Флюра Булатова, Флюра Әскар кызы Булатова-Аббате, итал. Abbate-Bulatova Flyura Askarovna, рус. Булатова-Аббате Флюра Аскаровна (09.09.1963) — совет һәм итальян спортчысы (өстәл теннисы), ССРБ атказанган спорт остасы (1982), Европа чемпионы (1982, 1985, 1988, 1980, 1984, 1988), ССРБ чемпионы (1982, 1983, 1985). Европа беренчелегенең бронза призы иясе (1982).

Флюра Булатова
Туган телдә исем Флюра Әскар кызы Булатова-Аббате
Туган 9 сентябрь 1963(1963-09-09) (60 яшь)
Үзбәкстан ССР, Сәмәрканд
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Италия байрагы Италия
Әлма-матер Русия дәүләт физик мәдәният, спорт, яшьләр һәм туризм университеты[d]
Һөнәре спортчы (өстәл теннисы)
Җефет Станислав Николаевич Гомозков, тренер
Балалар Александр, Дмитрий
Ата-ана
  • Әскар Габдрахман улы (?-1987), укытучы (әти)
  • Вахидова Мөнәвәр, укытучы (әни)

 Флюра Булатова Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Марат Абжигитов белән катнаш пар.
Халыкара турнир. Мәскәү. 1986
 
Ф.Ә. Булатова

1963 елның 9 сентябрендә Сәмәркандта туган. 1965 елда гаиләсе белән Ташкәнтка күчеп килә. Әти-әнисе Ташкәнтның 186 нчы мәктәбендә укыталар[1]. Ф. Булатова да әлеге мәктәпне, соңрак Россия физик тәрбия, спорт, яшьләр һәм туризм дәүләт университетын (рус. РГУФКСиТ) тәмамлаган[2].

Мәскәү «Спартагы» өчен чыгыш ясый. 1981 елда яшүсмерләр (кызлар) арасында Европа беренчелегендә җиңү яулый, ССРБның хатын-кызлар җыелмасына кабул ителә[3].

Спортта уңышлары үзгәртү

Халыкара дәрәҗәле спорт остасы, Европа беренчелегенең 6 мәртәбә җиңүчесе, дөнья беренчелегенең 2 мәртәбә бронза медале иясе (җыелма эчендә), ТОР-12 турнирының[4] 2 мәртәбә җиңүчесе, Европа Гран-приен яулаучы (1987), Европаның өстәл теннисы берлеге бәяләмәсе буенча: континетның беренче ракеткасы (1987/1988 елгы сезон).

Европа беренчелеге үзгәртү

  • 1982 Европа чемпионы (Инна Коваленко белән бергә)
  • 1985 Европа чемпионы (Елена Ковтун белән бергә)
  • 1988 Европа чемпионы (шәхси беренчелек)
  • 1980, 1984, 1988 Европа чемпионы (команда эчендә)

ССРБ беренчелеге үзгәртү

  • 1985, 1987 ССРБ чемпионы (шәхси беренчелектә)
  • 1982, 1986, 1988 ССРБ чемпионы (парлап уйнау)
  • 1983 ССРБ чемпионы (Игорь Солопов белән, катнаш пар)

ТОР-12 турниры үзгәртү

Тренеры – Станислав Гомозков (03.08.1948), атказанган спорт остасы.

Җыелмадан китүе үзгәртү

Үз теләге белән гариза язып, ССРБ җыелма командасыннан чыгаруларын сорый[5]

1994-1996 елларда Италия командасы өчен чыгыш ясый[6].

1997 елда тренеры С. Гомозковка (ru) кияүгә чыга, Италиядә яши. Ике улы: Александр, Дмитрий (Мәскәүдә яшиләр).

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү