Фирая Солтанова-Жданова

Фирая Солтанова-Ждановаҗиңел атлетика буенча Татарстанның һәм Россиянең атказанган спорт остасы, Чаллының мактаулы гражданы[2].

Фирая Солтанова-Жданова
Туган телдә исем Фирая Рифкать кызы Солтанова-Жданова
Туган 29 апрель 1961(1961-04-29) (62 яшь)
Актаныш районы Түке авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия[1]
Һөнәре спортчы

Тормыш юлы үзгәртү

Фирая Солтанова 1961 елда 29 апрельдә Актаныш районы Түке авылында дөньяга килә[3]. Гаиләдә алты бала үскәннәр һәм барысы да спортка, физкультурага күз йома торган кешеләр түгел. Аларның йөгерү ул әтиләре ягыннан да, әниләре ягыннан да килгән. Ул сәнгать фәннәре докторы Роза Солтанованың бертуган сеңлесе. Түке авылында 8 нче классны тәмамлап, Әлмәт техникумына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң Казанда институтта укый. Институтта 1983 нче елда спорт мастеры нормативын үти. Кечкенә вакытта “Мин артист булам”, - дип әйтә торган булган. Шуңа күрә дә Татарстанга кайткан саен театр карый. Артист булам дисә дә, Актаныш ярышларында егетләрне узып йөгергән чаклары булган. Әлмәттән бер туганы – Әлфия апасы Сабантуйга кайткач, аның аягында чешкилар күргән. Әлфия апасы Фираяга : «Техникумга керсәң, чешканы сиңа да бушка бирәләр», - дигән. Шуңа документларын алып Әлмәткә киткән һәм киткәненә бер дә үкенмәгән.

Тормыш иптәше – Виктор Жданов, аның белән бергә 15 ел яшәгәннәр. Ул җиңел атлетика буенча спортчы, марафончы. Марафон буенча Россия чемпионатында II урын алган.Хәзерге вакытта Америкада яши. 2003 нче елда Фирая Жданова Америкага күченеп китә һәм хәзер улы Семён  белән Дңексонвилл шәһәрендә тора.

Фирая Жданова  Америкада артык авырлыгы булганнарга атнага ике тапкыр матурлык дәресләре үткәрә. Төп эше – мануаль терапия, массаж, физкультура белән дәвалану сеанслары үткәрү. Атнага ике тапкыр фитнес уздыра. Шулай ук Фирая Жданова әнисе кебек чәчәкләр ярата һәм аларны үстерә.

Спорт карьерасы үзгәртү

Фирая Жданова  марафон йөгерүе буенча 1995 нче елда Афинада, 1993 нче елда Сан-Себастьянда, 2001 елда Эдмонтонда уздырылган дөнья кубокларында, Европа чемпионатларында (1994) катнаша. Дөнья чемпионатларында 1992 елда Штутгартта марафонга йөгерүдә 10 урын ала, ә 1996 елда Пальма-де-Мальоркада ярыммарафон дициплинасында 7 була.

Фирая Солтанова Дөнья кубокларында 1993 елда көмеш, 1995 елда бронза, 2001 елда көмеш медальләр ала.

1996 елда Атлантада XXVI Олимпия уенна.рында 10 км йөгерүдә катнашып 22 урын ала. Фирая Жданованың шәхси рекордын 2003 елның 21 июнендә Миннесота штатының  Дулут шәһәрендә хатын-кызлар марафонында 2:27:05 исәбе белән куя.

Фирая Солтанова-Жданова бүләгенә ярышлар үзгәртү

Чаллы шәһәрендә һәр елны Фирая Солтанова-Жданова бүләгенә ярышлар уздырыла.

Чыганаклар үзгәртү

  • «Рекордсмен» спорт газетасы

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү