Флорида Кудашева

Кудашева Флорида Хөсәен кызы (22 сентябрь 194010 октябрь 2016)— химик. Химия фәннәре докторы һәм профессор (1994). Башкорт АССР-ның атказанган фән эшлеклесе (2001), Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы (1990), Россия Федерациясенең мактаулы югары профессиональ белем бирү хезмәткәре (1996)[1].

Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 22 сентябрь 1940(1940-09-22)
Туу урыны Уфа, РСФСР, СССР
Үлем датасы 10 октябрь 2016(2016-10-10) (76 яшь)
Үлем урыны Уфа, Россия
Һөнәр төре химик
Эш урыны Башкорт дәүләт университеты
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә профессор
Академик дәрәҗә химия фәннәре докторы[d]
Бүләкләр

Биографиясе үзгәртү

Кудашева Флорида Хөсәен кызы 1940 елның 22 сентябрендә Уфада Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының билгеле аристлары Х.И.Кудашев һәм Ф.М.Камалетдинова гаиләсендә туган. 1958 елда урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаганнан соң БДУ‑ның химия факультетына укырга керә, аны 1963 елда кызыл дипломга тәмамлый. Шул ук елда физика һәм аналитик химия кафедрасы янында аспирантура ачыла һәм кафедраның иң яхшы беренче тәмамлаучыларның берсе Ф.Х.Кудашева була. 1968 елда «Хромотографическое определение примесей некоторых серу-содержащих соединений в воздухе» темасына кандидатлык диссертациясе яклый, 1994 елда «Физико-химические закономерности получения углеродных волокон из нефтяного сырья» темасына докторлык диссертациясе яклый[2]. Башкорт дәүләт университетында Кудашева 1966 елдан алып эшли, башта ассистент, аннары өлкән укытучы, доцент була. 1979 елдан 1986 елга кадәр химия факультеты деканы, аннары гомуми химик технология һәм аналитик химия кафедрасы мөдире була. 2004 елдан 2012 елга кадәр аналитик химия кафедрасын җитәкли[2].

Кудашева Флорида Хөсәен кызының фәнни хезмәтләре нефтехимия һәм карамай эшкәртү өлкәсендәге тикшеренүләргә, тирә‑юнь мохит объектларын анализлаганда хроматография куллануга багышланган. Кудашева тарафыннан авыр карамай калдыкларының углеродлы сүсләргә күчүенең физик‑химик законлыклары, тирә‑юнь мохит объектларында экотоксикантларны хроматографик анализ ысуллары табылган. 250‑нән артык фәнни хезмәт һәм 20 уйлап табу авторы[1].Кудашева Ф.Х. «Интер» нәшриятендә (Мәскәү, 2004 ел) чыккан «Экоаналитический контроль в системе оценки качества окружающей среды» монографиясенең автордашы булып тора[2]. Кудашева Флорида Хөсәен кызы берничә ел рәттән химия фәннәре докторы һәм 15 химия фәннәре кандидаты әзерләгән. Флорида Хөсәен кызы укучыларның Мәскәү дәүләт университеты тарафыннан Башкорт дәүләт университеты базасында үткән Бөтенрусия химия олимпиадаларын әзерләүдә һәм үткәрүдә шактый зур өлеш кертә. 20 елдан артык укучыларның химиядан Җөмһүрият олимпиадаларында жюри рәисе булып тора[2].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү