Фоат Садриев

татар язучысы, драматург

Фоат Миңлеәхмәт улы Садриевязучы, мәшһүр татар драматургы, Г. Тукай, Р. Төхфәтуллин һәм С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының халык язучысы.

Фоат Садриев
Туган телдә исем Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев
Туган 10 март 1941(1941-03-10) (83 яшь)
Татарстан АССРның Мөслим районы, Олы Чакмак
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре драматург, язучы.
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
Рафаил Төхфәтуллин премиясе (1994)
Саҗидә Сөләйманова премиясе (2006).

Тормыш юлы үзгәртү

Фоат Садриев 1941 елның 10 мартында Татарстанның Мөслим районы Олы Чакмак авылында туа. Җидееллык мәктәпне үз авылында, урта мәктәпне күрше Шуган авылында тәмамлый. 1958-1960 елларда төрле эшләрдә эшли. 1965 елда ул Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетын тәмамлый. 1981-1982 елларда Мәскәүдә РСФСР Мәдәният министрлыгы каршындагы бер еллык Югары театр курсларында укый.

Мөслимдә чыгучы «Авыл утлары» район газетасы мөхәррире булып эшли.

Фоат Садриев – 1981 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Хәзерге чорда Мөслимдә яши.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Сәйденур (? ― 2023), һөнәре буенча укытучы.[1]

Шулай ук карагыз үзгәртү

 
Викиөзек эчендә Фоат Садриев темасы буенча бит бар

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү