Фиджида һинд дине

Фиджида һинд дине тарафдарлары булып беренче чиратта Һиндо-фиджилеләр тора, алар колониаль шикәр плантацияләрдә арзан хезмәткәрләр буларак Фиджига Британиялеләр тарафыннан китерелгән ялланган эшчеләрнең токымы. [1] Һинд дине тарафдарлары Һиндстан мөселманнары, христианнары һәм сикхлары белән Фиджига 1879-ынчы елдан 1920 елга кадәр килә башлаганнар, ул вакытта Британия коллыкка охшаш индентура системасын бетергән. Кайбер Һиндо-фиджилеләр 1920-енче һәм 1930-ынчы елларда килә башлаганнар. Фиджида кешеләрне Һиндо-фиджилеләр санына алар үзләренең килеп чыгышын Һинд субконтинентынан, ә мәҗбүри Һиндстаннан түгел икәнен белсәләр кертәләр. Шулай да, Фиджида Һинд дине тарафдарларының күбесе Һиндстаннан килеп чыккан. Фиджиның 1976-ынчы Халык Санын алу буенча, аның халкының 40%-ы Һинд дине тарафдарлары булган. 1980-енче еллар ахырыннан 2000 еллар башына кадәр, Фиджида берничә борылыш һәм җәмәгать фетнәсе булган, һәм Һинд дине тарафдарлары эзәрлекләнгән булган. Күп Фиджи Һинд дине тарафдарлары башка илләргә күчкән. 2004-енче елда Фиджилыларның 261 000-е Һинд дине тарафдарлары булган дип фараз ителә (аның 775 000 халкының 33%-ы). Фиджида Һинду җәмәгате күп Һинд дине гыйбадәтханәләре, мәктәпләре һәм җәмәгать үзәкләре төзегән. Дивали аларның елның баш фестивале.

Фиджида һинд дине
Дәүләт  Fiji

Тарихы үзгәртү

 
Нади Башлангыч мәктәбе Фиджи Һинду җәмәгате тарафыннан 1968 елда нигезләнгән.

Фиджи Британия колония империясе өлеше булып 1874 елда булып киткән.[2] Берничә елдан соң, 1879 елда, Британия хөкүмәте беренче Һиндлеләрне кули корабларында алып килгән, болар килешү буенча ялланган эшчеләр, алар Британия колония рәсмиләренең шикәр камышы плантацияләрендә эшләргә тиеш булган.[3][4] 1919 елга, Фиджига якынча 60 000 һиндлеләр китерелгән булган, аларга эш рекламаларында һәм эш контрактларында кайтырга яки калырга тәкъдим ителгән, 5 ел контракт вакыты беткәч җиргә ия булып Фиджида иркен яшәргә тәкъдим ителгән. Бу контрактлар гримит дип аталган булган (инглиз телендәге "agreement" сүзеннән).[2] Фиджига ялланган эшчеләр буларак китерелгән Һиндле чыгышлы халыкның якынча 85%-ы Һинд дине тарафдарлары булган (башкалары Һиндстан мөселманнары, Һиндстан христианнары һәм Һиндстан сикхлары булган). Ялланган эшчеләр ярлы булган, алар Британия колониаль хакимияте вакытындагы ачлыклардан качкан, алар Фиджига Һиндстаннан, Кытайдан һәм көньяк-көнчыгыш Азия илләреннән плантацияләргә һәм шахта эшләренә Тын Океан утрауларына, Африкага, Кариб утрауларына һәм Көньяк Америка илләренә арзан хезмәткәрләрнең кеше миграциясе дулкынының бер өлеше булган. [5] Иммигрантларның якынча дүрттән бер өлеше Көньяк Һиндстаннан, күбесенчә Тамил Надудан килгән, калган 75%-ы төньяк штатлардан, күбесенчә Уттар-Прадештан, ләкин шулай ук Бихардан, Джархандтан, Һарьянадан һәм Пәнҗабтан - һәрбер төркем Һинд диненең үзенең юрамасын алып килгән.[2][6] Фиджида күп Һинду хезмәткәрләре аларның контрактлары беткәч Һиндстанга кайтырга сайлаган. 1940-ынчы елга 40% кайткан дип фараз ителә, элеккерәк елларда күбрәк кайтканнар. [7] 1920 елда Махатма Гандиның дөньяда Британия колонияләрендә индентура системасына каршы көч кулланмыйча протестлардан соң, Британия бу системаны бетергән.[8] Бу Фиджи плантацияләренә яңа Һинд хезмәткәрләре агып килүне туктаткан, шул ук вакытта Һиндлеләр Фиджи плантацияләреннән китүен дәвам иткән. Эшчән, арзан Һиндле хезмәткәрләрнең китүе Британия плантацияләре өчен җитди эшчеләр дефицитына китергән.[2][9] 1929 елда Британия колониаль хөкүмәте Һиндо-фиджилеләргә сайлау һәм кайбер башка граждан хокукларын биргән, күбесенчә Фиджи шикәр плантацияләреннән экспортны һәм табышларны тотрыклыландыру өчен һәм интенсив хезмәт плантацияләреннән Һиндле хезмәтчеләрнең китүен туктату өчен.[2][9] Бу системага Һиндулар каршы чыккан һәм тыныч протест гамәле буларак Һиндулар бүленгән шураны кабул итмәгән. Шулай да, еллар узу белән, Һинд дине җәмәгате Санатан Дхарм төркеме күпчелеге һәм Арья Самадж төркеме азчылыгына бүленгән, бу хәл Һиндо-фиджилеләрнең сәяси хокукларның үсешен тоткарлаган.[2] Гандиның хезмәттәше А.Д.Патель Фиджида бәйсезлек инициативасын җитәкләгән һәм барлык Фиджилеләр өчен граждан хокукларын таләп иткән.[8] Шулай да, Британия үзенең колониясенә 1970 елда бәйсезлек биргәннән соң, Һиндулар өчен (һәм башка Һиндо-фиджилеләр өчен) сәяси сегрегация һәм тигез булмаган кеше хокуклары Фиджиның беренче конституциясендә калган. 1976-ынчы Фиджида Халык санын алу буенча 295 000 кеше (яки Фиджи халкының 50 проценты) Һиндо-фиджилеләр булган, аларның 80%-ы Һинд дине тарафдарлары булган. Башкача әйткәндә, Фиджи халкының 40 проценты Һинд дине тарафдарлары булган. [3] 1980-енче елларда нык эзәрлекләүләрдән соң һәм берничә борылышлардан соң, Һиндуларның йортларын яндыру, гыйбадәтханәләрне яндыру һәм көчләү булганнан соң, Фиджидан Һинд дине тарафдарлары һәм башка Һиндо-фиджилеләр Австралиягә, Яңа Зеландиягә, Берләшкән Корольлеккә, Канадага һәм Һиндстанга киткәннәр. Шуларның якынча 50 000-е 1987 ел Фиджи илендә борылышыннан соң 1987 елдан 1992 елга кадәр генә эмиграциягә киткән.[10] Шуннан соң Фиджида Һинд дине тарафдарларының саны кимегән, тулаем алганда да процент ягыннан да.[6][11]

Демография үзгәртү

Фиджи Утраулары Җөмһүриятенең 2004 ел 31 декабрь фаразы буенча, Фиджи халкының 38,1%-ы Һиндо-Фиджилеләр һәм Һиндо-фиджилеләрнең 79,8%-ы Һинд дине тарафдарлары булган (башкалары сикхлар, мөселманнар яки христианнар булган). Шулай итеп Фиджи халкының якынча 30%-ы Һинд дине тарафдарлары. Фиджиның Һинду халкы тигез таралмаган. Кайбер авылларда һәм кече шәһәрләрлдә, мәсәлән, Надида һәм Наусори даирәсендә Һиндулар күпчелеге бар. [8]

Дин Асаба Фиджилеләр Һиндо-фиджилеләр Башкалар ТУЛАЕМ
393,575 % 338,818 % 42,684 % 775,077 %
Санатани 551 0.1 193,061 57.0 315 0.7 193,928 25.0
Арья Самадж 44 0.0 9,494 2.8 27 0.1 9,564 1.2
Кабир Пант 43 0.0 73 0.0 2 0.0 120 0.0
Саи Баба 7 0.0 70 0.0 1 0.0 60 0.0
Башка Һиндулар 219 0.1 57,096 16.9 113 0.3 57,430 7.4
Барлык Һинд дине тарафдарлары 864 0.2 259,775 76.7 458 1.1 261,097 33.7

Җәмгыять үзгәртү

Фиджи Һиндулары иҗтимагый структурасына каста структурасы җитмәгән. Бу каста системасын тәэмин итмәүнен сәбәбен Фиджи плантацияләрендә бөтен кеше бер үк эшне (ферма эшен) эшләгәнгә күрә һәм кули корабларында килгәндә Һиндулар бергә яшәгәнгә дип фараз итәләр. Плантация торак пунктларының беренче көннәреннән үк Фиджи Һиндулары арасында экстенсив экзогамия күзәтелә, мәсәлән башка Һинду эшчеләренең Маврикийда, Наталда (Көньяк Африка) һәм Кариб утрауларындагы торак пунктларында кебек.[12][13][14] Көньяк Африкада кебек үк, Фиджида Британия колония рәсмиләре кешеләрне раса буенча сегрегацияләгән. Фиджидагы плантация торак пунктларында, сәясәт буларак, Һиндо-фиджилеләрне эшче классы буларак таныганнар һәм аларга Европа күчеп килгән кешеләре белән янәшә яшәргә тыелган [15] һәм җирле Фиджи халкы белән катнашырга ярамаган.[16][17] Сегрегация мәдәният контакты проблемасын барлыкка китергән, ул вакыт узу белән начарайган.[4] Колониаль Фиджи вакытында асаба Фиджилеләр Европа миссионерлары тарафыннан массакүләм христианлыкка (күбесенчә методизмга) күчерелгән булган. Һиндо-фиджилеләрнең күпчелеге исә, күбесенчә хәзерге көнгәчә үз диннәрен саклаган.[18]

Мәдәният үзгәртү

 
Нади, Фиджида Шри Шива Субрамания Һинд дине гыйбадәтханәсе.

Фиджи Һинд дине тарафдарлары Рама Навами, Һоли һәм Дивалины бәйрәм итәләр. Шулардан, Дивали Фиджида рәсми бәйрәм.[19]

20-енче гасырның беренче яртысында Һоли Фиджи Һинд дине тарафдарлары өчен төп бәйрәм булган.[20] Шуннан соң, Дивали популяр булып киткән. Фиджи Британия хакимлегеннән арынгач, Дивали башка Һинд дине фестивальләреннән алга чыккан һәм хәзер бу төп Фиджи Һинд дине фестивале.[20] Джон Келли әфәнде фаразлавынча бу Фиджида иҗтимагый-сәяси хәлне чагылдырырга мөмкин, чөнки Һинд дине тарафдарлары сегрегациягә дучар булганнар һәм алар Европа яшәүчеләре һәм җирле Фиджи халкы белән тигез хокуклар таләп иткәннәр. Бу мәдәни карашларды үзгәреш Келли фикеренчә Һоли трансцендент, бар нәрсәне кертә торган, экстроспектив фестиваль булганга, ә Дивали камиллеккә юнәлгән һәм интроспектив фестиваль булганга күрә мөмкин.[20]

Фиджи Һинд дине тарафдарлары арасында фермаларда теләсә-нинди физик эш төре мәдәни яктан "пуджа" (гыйбадәт) формасы һәм дини тәкъдим итү дип санала.[21]

Һинд дине тарафдарлары Фиджига килгәннән соң гыйбадәтханәләр төзи башлаганнар. Алар өйләнүләр, ел саен дини фестивальләр, якыннар үлгәннән соң гаилә догалары кылу һәм башка иҗтимагый чаралар өчен урыннар булган. Надида Надаварда Шиу Һинд дине гыйбадәтханәсе, мәсәлән, 1910 елда төзелгән булган; шулай да, бу гыйбадәтханә Һинд дине тарфадарларына каршы 2008 елда яндыру һөҗүме һәм җәмәгать көч куллануыннан соң җимерелгән булган.[22] Надида Шри Шива Субрамания Һинд дине гыйбадәтханәсе Фиджида иң зур Һинд дине гыйбадәтханәсе булып тора.[23] Гыйбадәтханәләр белән бергә, Һинд дине тарафдарлары иҗтимагый һәм мәгариф мөмкинчелекләрен яхшырту өчен мәктәпләр һәм җәмәгать үзәкләрен төзегәннәр. Мәсәлән, Свами Вивеканандының тугрылыклысы Куппусвами Наиду, Фиджиның төрле утрауларына зиярәт кылган һәм Көньяк Һиндстаннан төрле Һинд дине җәмәгатьләре белән очрашкан һәм TISI Сангам инициативасын башлаган. Бу җәмәгать тырышлыгы белән мәктәпләр, клиникалар, ферма технологияләрендә җәмәгать ярдәме, гыйбадәтханәләр һәм Фиджида Һинд дине кешеләре өчен җәмәгать үзәге/тарих музее булдырган.[24]

Икенче бөтендөнья сугышы үзгәртү

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Һиндо-фиджилеләр шурадаш көчләренә чакырылган. Фиджида 5000-нән артык Һиндулар сугыш вакытында Австралия, Яңа Зеландия, Һиндстан һәм башка Британия колонияләреннән миллионнарча солдатлар белән бергә хезмәт иткән. [8] Һиндо-фиджилеләр Азиядә һәм Европада Икенче Бөтендөнья Сугышы вакытында хезмәт иткән.

Эзәрлекләүләр үзгәртү

Фиджи Британия колониаль империясеннән бәйсезлеккә ирешкәч, Һиндулар һәм башка Һиндо-фиджилеләр Фиджи халкының якынча илле процентын тәшкил иткән. Шулай да, колониаль чор законнары һәм Фиджиның беренче конституциясе җирле Фиджилеләргә махсус хокуклар биргән. Бу законнар буенча Һиндулар тигез булмаган хокуклы булган. Мәсәлән, алар җирне сатып алудан яки ия булу кебек милек хокукларыннан мәхрүм булганнар. Шуннан бирле Һиндуларның һәм башка Һиндо-фиджилеләрнең башка Фиджилеләрнең кебек хокуклары булмаган. Алар фәкать Фиджи җир ияләре өчен ялланган эшче буларак эшли алалар.[3][25] Кеше хокукларында аерма "җирле" Фиджилеләр һәм Һиндо-фиджилеләр өчен конфликт чыганагы булган, җирле фиджилеләр Фиджины аларның бабалары җире булуына ышанган һәм аңа алар гына ия була алган дигәнгә ышанганнар, ә Һиндо-фиджилеләр барлык кешеләр өчен тигез хокуклар таләп иткән.

Җиргә ия булудан башка, Һинд дине тарафдарлары Фиджи коммуналь структурасында эзәрлекләнгәннәр. Спайк Бойделл раслаганча "Британнар эшләми торган һәм бүленгән җәмәгать вәкиллеге һәм сайлауларны керткәннәр. Шулай итеп, төрле җәмәгатьләр үз төркеме белән вәкил булган. Бу һаман квазиапартеид белем бирү системасында өйрәтүгә китерә."[9]

1990-ынчы еллар ахырында, Фиджида радикаль җирле Фиджилеләрнең Һиндуларга (һәм башка Һиндо-Фиджилеләргә карата) фетнәләр булган. 2000 ел язында, премьер-министр Махендра Чодри тарафыннан җитәкләнгән хөкүмәт Джордж Спейт тарафыннан җитәкләнгән төркем тарафыннан тоткынлыкта булган. Алар эксклюзив җирле Фиджилеләр өчен раса сегрегацияле дәүләт таләп иткәннәр, шулай итеп Һинду яшәүчеләрнең барлык кеше хокукларын бетерергә тырышкан. Һинду хуҗаларның кибетләре, Һинду мәктәпләре һәм Һинду гыйбадәтханәләре җимерелгән булган, вандалларча таланган.[6][26][27] Фиджи һәм Ротуманың Методист Чиркәве һәм хосусан Сититвени Рабука 1987 елда Фиджида борылышны җитәкләгән һәм Христиан Дәүләтен ясарга чакырган һәм Һиндуларны көчләп чукындырырга чакырган. [6] 2012 елда, Фиджи Методист Чиркәве президенты, Туикилакила Вайкарату Фиджида Христианлыкны дәүләт динен ясарга чакырган; Һинду җәмәгате җитәкчеләре Фиджи секуляр дәүләт булырга тиеш һәм дин һәм дәүләт аерым булырга тиеш дип таләп иткәннәр.[28]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Susanna Trnka (2008), State of Suffering: Political Violence and Community Survival in Fiji, Cornell University Press, ISBN 978-0801474989, pp. 7
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 John Kelly (1992), A Politics of Virtue: Hinduism, Sexuality, and Countercolonial Discourse in Fiji, University of Chicago Press, ISBN 978-0226430300, pp. 1-39
  3. 3,0 3,1 3,2 James Lochtefeld, The Illustrated Encyclopedia of Hinduism: A-M, ISBN 0-8239-2287-1, pp. 228
  4. 4,0 4,1 A. C. Cato (1955), Fijians and Fiji-Indians: A Culture-Contact Problem in the South Pacific, Oceania, Vol. 26, No. 1 (Sep., 1955), pp. 14-34
  5. Cumpston, I. M. (1956), A survey of Indian immigration to British tropical colonies to 1910, Population Studies, 10(2), pp. 158-165
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 Sussana Trnka (2002), Foreigners at Home: Discourses of Difference, Fiji Indians and the Looting of May 19, Pacific Studies, Vol. 25, No. 4, pp. 69-90
  7. Grieco, Elizabeth (1998), The effects of migration on the establishment of networks: Caste disintegration and reformation among the Indians of Fiji, International Migration Review, Vol. 32, No. 3, pp. 704-736
  8. 8,0 8,1 8,2 8,3 Susanna Trnka (2008), State of Suffering: Political Violence and Community Survival in Fiji, Cornell University Press, ISBN 978-0801474989
  9. 9,0 9,1 9,2 Spike Boydell (2001), Philosophical Perceptions of Pacific Property - Land as a Communal Asset in Fiji 2016 елның 3 март көнендә архивланган. Department of Land Management and Development, School of Social and Economic Development, University of the South Pacific
  10. Dean Starnes and Nana Luckham (2009), Fiji, ISBN 978-1741047936, 8th Edition, pp 37
  11. Boydell, S. (2000), 'Coups, Constitutions and Confusion in Fiji', in Land Tenure Center Newsletter 80 (Fall 2000):1-10
  12. Hollup, O. (1994), The disintegration of caste and changing concepts of Indian ethnic identity in Mauritius, Ethnology, Vol. 33, No. 4, pp. 297-316
  13. Van den Berghe P. L. (1962), Indians in Natal and Fiji: A "Controlled Experiment" in culture contact/LES INDIENS A FIDJI ET AU NATAL, Civilisations, Vol. 12, No. 1, pp. 75-87
  14. Elizabeth M. Grieco (1988), The Effects of Migration on the Establishment of Networks: Caste Disintegration and Reformation among the Indians of Fiji, International Migration Review, Vol. 32, No. 3 (Autumn, 1998), pp. 704-736
  15. Claudia Knapman, White Women in Fiji, 1835–1930: The Ruin of Empire?, UQP, ISBN 978-0043012789
  16. A. J. Christopher (1992), Urban Segregation Levels in the British Overseas Empire and Its Successors, in the Twentieth Century, Transactions of the Institute of British Geographers, New Series, Vol. 17, No. 1, pp. 95-107
  17. Jayawardena, C. (1980), Culture and ethnicity in Guyana and Fiji. Man, Vol. 15, No. 3, pp. 430-450
  18. Ralph Premdas (1993), in The Politics of Ethnic Conflict Regulation, Editors: John McGarry et al., Routledge, ISBN 978-0415099318, pp. 253-274
  19. Public Holidays 2014 елның 11 ноябрь көнендә архивланган. The Fijian Government
  20. 20,0 20,1 20,2 John Kelly, From Holi to Diwali in Fiji: An Essay on Ritual and History, Man, Vol. 23, No. 1 (Mar., 1988), pp. 40-55
  21. Susanna Trnka (2008), State of Suffering: Political Violence and Community Survival in Fiji, Cornell University Press, ISBN 978-0801474989, pp. 96
  22. Another Arson attack on Fiji's Hindu Temples Radio Australia (October 2008)
  23. Largest Temple in Fiji Opens 2020 елның 1 август көнендә архивланган. Hinduism Today (September 1994)
  24. History TISI Sangam, Fiji
  25. Vasil, R. K. (1972) 'Communalism and constitution-making in Fiji', in Pacific Affairs 45 (1 & 2):21-41
  26. Hindus in South Asia and the Diaspora: A Survey of Human Rights 2005. Hafsite.org. әлеге чыганактан 2012-07-12 архивланды. 2013-04-30 тикшерелгән.
  27. FIJI 2012 INTERNATIONAL RELIGIOUS FREEDOM REPORT
  28. Fiji Hindu group rejects Christian state calls Australian Broadcasting Corporation (6 Sep 2012)