Феликс Шаршенбай улы Кулов (1948 елның 29 октябре, Фрунзе, Кыргыз ССР, ССРБ) — Кыргыз дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, «Ар-Намыс» партиясе рәисе. Кыргыз ССР эчке эшләр министрының беренче урынбасары, Кыргызстанның эчке эшләр министры, Кыргызстанның милли иминлек министры, Кыргызстан вице-президенты, Чуй өлкәсе губернаторы, Бишкәк мэры, Кыргызстан премьер-министры (2005—2007) вазыйфаларында эшләгән. I чакырылыш Жогорку Кеңеш депутаты.

Феликс Кулов
Туган телдә исем кырг. Феликс Шаршенбаевич Кулов
Туган 29 октябрь 1948(1948-10-29) (75 яшь)
Бишкәк, Кыргыз Совет Социалистик Җөмһүрияте, СССР
Ватандашлыгы  Кыргызстан
Һөнәре сәясәтче, дәүләт хезмәткәре
Сәяси фирка Ар-Намыс[d]
Хәрби дәрәҗә генерал-лейтенант

 Феликс Кулов Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

 
Феликс Кулов. 2017

Феликс Кулов 1948 елның 29 октябрендә Фрунзе шәһәрендә Шаршенбай Кулов (1921—1991[1]) хәрби хезмәткәре гаиләсендә туа[2]. Кулов Төньяк Кыргызстандагы Солто нәселенә карый[3].

1971 елдан, ССРБ Эчке эшләр министрлыгының Омск югары мәктәбен тәмамлаганнан соң, республика ЭЭМ системасында эшли. 1980 елдан 1992 елга кадәр — өлкә эчке эшләр идарәсе (ЭЭИ) башлыгы урынбасары, өлкә ЭЭИ башлыгы, министрның беренче урынбасары, аннары Кыргызстанның Эчке эшләр министры.

1990 елның июнендә илнең көньягында милләтара бәрелешләргә бәйле Ош вакыйгалар чорында Феликс Кулов башкала коменданты итеп билгеләнә[4].

ГКЧП чорында полковник Феликс Кулов Кыргызстан суверенитетын яклауга баскан бердәнбер көч структуралары җитәкчесе була. Халык аңа «халык генералы» исемен биргән[5][6].

1992 елның февралендә Кыргызстан Республикасы вице-президенты итеп сайлана.

1993 елдан 1997 елга кадәр — Чуй өлкәсе губернаторы. 1997 елның апреленнән — генерал-лейтенант исеме бирелү белән Кыргызстанның милли иминлек министры.

1998 елның апрелендә Бишкәк мэры итеп сайлана. 1999 елның апрелендә отставкага чыга һәм «Ар-Намыс» сәяси партиясен оештыра.

2000 елның 12 февралендә президентлыкка кандидат булу нияте турында белдерә. Әмма сайлауларда катнашу өчен кирәкле кыргыз телен белүгә имтихан бирүдән баш тарта һәм президент урыны өчен көрәштән төшеп кала.

2000 елның 22 мартында Бишкәк мэры постында хезмәт урыныннан явызларча файдалануда гаепләнгән кардиология институтында кулга алына.

2000 елның 7 августында Бишкәк гарнизоны Хәрби суды Куловны җинаять эше буенча гаепсез дип таный. Кулов азат ителә, ә 30 августта президентлыкка кандидат итеп тәкъдим ителә. 21 октябрьдә Үзәк сайлау комиссиясе карары белән сайлаулардан төшереп калдырыла.

2001 елның 22 гыйнварында Бишкәк гарнизон суды карары белән Кулов 7 елга милекне конфискацияләү һәм генерал-лейтенант исемен алу белән хөкем ителгән.

2002 елның маенда яңа суд процессы аны 1993—1997 елларда дәүләт акчаларын тотуда гаепле дип таныган һәм ун елга ирегеннән мәхрүм иткән. Оппозиция ике эшнең дә сәяси мотивлар буенча кузгатылуын белдергән.

 
Феликс Кулов Дмитрий Медведев белән, 2010 елның 22 сентябре

«Тюльпан революциясе» үзгәртү

Кулов 2005 елның 24 мартында халык чыгышлары дулкынында азат ителә. 24-25 март төнендә парламентның ашыгыч утырышында илнең барлык көч структуралары координаторы итеп билгеләнә.

2005 елның 7 апрелендә Кыргызстан Югары суды Генераль прокуратура тәкъдиме белән «яңа ачылган шартлар белән бәйле рәвештә» Феликс Кулов эшен яңадан карый башлый. Берләшкән Милләтләр Оешмасы Феликс Куловны бәйсез Кыргызстан тарихында беренче тапкыр сәяси мотивлар буенча хөкем ителгән дип таный. Кеше хокуклары буенча Комиссия Кыргызстан Хөкүмәтенә Куловка мораль, физик һәм матди зыян өчен матди компенсация түләүне йөкләгән.

Бүләкләр үзгәртү

  • Почёт ордены (1991 елның 2 декабре);
  • «Дәүләт чикләрен саклаудагы казанышлары өчен» медале (1998 елның 31 мае, Россия) — Россия Федерациясенең чик буе гаскәрләренә дәүләт чикләрен саклауда һәм җинаятьчелеккә каршы көрәштә актив ярдәм күрсәткәне өчен[7].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Некролог Ш. Кулова
  2. Шаршенбай Кулов. Орденоносный гвардеец, archived from the original on 2016-05-15, retrieved 2021-07-29 
  3. Феликс Кулов: Я не калмак
  4. Кулов Феликс Шаршенбаевич. — Правительство Киргизии (государственный интернет-портал)
  5. Аркадий Дубнов. Дайте Акаеву время. — Время новостей, 14.10.2002
  6. Ахметжан Касымов. Восток — дело тонкое. — Континент, 11.04.2001. — № 7 (45)
  7. Указ Президента Российской Федерации от 31 мая 1998 года № 627 «О награждении медалью „За отличие в охране государственной границы“ Кулова Ф. Ш.»

Сылтамалар үзгәртү