Форс-мажор - тыелгысыз көч, табигать фаҗигаләре, сугыш хәрәкәтләре һ.б. афәтләр аркасында барлыкка килгән һәм гамәлдәге шартларда каршы тора алмаслык гадәттән тыш хәл; мондый хәл, кагыйдә буларак, йөкләмәләр буенча мөлкәти җаваплылыктан азат итә һәм дәгъва дәверенең үтүен туктатып тора. Гамәлдәге законнарда каралганча, контрагентлар тарафыннан бурычлының йөкләмәләре бозылу һәм моңа базарда кирәкле әйберләрнең булмавын сәбәп итеп кую җиңә алмаслык көч дип исәпләнми.