Фрэ́нсис Бэ́кон (ингл. Francis Bacon, 1st Viscount St Albans) — инглиз фәлсәфәчесе, тарихчы, сәясәт эшлеклесе, эмпиризм һәм инглиз материализмына нигез салучы.

Фрәнсис Бэкон
Francis Bacon
Туган телдә исем ингл. Francis Bacon
Туган 22 гыйнвар 1561(1561-01-22)
Лондон, Бөекбритания
Үлгән 9 апрель 1626(1626-04-09) (65 яшь)
Хайгейт, Бөекбритания
Үлем сәбәбе пневмония
Күмү урыны St Michael's Church, St Albans[d]
Ватандашлыгы Англия кыйраллыгы[d]
Әлма-матер Тринити көллияте[d] һәм Университет Пуатье[d]
Һөнәре тарихчы, фәлсәфәче
Җефет Alice Barnham[d][1]
Ата-ана
Кардәшләр Elizabeth Bacon[d], Энтони Бэкон[d][1], Натаниэль Бэкон (1547)[d], Edward Bacon[d], Sir Nicholas Bacon, 1st Baronet, of Redgrave[d] һәм Anne Bacon[d][1]

 Фрәнсис Бэкон
Francis Bacon
Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Фрәнсис Бэкон яхшы хәлле бай гаиләсендә туа. Атаклы Кембриҗ университетын тәмамлагач, 23 яшендә парламентка сайлана. Соңрак король Яков I хөкүмәтендә матбугат башлыгы итеп билгеләнә, лорд-канцлер дәрәҗәсенә ирешә, барон, аннан соң виконт титуллары белән бүләкләнә.

Ләкин ришвәтчелектә гаепләнеп, барлык дәрәҗәләреннән мәхрүм ителә. Король тарафыннан кичерелсә дә, элеккеге хезмәтенә кайтудан баш тарта, үзенең бөтен вакытын һәм көчен фәнгә, язучылык эшенә сарыф итәргә карар кыла.

Эшчәнлек үзгәртү

 
Bacon, Sylva sylvarum

Фрәнсис Бэконның сәяси һәм фәнни эшчәнлеге Англиянең буржуаз инкыйлаб бусагасына аяк баскан дәверенә туры килә. Бэкон, Уильям Шекспир, Джордано Бруно, Галилео Галилейларның замандашы буларак, алар кичергән социаль, сәяси, рухи атмосфера шартларында яши һәм иҗат итә. Бу чорда илдә җитештерү, фән һәм техника үсеше атмосферасы хөкем сөрә. Ә табигать турындагы фәннәр үскән саен дөнья җәмгыять ихтыяҗларыннан ерак торган мәгънәсез бәхәсләшүләрдән арына бара.

Фәннәр классификациясе үзгәртү

Бэкон иң күп көчен «Фәннәрдә Бөек Торгызу» дигән хезмәтне иҗат итүгә бирә. Бу хезмәттә ул үз заманындагы фәннәргә классификация ясый. Аныңча, кешенең зиһени сәләте — тарих фәне; хыялый сәләте — сәнгать; гакыл сәләте фәлсәфә белән бәйле. Галим фәлсәфәне дә өч гыйлемгә бүлеп карый: Аллаһ, табигать һәм кеше турында.

Фәлсәфи карашлар үзгәртү

Фрәнсис Бэконның материалистик карашлары фәлсәфәнең төрле өлкәләрендә чагыла. Булулык белән аң арасындагы мөнәсәбәтләр атаклы галимне артык борчымый. Аның өчен төп мәсьәлә — танып белүнең үзенчәлекләре. Шулай да Бэкон үзенең фәнни эзләнүләрендә материя кебек категорияне читләтеп узмый. Ул Демокритның атомистик теориясен яклап чыга. Материянең объективлыгын таный. Бэкон карашынча, хәрәкәт — материянең аерылгысыз сыйфаты. Хәрәкәт механик күчешләр белән генә чикләнми, аның 20 ләп төре бар. Һәм шушы төрләрнең үзара билгеле бер тәртиптә чиратлашуы (комбинациясе) төрле предметларны барлыкка китерә.

Бэкон үзенең «Яңа Органон» исемле хезмәтендә чынбарлыктан читләшкән, бушка, мәгънәсез бәхәскә корылган фәлсәфи гыйлемнәрне тәнкыйтькә куеп, фәннең вазифасын табигать өстеннән хакимлек итү дип күрсәтә. Бэкон кешеләр тарафыннан эзләнеп табыла торган белемнәр турында хөкем йөртә.

Бэконның «Белем — көч ул» дигән гыйбарәсе күпләргә билгеле. Ләкин һәр белем хакыйкать түгел әле, дип санаган Бэкон. Кеше чынбарлыктагы предметларны һәм күренешләрне танып белүдә ялгыш фикергә дә килергә мөмкин. Галим кеше белемнәренең дөреслеге белән булулык сыйфатларын тәңгәл итеп чагылдыруда күрә. Бэкон кешенең танып белүдәге ялгыш фикерләрен ялган идеяләрдә, ялган хыялларда күрә. Аларны дүрт төргә бүлеп карарга кирәк, ди ул: һәр кешегә хас хыял; аерым индивидларга гына хас хыял; сүзләрне дөрес куллана белмәү нәтиҗәсендә туган хыял; «театрга хас хыял» (ялган тәгълиматлар тудырган хыяллар).

Җәмгыять белеме үзгәртү

Җәмгыять белеменә килгәндә, Бэкон үз сыйныфының җырчысы вазифасын үтәү ягында була. Аның төп максаты — түбән сыйныфларны буйсындырып тоту.

Шулай ук карагыз үзгәртү

 
Викиөзек эчендә Фрэнсис Бэкон темасы буенча бит бар

Чыганаклар үзгәртү

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.

Сылтамалар үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 Kindred Britain
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Lundy D. R. The Peerage