OФтор/Fluorum (F)Ne
Атом номеры 9
Матдәнең тышкы күренеше төссез диярлек газ (зур күләмдә - яшькелт-сары)
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
18,998403 а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы 71 пм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
1680,0 (17,41) кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе [He] 2s2 2p5
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы 72 пм
Ион радиусы (-1e)133 пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
3,98
Электрод потенциалы 0
Оксидлашу дәрәҗәсе −1
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык (при −189 °C)1,108 г/см³
Моляр җылы сыешлыгы 31,34 Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек 0,028 Вт/(м·K)
Эрү температурасы 53,53 K
Эрү җылылыгы (F-F) 0,51 кДж/моль
Кайнау температурасы 85,01 K
Парга әйләнү җылылыгы 6,54 (F-F) кДж/моль
Моляр күләм 17,1 см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше моноклиник
Рәшәткә параметрлары a=5,50 b=3,28 c=7,28 β=90.0 Å
Дебай температурасы -- K
F 9
18,9984
[He]2s22p5
Фтор

Фтор (лат. Fluorum), F – Менделеевның периодик таблицасының VII төп төркемендә, 9нчы сан астында торучы химик элемент. Фтор саргылт төстәге газ, тоз тудыргычларга керә.

Фтор исеме (грекча phthoros – үлем, җимереклек) рус телендә генә кулланыла, аны 1810нчы елда А.Ампер тәкъдим итә. Күп телләрдә "флюор" атамасы таралган.

Тарихи белешмә үзгәртү

Фторның беренче кушылмасы – флюорит CaF2 – XV гасыр ахырында "флюор" (латыйнча fluo – агам) исеме астында язылган. Ирекле фторны 1886нчы елда, калий гидрофториды KHF 2 булган, сыек фторлы водородның электролизы белән А.Муассен таба

Фтор химиясе 1930нчы еллардан башлана, аны атом-төш сәнәгатендә кулланалар.

Табигатьтә таралышы үзгәртү

Җир кабыгындагы уртача 6,25 * 10−2% (масса буенча) таралган. Фтор вулкан газларында һәм термаль суларда бар.

Физик һәм химик үзлекләре үзгәртү

Газсыман фтор тыгызлыгы 1,693 г/л, сыекныкы – 1,5127 г/см3. Эрү температурасы -219,610 С, кайнау – -188,130 С. Фторның тышкы электрон конфигураөиясе 2s 2 5 . Кушылмаларында оксидлашу дәрәҗәсе -1.

Фтор металларның күпчелеге белән бик актив тәэсир итешә. Селтеле һәм селтеле-җир металлары белән ялкынланып салкында да, Bi, Sn, Ti, Мо, W белән аз гына җылытканда, Hg, Pb, U, V белән бүлмә температурасында тәэсир итешә. Кайсыбер металлар (Fe, Сu, Al, Ni, Mg, Zn) белән тәэсир итешкәндә саклаучы элпә хасил була, һәм реакция туктый.

Металларның яки неметалларның галогенидлары фтор белән салкында да тәэсир итешә, фтор тоз тудыргычларны алмаштыра.

Металларның гидроксидлары белән тәэсир итешкәндә, шул металлның фториды һәм әче тудыргыч хасил була.

Фтор органик матдәләр белән бик актив реакциягә керә.

Кулланылышы үзгәртү

Газсыман фторны өч-фторлы хлорны СlF 3 (фторлаштыручы агент), алтыфторлы күкертне SF 6 (электротехник сәнәгатьтә газлы изолятор) табу өчен кулланалар. Сыек фтор – ракета ягулыгы оксидлаштыручысы.

Шулай ук фосфорлы ашламалар җитештергәндә кулланыла.