Дата обращения: 28 сентября 2013.
    • Бредихин, Федор Александрович // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
    • Бредихин, Фёдор Александрович // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
    • Волков В. А., Куликова М. В. Московские профессора XVIII — начала XX веков. Естественные и технические науки. — М.: Янус-К; Московские учебники и картолитография, 2003. — С. 38—39. — 294 с. — 2000 экз. — ISBN 5—8037—0164—5.
    • Еремеева А. И. БРЕДИХИН Фёдор Александрович // А. Ю. Андреев, Д. А. Цыганков Императорский Московский университет: 1755—1917 : энциклопедический словарь. — М.: Российская политическая энциклопедия (РОССПЭН), 2010. — С. 95—96. — ISBN 978-5-8243-1429-8.
    • Зигель Ф. Ю. Фёдор Александрович Бредихин: Его жизнь и деятельность. — М.: Гостехиздат, 1957. — 152 с. — (Люди русской науки). — 15 000 экз. (обл.)
    • Колчинский И.Г., Корсунь А.А., Родригес М.Г. Астрономы: Биографический справочник. — 2-е изд., перераб. и доп. — Киев: Наукова думка, 1986. — 512 с.
    • Невская Н. И. Фёдор Александрович Бредихин, 1831-1904. — М.Л.: Наука, 1964. — 255 с. — (Научно-биографическая серия).
    • Сачков М. Е. V Бредихинские чтения // Земля и Вселенная : журнал. — 2015. — № 2. — С. 61—69. — ISSN 0044-3948.
    • Фёдор Александрович Бредихин (1831-1904) / Касаткина С. В., Сачков М. Е.. — М.: Планета, 2013. — 190 с. — ISBN 978-5-903162-51-2.
    • Застрожнова Е. Г. Бредихин Фёдор Александрович // Ученые — фондообразователи Санкт-Петербургского филиала Архива Российской академии наук : Краткий биографический справочник : А—В / науч. ред. и сост. Е. Ю. Басаргина, И. В. Тункина. — СПб. : Реноме, 2018. — С. 104—105. — 196 с. — (Ad fontes. Материалы и исследования по истории науки ; т. 13). — <nowiki>ISBN 978-5-00125-105-7</ — doi:10.25990/mjny-8444.

Сылтамалар үзгәртү

  • Биография
  • Профиль Фёдора Александровича Бредихина РФА рәсми сайтында
  • Краткая история рода Бредихин
  • Бредихин Федор Александрович (неопр.). Мәскәү университеты елъязмалар. Мөрәҗәгать датасы: 9 ноябрь 2017.