Филогенез (гр.: phulon + genesis — кабилә, ыруг + чыгыш) - ул организмнарның тарихи чыгышын аңлата. Термин немец галиме Э.Һеккель тарафыннан фәнни кулланышка кертелгән (1866). Филогенез процессын өйрәнә торган фән филогенетика дип атала. Ул кешенең тарихи барлыкка килүен эмбриология, палеонтология һәм морфология биргән белемнәргә таянып аңлата. Шулар нигезендә филогенез төрле тарихи чорларда аерым индивидлар кичергән эволюцион үзгәрешләрне туплаучы фән дип санала. Биредә нигез итеп даими рәвештә бер-бер артлы бара торган ата-ана — балалар — оныклар тезмәсе алына. Филогенез, асылда, берсе артыннан берсе барган онтогенезлар кушылмасы булып чыга, әлбәттә, механик рәвештә кушылган нәтиҗә рәвешендә түгел, биредә табигый сайланыш та күздә тотыла.

Чыганаклар үзгәртү

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек.